Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
18 март 2020, 18:01

11нче татар гимназиясенә герой исеме бирелде

Республиканың биш мәктәбе Советлар Союзы Геройлары исемнәрен йөртәчәк. Алар арасында шәһәрнең 11нче татар гимназиясе дә бар. Мәктәпкә якташ Герой Шакирҗан Гатиатуллинның исеме бирелде.

Республиканың биш мәктәбе Советлар Союзы Геройлары исемнәрен йөртәчәк. Алар арасында шәһәрнең 11нче татар гимназиясе дә бар. Мәктәпкә якташ Герой Шакирҗан Гатиатуллинның исеме бирелде.
— Бу вакыйганы без, укытучылар коллективы, мәктәп укучылары, күптәннән көтеп алдык. Хөкүмәт карарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан кул куелуы аның әһәмиятен тагын да арттырды. Шакирҗан Гатиатуллинның исемен шулай мәңгеләштерү — бүгенге буынның сугышта катнашкан халкыбыз батырлыгын онытмау, шушы истәлекне кадерләп саклау билгесе. Шул ук вакытта герой исемен йөртү безгә җаваплылык та өсти. Шушы исемне, тап төшермичә, лаеклы йөртербез дип ышанам, — диде мәктәп директоры Рөстәм Нәфыйков.
Шакирҗан Гатиатуллинның тормыш юлын, батырлыгын искә төшереп үтик. Шакирҗан Йосып улы 1916 елда Мулла авылында туа. Сугышка кадәр «Туймазыбурнефть»нең 1нче бораулау идарәсендә эшли. Лебедев бригадасы составында Туймазы яткылыгында беренче нефть биргән 1нче скважинаны бораулаган ул. Совет Армиясенә 1941 елның декабрендә алына. 58нче гвардия кавалерия полкының кылыч взводы командиры ярдәмчесе, гвардиянең өлкән сержанты Ш. Гатиатуллин 1943 елны Днепр елгасын кичүдә катнаша. Ул җитәкчелек иткән төркем кул сугышында дошман траншеясына ия булып, елганың уң як ярында ныклы урнаша. Командир приказы буенча солдат немец оборонасын үтеп, дошман пулеметы исәбенә ия була һәм үзебезнекеләргә чыга. 1944 елда СССР Югары Советы Президиумы Указы белән, Днепрны кичеп чыгып, Чернигов өлкәсен азат итүдә катнашканы һәм шул вакытта күрсәткән батырлыгы өчен Шакирҗан Гатиатуллинга Советлар Союзы Герое исеме, Ленин ордены һәм Алтын Йолдыз медале бирелә.
Сугыштан соң Ш. Гатиатуллин «Туймазыбурнефть» 1нче бораулау идарәсенең бораулаучысы, бораулау эшләре идарәсенең өлкән механигы булып хезмәт сала. Вафат булганчы (1972 ел) шушы предприятиедә эшли. Шакирҗан Йосып улы исеме мәңгегә бораулау эшләренең Уфа идарәсе исемлекләренә кертелде. Герой туган авылында күмелгән.
Шәһәрдәшләр данлы якташыбыз истәлеген кадерләп саклый. Аның исемен Мулла авылындагы бер урам йөртә һәм шушы көннәрдә Гатиатуллинның исеме авылдагы мәктәпкә дә бирелде.
1990 елда мәктәп биләмәсендә геройның бюсты (авторы Ким Кальметьев) урнаштырылды, соңрак бу урында С. Насыйров белән В. Кузнецов тарафыннан эшләнгән яңа бюст куелды. 1995 елда ул мәрмәр плитәләрдә язылган Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчы-якташлары исемлеге белән тулыландырылды. Ел саен биредә хәтер чаралары уздырыла. 2018 елда геройга багышланган тактаташ яңартылды (коллажда).
Шакирҗан Гатиатуллин, безнең арабызда күптән булмаса да, аның эшләгән эшләре, батырлыклары күңелебездә мәңге сакланачак. Шәһәрдәшләр аның белән чын күңелдән горурлана.
Читайте нас: