Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
17 март 2020, 14:38

Җиңү алып килгән хатын-кызларның берсе ул!

Безнең халык өчен җомга — ул бәйрәмгә тиң көн. Минем дә иң яраткан көнем! Нәкъ шундый бер матур көнне безнең тугры укучыларыбызның берсе, барлык чараларыбызда актив катнашучы, тыл һәм хезмәт ветераны Фатыйма Шәйхулла кызының туган көне булды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алганда «Туган як» гәзите исеменнән Фатыйма Камаеваны котлап кайтырга ниятләдек. Безнең игътибар-хөрмәтебез аңа көтелмәгән бүләк булды, хәтта шатлыгыннан күзләре яшьләнде. Ә безгә аның сугыш еллары хатирәләрен дулкынланмый гына тыңларга мөмкин түгел иде...

Безнең халык өчен җомга — ул бәйрәмгә тиң көн. Минем дә иң яраткан көнем! Нәкъ шундый бер матур көнне безнең тугры укучыларыбызның берсе, барлык чараларыбызда актив катнашучы, тыл һәм хезмәт ветераны Фатыйма Шәйхулла кызының туган көне булды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алганда «Туган як» гәзите исеменнән Фатыйма Камаеваны котлап кайтырга ниятләдек. Безнең игътибар-хөрмәтебез аңа көтелмәгән бүләк булды, хәтта шатлыгыннан күзләре яшьләнде. Ә безгә аның сугыш еллары хатирәләрен дулкынланмый гына тыңларга мөмкин түгел иде...
Билгеле булганча, 1941-1945 еллардагы сугыш чорында фронтка киткән ир кешеләрне колхоз, совхозларда хатын-кызлар, яшүсмерләр, картлар алыштыра. Авылда калган яшүсмерләрнең барысына да 13-14 яшь булгандыр. Барлык эш нәкъ алар җилкәсенә төшә, төп эшче куллар алар була. Бу вакытта бу балаларның карда тәгәрәп, су кереп, качышлы уйнау чоры да соң... Нишләтәсең, әмма 1941 елның 22 июнендә аларның барысы да олыгыя.
Фатыйма Шәйхулла кызы 1928 елның 28 февралендә Туймазы районы Төрекмән авылында туа. «Сугыш башланганда миңа 13 яшь иде, — дип искә ала ветеран, — Соцгородка (бу булачак Октябрьский шәһәре — автор искәрмәсе) җәяү йөрибез, анда берничә барак, кибет һәм базар бар иде. Шуннан кайтып барышлый, Төрекмәнгә якынлашкач, малайларның урам буенча нәрсәдер кычкырып йөрүләрен күрдем. Һәр йорттан чыккан кеше: «Сугыш башланган!» — дигән шомлы сүзләрне кабатлады.
— Шул мәлдән без олыгайдык та куйдык. Бу шулкадәр коточкыч, куркыныч хәл иде, — дип дәвам итте Фатыйма апа. — Гаиләдә мин иң кечесе идем, әмма бер көн эчендә төпчек кыз җитди, зур кызга әверелдем. Ике абыемны — Сәетмәгърүф белән Габдулланы да фронтка алдылар. Габбас абыемны хезмәт армиясенә алып киттеләр. Шул китүдән өчесенең берсе дә кайтмады.
Ике апасы Сталин колхозында пима басуда мәшгуль булса, ә Фатыйма исә башка үсмерләр белән бергә басуда эшли.
Көннәрдән бер көнне колхоз рәисе Шәрифулла Әхмәдиев килеп, Фатыйманы бер басу янына алып бара да: «Менә монда ничә сутый икәнен әйтә аласыңмы?» — дип сорый. Күз белән ничек тә чамалаганмын инде, дөрес әйттем бит. «Булды, син бүгеннән авыл хуҗалыгы бригадасының бригадиры!» — диде миңа рәис. Ул вакытта миңа 14 яшь иде.
Чагыштыру өчен сезгә ул чордагы 14 яшьлек үсмернең фотосын (2нче биттә) тәкъдим итәбез. Күз алдыгызга килдеме, нинди булган Фатыйма апа бригадир булып эшкә керешкәндә. Нәкъ уйный торган чоры!
Ә алар уйный-уйный эшләгән дә! «Берсе каршы килеп тормады, ни кушсам — шуны йөгерә-йөгерә башкаралар иде, — дип аптырап сөйли ул бүген. — Аруны да, куркуны да белмәгәнбез икән. Ашлык көлтәләрен бер чокырга өябез дә, өеп бетергәч, куышлы уйнап алабыз. Әле шуны уйлыйм: яңгыр яуса ни булырын башка да кертмәгәнбез икән, кем чокырга чүмәлә ясый инде, яңгыр сулары шунда гына агып төшәр иде бит, дим. Яшьлегебез белән шулай эшләгәнбез инде. Кичке якта кызлар гына җыелышып, җырлап-биеп алабыз, барыбер яшьлек яшьлек бит инде.
— Авылда төп тарту көче булган атлар саны сугыш чорында 2 тапкыр кимеде. Еш кына сыерлар, үгезләр җигеп җир сөрергә туры килде. Бер сабанга дүртәр үгез җигә идек, көчле дә булганбыз икән, дип уйлап утырам хәзер. Алар әле тыңламый! Шул заманда халыкның бердәм һәм тырыш булуына әле дә аптырыйм, авылда калганнарның берсе бер каршы килеп тормады, нәрсә кушсаң шуны эшләрләр иде. Ачлык хөкем сөрде. Язга чыккач та, юа, кычыткан, кузгалак, балтырган ише үләннәр кешеләрнең төп ризыгы булды. Тормыш үзгә иде, авыр иде, әмма каяндыр көч алып барына түздек. Күп кешедә тамак кайгысы, бер хезмәт көненә 200 грамм он, тыңламаса шул оннан да мәхрүм кала бит. Исәя төшкәч, төрле хыяллар белән яши башладык — киләчәккә планнар кордык, алдагы елларга матур өметләр багладык.
Фатыйма апа сөйли дә сөйли... Якыннары — балалары белән без барыбыз да йотлыгып тыңлыйбыз, әкрен генә яшьләребезне сөртәбез. Ул сөйләгән бер мизгел күңелемә аеруча нык сеңеп калды.
Фатыйма апаның тормыш иптәше Нәҗип абый сугыштан кайткач бәян итә бу турыда:
«1943 елның кышы... Безне, фронтка алынучы егетләрне, бер урынга җыеп, эшелонга төяделәр. Эшелоныбыз Ютазы аша узарга тиеш диделәр. Бу хакта авылда да белгәннәр икән. Инәй, мескенкәем, каян, кемнән ишеткәндер, тиз генә бәрәңге бөккәне пешереп, аны суынмасын өчен күкрәгенә тыгып, эшелон каршысына чыккан. Әмма станциядә туктатып тормадылар... Күрсәгез ияреп барган халыкны! Карасам, калын көртләрне ерып, ике кулы белән күкрәген тотып минем инәй дә йөгерә. «Инәй, инәй!», — дип кычкырам, ә ул мине күрми, андагы кеше боткасында узып баручы эшелонда күрерлек тә түгел иде шул...
Әмма станциядә туктатып тормадылар... Күрсәгез ияреп барган халыкны! Карасам, калын көртләрне ерып, ике кулы белән күкрәгенә нидер тоткан минем инәй дә йөгерә. «Инәй, инәй!», — дип кычкырам, ә ул мине күрми, андагы кеше боткасында узып баручы эшелонда күрерлек тә түгел иде шул...Бик аяныч булды, 7 ел хезмәттә булып кайтканда, инәкәем мәрхүм булган иде. Көтеп алалмады, шунда бик нык салкын тидергән, мантый алмаган диделәр...»
Бичара ана, баласы хакына ничә чакрым юл үтеп, кайнар ризык ашатам дип барган бит! Монда мин тыела алмадым... Калын кардан йөгерүче Ана һаман күз алдымда тора.
Фатыйма апа Камаева кебек күңеле белән яшь булып калган, тормыш мәшәкатьләрен сабыр гына җиңеп яши белгән өлкәннәргә карап сокланырлык. Дөрес, алардан үрнәк тә, гыйбрәт тә алырлык. Язмыш аларны ничекләр генә сынамаган бит. Фатыйма апага да ачлык-юклык чорларын, дәһшәтле сугыш елларын кичерергә туры килгән. Тылда олы хезмәт куйган. Сабыйлык рәхәтен дә күрми, кара хезмәт башкарып, Бөек Җиңү язын якынайтуда ул да бит үз өлешен керткән!
— Тормышта күпне күрдек, язсаң — язып, сөйләсәң — сөйләп бетерерлек түгел! — ди ул.
Фатыйма апа балаларына әле дә терәк һәм кирәк булып гомер итә. Алар эштән кайтышка кайнар ашлар пешереп, йортка күз-колак булып тора. «Тормышлар хәзер бик матур, рәхәт. Шөкер итеп куанып яши генә белергә кирәк. Иң зур байлыгыбыз — тазалык, тынычлык. Ходай шунсыннан аермасын. Илләр имин булсын, башка сугыш афәтләре күрергә язмасын!» дип тели. Без дә бу изге теләкләргә ихлас кушылабыз, Фатыйма апаның үзенә дә исәнлек-саулык, күңел көрлеге, иминлек телибез.
Читайте нас: