Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
21 Май 2019, 12:38

Александр Юдин — иң лаек кияү егете!

«Әйдә, өйләнешәбез!» («Давай, поженимся!») тапшыруында Октябрьский егетенә җитүче булмады.

«Әйдә, өйләнешәбез!» («Давай, поженимся!») тапшыруында Октябрьский егетенә җитүче булмады.
Шәһәрдәшебез, 29 яшьлек Александр Юдин «Әйдә, өйләнешәбез!» тапшыруында катнашучыларның да, алып баручыларның да һушын алды. Санкт-Петербургтан килгән Мариянең нәкъ аны сайлавы очраклы булмады.
Тапшыру 8 майда эфирга чыкты һәм хәрби тематикага багышланды. Александр башкорт балы һәм чәчәкләр белән килгән иде. Ул волонтерлык белән шөгыльләнә, ветераннарга ярдәм итә. Үзенең картәтисе сугышта катнашкан, пулеметчы булган, бер алышта 40ка якын дошманны кыйраткан.
Сюрприз рәвешендә Александр кыр кухнясы җәелдерде, барысын да карабодай боткасы белән сыйлады. «Кияү бар яктан да килгән. Яшь, акыллы, белемле. Мин аның яклы», — диде Лариса Гузеева.


#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: