Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
14 Май 2019, 13:41

Шәһәр буйлап «Үлемсез полк» атлый

1941 елның 22 июнь көне илебез тарихында мәңге җуелмас эз калдырды.

1941 елның 22 июнь көне илебез тарихында мәңге җуелмас эз калдырды.
Немец фашистларына каршы көрәшкә бөтен совет халкы күтәрелде. Ил азатлыгы хакына 27 миллионнан ашу ватандаш һәлак булды. Бүген алар — «Үлемсез полк» сафларында. Бөек Җиңү көнендә 6 меңгә якын шәһәрдәш шушы хәрәкәткә кушылды. Алар белән әңгәмәләшеп алдык.


Латыйповлар һәм Халиковлар гаиләләре:
— Бүген без «Үлемсез полк» сафларында карт бабаларыбыз — Лотфулла Галимулла улы Галимуллин, Хәмзә Фәхри улы Сәйфуллин һәм Зәкәрия Нурлыгаян улы Латыйповны искә алабыз. Алар бөтен сугышны үткәннәр; «Батырлык өчен», «Кёнигсбергны алган өчен», «Япония белән сугышта җиңү өчен» медальләре белән бүләкләнгәннәр. Яшь буын совет яугирләренең батырлыгы турында белергә тиеш дип уйлыйбыз. Бүгенге заманның бар матурлыгын, муллыгын күреп үсүче яшьләр барысын да аңлап бетерми. Аларга сугыш чорындагы михнәт-газапларны күз алдына китерүе дә авыр. Мондый очракта тарихыбызны тасвирлаучы кинофильмнар, әдәби әсәрләр ярдәмгә килә.
Үз чиратыбызда балалар-оныклар бабаларының батырлыгын онытмасын өчен зур тырышлык куябыз. Моның нәтиҗәсен үзегез дә күрә аласыз: бүген оныкларыбыз яугирләрне искә алуда катнаша.

Ансель Латыйпов, 2нче гимназия укучысы:
— Карт бабам — Лотфулла Галимуллин 2нче Украина фронтында дошманга каршы көрәшкән. Күп медальләр белән бүләкләнгән. Мин аның белән горурланам!

Аскар Халиков, 3нче гимназия укучысы:
— Бүген полк сафларында карт бабам — Хәмзә Сәйфуллинны искә алабыз. Ул Япония белән сугышта катнашкан, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Степановлар гаиләсе:
— Картәтиләребез — Николай Иванович Степанов һәм Фазлетдин Шәйсолтан улы Тахаутдинов Бөек Ватан сугышында катнашкан. Берсе Берлинга кадәр барып җиткән, Рейхстагта булган. Икенчесе Ленинград өчен барган сугышларда батырларча һәлак булган; ул тумышы белән Туймазыдан, сугыш башлангач, тракторлардан эрзац-танклар ясап, фронтка озатканнар.
Бүген карт бабакайларны искә алырга оныклары, оныкчыклары, балалары килде. Безгә тыныч күк йөзе, бәхетле киләчәк бүләк иткән яугирләр каршында баш иябез. Рәхмәт сезгә, ветераннар...

Надежда Садыйкова, «Яшә, Җир!» эзтабарлар хәрби-патриотик төркеме җитәкчесе урынбасары:
— Парадка әнием — сугыш чоры баласы, хезмәт ветераны Александра Ивановна белән чыктык. Аңа шушы көннәрдә 80 яшь тулды. Әниемнең әтисе, картәтием — Иван Семенович Буторин 33 нче запастагы укчылар полкында хезмәт иткән, 1942 елда яу кырларында хәбәрсез югалган. Аңа бу вакытта 28 яшь булган... «Яшә, Җир!» төркеме инде 32 ел буена совет яугирләре күмелгән урыннарны, билгесез каберлекләрне эзләүдә катнаша. Быел бу эшне август аенда башлаячакбыз. Кызганычка каршы, хәбәрсез югалганнарның һәммәсен дә табып булмый. Һәр солдат табылып бетмичә, сугыш та бетмәячәк...

Илдус Мөхәмәдиев, «Яшә, Җир!» төркеме әгъзасы:
— Бүген безнең белән 74нче Җиңү язын агаем — 1925 елгы Галәветдин Нәҗмиев та каршылый. Ул 1943 елдан сугышка алынган, 49нче елгача хезмәт иткән. Гвардияче, ефрейтор һәм разведчик булган. «Кызыл йолдыз», «Ватан сугышы», «Хәрби дан» орденнары; «Батырлык өчен», «Хәрби казанышлар өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Сугыштан соң берничә ел дәвамында Көнбатыш Украина һәм Польша урманнарында бандерачыларга каршы көрәшкән. 1949 елда туган якка кайткан, гаилә корган. 2004 елда кадерле агаебыз, Бөек Җиңү солдаты Галәветдин Хөснетдин улы арабыздан китте. Аның якты истәлеге мәңгелеккә хәтеребездә калачак.
... Үлемсез полк — ул хәтернең мәңге булуын аңлата, буыннарны бер-берсе белән бәйли. Быел полк сафларына тагы да күбрәк шәһәрдәш кушылды. Үзәк урам буйлап агылган халык дулкыны, кешеләр кулындагы яугирләр сурәтләре батырлыкның үлемсезлеген дәлилли сыман.

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА, автор фотосы.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: