Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
1 март 2020, 08:00

Узды яшьлек еллары...

Редакциягә хат килде. «Исәнмесез, кадерле «Туган як» гәзите хезмәткәрләре! Минем бианаем, Рима Гыйльметдин кызы Халикова — сугыш чоры баласы. Ул киләчәк буынга үрнәк булырдай тормыш юлы үткән, аның хатирәләрен гәзит сәхифәләрендә бастырсагыз, бик рәхмәтле булыр идек», дип яза Мулла авылында яшәүче Тәслимә ханым. Бу гозерне, әлбәттә, игътибарсыз калдыра алмадык. Бөек Ватан сугышы чоры истәлекләрен саклаган мәкаләне укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Редакциягә хат килде. «Исәнмесез, кадерле «Туган як» гәзите хезмәткәрләре! Минем бианаем, Рима Гыйльметдин кызы Халикова — сугыш чоры баласы. Ул киләчәк буынга үрнәк булырдай тормыш юлы үткән, аның хатирәләрен гәзит сәхифәләрендә бастырсагыз, бик рәхмәтле булыр идек», дип яза Мулла авылында яшәүче Тәслимә ханым. Бу гозерне, әлбәттә, игътибарсыз калдыра алмадык. Бөек Ватан сугышы чоры истәлекләрен саклаган мәкаләне укучыларыбызга тәкъдим итәбез.
«Сугышка киткәндә әткәйгә 32 яшь булган. Ә миңа бу вакытта 9 яшь иде. Гаиләдә 10 бала үстек. Мин 3 класс кына бетердем, шул рәвешле бик аз белем алып калдым. Кечкенәдән әнкәйдән кул эшләренә өйрәндем, оекбаш-бияләйләр бәйли идем. Берзаман ул нык итеп авырып, хастаханәгә ятты. Миңа хуҗалыкны карап торырга, сыерны да саварга туры килде, чөнки колхозга сөт тапшырырга кирәк. Үзебез ач булсак та норманы тутыру зарур.
Өстәвенә, колхоз һәр гаиләгә йон таратып чыга. Күләмен үлчәп бирәләр. Шул йоннан оекбаш-бияләйләр бәйләргә тиешбез. Аны махсус юмый идек, чөнки күләме югалачак һәм безне моның өчен шелтәләячәкләр. Йондагы чүп-чар, тигәнәкләр кулга кадалып, бармаклар канап бетә иде.
Инәкиләр урманга җәяү барып юкә агачын кисеп алып кайталар да, аңардан чабата ясыйбыз. Чабатаның да үз нормасы бар. Аның буенча, һәр гаиләдән тиешлесен җыеп, арытаба фронтка озаталар иде.
Ял дигәнне белмәдек, бәләкәйдән хуҗалык эшләрен өйрәнеп, олыларга ярдәмләшеп үстек. Сугыш афәте безне ваемсыз балачак бәхетеннән мәхрүм итте...
Мин чигү чигәргә бик ярата идем. Аулак өйдә кызлар белән бәйләм-чигүләребезне тотып, кич утырулар күңелдә матур хатирәләр булып саклана. Төрле төстәге җепләрне әниләребез алып кайта иде. Ул вакыттагы кул эшләнмәләренең кайберсе бүгенге көнгәчә сакланган. Аларны кече киленем Тәслимә үзендә кадерләп тота. Аңа бик рәхмәтлемен, чигүләремне матур итеп рамка ясатып элеп куйган.
... Әтием сугыштан исән-сау кайтты. Бик сөенечле хәл булды бу безнең өчен. Ир-ат кулы тигәч, хуҗалыкта да эш кимеде, йорт-ихаталар ямьләнде. 1957 елда әткәй нык итеп чирләде. Кызганычка каршы, савыга алмыйча, үлеп тә китте. Ә инде 1980 елда әниебез дә мәрхүм булды.
Үземә килгәндә, тормышка чыктым, эшләдем. 4нче төзелеш идарәсендә (СУ-4) озак еллар сылаучы-буяучы булып хезмәт куйдым. «Техника йорты»ның (әлеге вакытта — музыка көллияте) бизәлешендә дә безнең кул җылысы саклана. Чит шәһәрдән кайтарылган әзер эшләнмәләрне түшәмгә ябештерә, бер каттан икенчесенә измә ташып, диварларны буйый-сылый идек.
Октябрьский технологик транспорт идарәсен, клуб, гаражларны да шул рәвешле төзекләндердек. Медсанчастьнең нигезен көрәк белән казып, эре-эре ташлар чыгардык. Авыр эштән кул-аяклар сызлый иде. Өскә кияргә юньле кием юк, ямау өстенә ямау. Әмма яшьлек үзенекен итә, кич җитсә, ару-талуларны онытып, клубка чыгабыз. Кызлар бит очлары алсу булып күренсен өчен чөгендер белән кызарта. Ә минеке үзе дә ут кебек янып тора, аның шулай кызарып торуыннан хәтта ояла идем...
Хаклы ялга чыкканчы буяучы-сылаучы булып эшләдем. Хезмәтне яратып, җиренә җиткереп башкаруымны югары бәяләделәр: Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр бирделәр. Пенсиядә дә шөгыльсез утырмадым. Берникадәр вакыт «Туймазынефть» НГДУ-сы тулай торагында вахтер булып тордым.
Гаиләмә килгәндә, 3 сабыебыз туды. Беренчесе кыз бала иде, кызганыч, гомере кыска булды, яшь ярымлык чагында үлде. Ике улым, аллага шөкер, исән-сау үсте. Кеше арасында ким-хур булмасыннар дип тырыштык. Ул вакытта тормыш иптәшем Хәбибулла электрик булып эшли иде. Башта бәләкәй генә торакта яшәдек. Соңрак хөкүмәт ике бүлмәле фатир бирде. Андый зур фатирларны начальниклар гына ала иде. Без, гади эшчеләр гаиләсе, шундый торакка ия булгач, күрше-тирәнең карашы да үзгәрде. Үзебез дә сынатмадык, башкалардан калышмыйк дип фатир эчен матурларга тырыштык, җиһазларын да алдык.
Мин эштә соцярышларда гел алдынгы урыннарны ала идем. Күп сандагы Мактау грамтоларым әле дә саклана. Фатирыбызны тырышып эшләгәнгә, тәртипле, җаваплы булганга бирделәр дә инде.
Балалар да, аллага шөкер, акыллы булып үсте. Олы улыбыз Фәнис хәрби хезмәттә булганда командирыннан рәхмәт хаты килде. Армиядән соң матур гаилә корды. Киленебез Флүрә белән ике кыз үстерделәр. Кызганычка каршы, 41 яшендә улым вафат булды.
Кече улыбыз Фәрит тә ил каршындагы хәрби бурычын лаек үтәде. Ул Монголиядә хезмәт итте. Исән-сау туган якларга кайтып, гаиләле булды, 10 ел эчендә үз көчләре белән Мулла авылында зур йорт төзеп чыктылар. Киленем Тәслимә белән ике кызларына яхшы тәрбия бирделәр. Тормышлар җитеш, оныкларны сөеп яшәргә вакыт җиткәч кенә аяусыз язмыш кече улымны да арабыздан алып китте, 59 яшь иде аңа...
Бүген инде үзем дә олыгайдым, яшь бара, күзләр дә начар күрә. Элеккеге шәплек белән генә авырлыкларга бирешмичә алга атларга тырышам. Хәлдән килгәнчә, киленнәргә дә булышам. Рәхмәт Тәслимә белән Флүрәгә, тәртипле, тырыш, кешелекле булдылар, үз әниләредәй якын итәләр, кадер-хөрмәт күрсәтәләр. Киленнәрдән бик уңдым, аллага шөкер!».
Сүз ахырында. Рима Гыйльметдин кызы 1 мартта 88 яшьлек гомер бәйрәмен билгели. Киленнәре, оныклары бу уңайдан кадерле кешеләренә ихлас тәбрикләүләрен җиткерә: «Әниебез, дәү әниебез! Ярый әле син бар бу дөньяда. Саулыгың нык, гомерең озын булсын. Тагы да озак еллар безнең белән сөенеп яшәргә язсын. Табыннарыбызның мул, сыйлы, бәрәкәтле булуында синең өлешең бик зур, кадерлебез. Барысы-барысы өчен олы рәхмәт әйтеп, синең алда баш иябез».
Читайте нас: