Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
15 март 2020, 20:49

Уңышлар сезгә, Җиңү иреклеләре!

Октябрьский шәһәре Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган чараларны тормышка ашыру өчен иреклеләр әзерләү буенча республика мәгариф җыенын уздыру урыны итеп сайланды. Бу очраклы түгел. Шәһәребездә даими рәвештә төбәк белем бирү форумнары, слетлар һәм лагерьлар оештырыла килә. Октябрьскийда волонтерлыкны үстерү буенча республикада беренче үзәк булдырылды. Ул иреклеләр хәрәкәтен үстерү буенча чаралар оештыру һәм үткәрүдә методик ярдәм күрсәтә.

Октябрьский шәһәре Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган чараларны тормышка ашыру өчен иреклеләр әзерләү буенча республика мәгариф җыенын уздыру урыны итеп сайланды. Бу очраклы түгел.
Шәһәребездә даими рәвештә төбәк белем бирү форумнары, слетлар һәм лагерьлар оештырыла килә.
Октябрьскийда волонтерлыкны үстерү буенча республикада беренче үзәк булдырылды. Ул иреклеләр хәрәкәтен үстерү буенча чаралар оештыру һәм үткәрүдә методик ярдәм күрсәтә.
2015 елдан Яшьләр сарае нигезендә "Җиңү волонтерлары" Бөтенрусия хәрәкәтенең төбәк штабы эшли, ул муниципаль берәмлекләрнең урындагы бүлекчәләренә методик ярдәм күрсәтә.
"Җиңү иреклеләре" хәрәкәте истәлекле урыннарны һәм хәрби каберлекләрне төзекләндерү, Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган илкүләм чараларны оештыру һәм үткәрү, сугыш ветераннарына ярдәм итү, илебез казанышларын таныту белән шөгыльләнә.
Биш ел дәвамында әлеге хәрәкәт яшьләрне Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрне саклауга арналган чараларга җәлеп итә. Алар арасында иң билгелесе – Русиядә һәм чит илләрдә яшәүче ветеран-фронтовиклар турында китаплар бастыру буенча «Җиңү йөзләре» халыкара проекты.
Хәтер һәм дан елында Җиңү иреклеләре һәр ветеранга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәчәк. Әлеге вакытта шәһәрдә 25 сугыш ветераны, шушы дәрәҗәгә тиңдәш 5 кеше һәм биш йөздән артык тыл хезмәтчәне яши.
Әйткәндәй, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы билгеләнгән чорда волонтерлар да юбилейларын билгеләячәк, быел битараф булмаган кешеләрне берләштергән
хәрәкәткә нигез салынуга 5 ел тула.
... Республика мәгариф җыенына Башкортстанның төрле төбәкләреннән 100дән артык иреклеләр җыелды. Алар биредә яңа белем-тәҗрибә белән уртаклашты. Мондый очрашулар Җиңү көненә багышланган тантаналы чараларны үткәрүгә яхшы нигезләмә булачак.
Төбәк җыены эшчәнлеге үз эченә лекцияләр, тренинг-практикумнар үткәрү, «Җиңү диктанты», «Җиңү хаты» чараларында катнашу, яңа проектлар оештыруны алды. Спикерлар – "Җиңү волонтерлары" Бөтенрусия хәрәкәтенең Үзәк штабы төбәк үсеше дирекциясе җитәкчесе Юлия Костицина һәм федераль программалар дирекциясенең проектлар җитәкчесе Зоя Руденко.
Халыклар дуслыгы йортында үткән форумда катнашучыларны иреклеләр хәрәкәте һәм яшьләр тәкъдимнәренә булышлык итү республика үзәге директоры Илшат Биккулов, Октябрьский шәһәре хәрби комиссары Ришат Таҗетдинов, хакимиятнең спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Илдар Рамазанов, «Җиңү волонтерлары» Бөтенрусия хәрәкәтенең төбәк координаторы Александр Юдин сәламләде.
Яшьләр хөрмәтле кунак – Бөек Ватан сугышы ветераны Ефим Андриянович Косткинны көчле алкышларга күмде.
... Без – сугыш афәтенең тере шаһитлары белән аралашу мөмкинлеге булган соңгы буын. Бүгенге яшьләр каршында тарихи үткәннәребезне саклау бурычы тора. Бу – бәхетле һәм имин киләчәк өчен кирәк.
Читайте нас: