Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
14 Май 2019, 13:30

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга җитмеш елдан артык вакыт үтте.

Безнең буын сугыш хатирәләрен, җиңелмәс батырларыбызны искә төшереп торучы тере һәйкәлләр — ветераннарыбызны күреп яшәве белән горурлана ала. Җиңү бәйрәме алдыннан тыл эшчәннәренең берсе, үсмер чаклары шушы дәһшәтле елларга туры килгән Мәүлетова Роза Ханмурза кызы белән очрашып сөйләштек.
Мәкаләм герое 1927 елны Кушнарен районы Ак-яту авылында ишле, тырыш гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Ханмурза бик укымышлы, төпле кеше була. Кытайда белем ала, шушы ил белән сәүдә дә итә, авылда мәчет, кибет салдыра. Гаиләдә тугыз бала үсә, аларны укытып, һөнәрле итәргә тырыша ата-ана.
Кызганычка каршы, гаилә башлыгы 1940 елны вафат була. Аның вафатыннан соң ятим калган гаиләгә дөнья көтү авырлаша. Җитмәсә, бер елдан соң бөтен илне тетрәндереп сугыш башлана. Җиңүне якынайту өчен фронтта яугирләребез үзләрен аямыйча дошман белән батырларча көрәшә, тылдагылар да фидакарь хезмәт куя. Аш-суга уңган әниләре колхозчыларга ашарга пешерә, ипи сала. Үсмер кыз аңа булышып йөри. Зур югалтулар аша килгән Җиңү көне әле дә аның хәтерендә. «Почта таратып йөргән чагым. Берәүләргә посылка бирергә кердем. Кер әле, ишеттеңме, сугыш беткән, ди ул. Нишләргә дә белмәдем, ышаныргамы-юкмы. Башта утырып еладык, аннан якыннарыбыз тиздән кайтачак, дип сөендек».
Билгеле, сугыштан соңгы еллар да җиңел булмый. Җимерек илне аякка бастыру өчен күпме көч, күпме хезмәт кирәк. Авыр эш, ачлык-ялангачлыктан хәлсезләнгән халыкта тиф авыруы тарала. Мәктәпне тәмамлаганда Роза да чирли. Яхшы укыса да, авырып калып, башка туганнары кебек зур укуларга керү насыйп булмый. Шәһәрләрдә эшче куллар җитмәү сәбәпле, колхоздан кешеләрне эшкә җибәрү гадәте булган. Мәкаләм героен да иптәш кызы белән Уфага шырпы заводына эшкә җибәрәләр. Яшь кызларга шырпыларны савытларга санап тутыру йөкләнә. Арытаба аларны Баулыга алып китәләр. Розаның укымышлы булуын белеп алып, аңа документлар белән эш итүне ышанып тапшыралар. Моннан тыш, телефончы булып та эшли ул. Биредә төзелеш эшләрендә йөргән Төрекмән авылы егете Сәхәпне очрата. Розага туган авылына кайтырга вакыт җитә. Әмма тәвәккәл егет кызны җибәрми, үз авылына алып кайта. 1948 елны яшь гаилә Төрекмәндә төпләнә. Роза ханым почтага эшкә урнаша, тормыш иптәше эретеп ябыштыручы булып «Туймазанефть» идарәсендә эшли.
Ул заманда хат-хәбәрләр алышу почта аша башкарыла. Көн дә диярлек шәһәр буйлап, Төрекмәндә, хәтта Московкага кадәр барып букча тулы төргәк-төргәк хатлар, телефонограммалар, гәзитләрне халыкка, төрле оешма-идарәләргә тарата Роза апа, шулай ук өлкәннәргә пенсиясен дә тапшыра. Ире белән икесе дә кичкә кадәр эштә, кечерәк балаларны калдырып торырга урын булмый. Шул сәбәпле Роза апа эшен алыштырырга карар итә. 1966 елны тегү фабрикасының балалар бакчасына эшкә керә, балаларын да шунда урнаштырырга рөхсәт итәләр. «Шәһәрнең бөтен балалары диярлек бездә үсте. Бала-чага мине ярата иде, ата-аналар да хөрмәт итте. Шуңа балаларын безнең төркемгә бирергә тырышалар иде. Арада җитәкчеләр, вазыйфалы кешеләрнең дә балалары күп иде», — ди ул.
Эшсөючән, җаваплы хезмәткәр кайда гына эшләсә дә җитәкчеләрнең, хезмәттәшләре- нең ихтирамын яулый, аның фотосурәте һәрвакыт мактау тактасында була. Күпьеллык намуслы хезмәт өчен, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен, Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә ул.
1977 елда пенсиягә чыга Роза апа. Хаклы ялда да кул кушырып утырмый ул. Тормыш иптәше белән абзар тутырып мал-туар, кош-корт асрый, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Гаиләсендә дини тәрбия алып үскән Роза ханым бу өлкәдә төпле белем алу нияте белән мәдрәсәдә укый. 92 яшьлек әбекәй әле дә Коръәнен кулыннан төшерми, намазын да укый.
63 ел бергә тату гомер кичергән Мәүлетовлар биш бала тәрбияләп, укытып, олы тормыш юлына бастыра. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы инде арабызда юк. Бүгенге көндә улы белән төп йортта яши әбекәй, шәһәрдәге кызы да даими хәлен белеп тора, башка балалары да кайтып йөри. «Хәзерге яшьләр җитеш тормышта яши. Нәрсә ашыйм дисәң, нәрсә киим дисәң, шул бар. Бары тик илдә тынычлык булсын, сугышлар чыкмасын», — ди ул.
Әйе, сугыш кына булмасын! Шушы матур, тыныч тормышка сөенеп яшик, аны бүләк иткән әби-бабайларыбызны, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән ветераннарыбызны онытмыйк. Без аларга мәңге бурычлы.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин


Читайте нас: