Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
3 март 2020, 19:53

Батырлык дәресләре

Шәһәрдә Бердәм патриотик тәрбия көне узды

Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү — чорыбызның көнүзәк мәсьәләләренең берсе. Чөнки бүгенге көндә матди кыйммәтләр еш кына рухи кыйммәтләрдән өстенлек итә. Патриотик тәрбия бала күңеленә табигатькә, туган йортка һәм гаиләгә, ил тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт орлыклары салуны күз уңында тота. Әлеге максатларда оештырылган чараларның берсе — Бердәм патриотик тәрбия көне.
Аның кысаларында ветераннар советында яшь буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендәге чаралар планы тикшерелде. Фикер алышуларда шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, ветераннар советы рәисе Юрий Корольков, сугыш, хәрби хезмәт һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары комитеты рәисе Мәсгут Галләмов, Яшьләр сарае белгече Александр Юдин һәм килгән кунаклар — «Русия ветераннар берлеге» җәмәгать оешмасы республика бүлеге рәисе, полковник Владимир Попов, Хәрби фәннәр академигы, тарих фәннәре докторы, профессор, полковник Михаил Бикмеев катнашты.
Кунаклар шәһәрнең 2нче гимназиясендә, нефть колледжында узган Батырлык дәресләрендә чыгыш ясады.
Бердәм патриотик тәрбия көнендә катнашучылар «Солдат уйлары», «Батырлар аллеясе», Җиңү паркындагы һәйкәлләргә чәчәкләр салды, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, яугир-интернационалчылар белән очрашты.
Чараларның тагын бер тукталышы — Патриотик тәрбия бирү үзәгендә кунаклар юнармиячеләр һәм кадетлар белән очрашып, «Яшә, Җир!» эзтабарлар төркеме һәм яугир-интернационалчылар музейларындагы экспонатлар белән танышты.
Соңгы тукталыш Балалар һәм үсмерләр иҗаты сарае булды. Биредә «Башкортстан 1941-1945 еллардагы хәрби сынаулар чорында» республика конференциясенең икенче өлеше программалары буенча шәһәрнең уку йортлары җитәкчеләре өчен зур методик һәм белешмә бирү эше үткәрелде.
Бердәм патриотик тәрбия көне нәтиҗәләре буенча яшь буынны хәрби-патриотик тәрбияләү юнәлешендә эшчәнлекнең югары дәрәҗәдә алып барылуы билгеләнде.
Читайте нас: