Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
25 гыйнвар 2020, 18:24

Шәһәр мэры - волонтер!

Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев Җиңү иреклеләре сафына кушылды.

Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев Җиңү иреклеләре сафына кушылды. Алексей Николаевич Студентлар көнендә активист яшьләр белән очрашып, аралашты. Ул Бөек Ватан сугышы яугирләре, тыл эшчәннәре батырлыгы турындагы хатирәләрне саклау эшендә, Җиңү көненә багышланган чараларда актив катнашачагын вәгъдәләде.
"Шунысы мөһим: шәһәребез яшьләре ветераннарга һәрчак игътибарлы, алар иреклеләр буларак ватанпәрвәрлек рухтагы эш башкара", — дип билгеләде Алексей Шмелев.
«Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең төбәк җитәкчесе Александр Юдин сүзләренчә, ирекле егет-кызлар хәтерне саклауга, аны киләчәк буынга тапшыруга зур өлеш кертә, шул рәвешле ветераннарга ихтирамын, илебезнең данлыклы тарихына битараф булмавын күрсәтә.
Фото: Александр Юдин.
Читайте нас: