Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
14 Май 2019, 13:21

«Киләчәккә өмет белән яшик...»

Сугыш... Әлеге афәт миллионлаган кешеләрнең гомерен, балаларның балачагын урлаган, газиз кешеләрен сугышка озаткан гаиләләрнең һәр көнен кайгы-сагышка, ачлык-ялангач- лыкка төргән.

Сугыш... Әлеге афәт миллионлаган кешеләрнең гомерен, балаларның балачагын урлаган, газиз кешеләрен сугышка озаткан гаиләләрнең һәр көнен кайгы-сагышка, ачлык-ялангач- лыкка төргән.
Яугирләр фронтта ил азатлыгы өчен көрәшкәндә, тылдагылар көч җитмәстәй авыр хезмәттә булган, ятимлек ачысын татыган, ач үлем белән күзгә-күз очрашкан. Әмма нинди михнәтләр күрсәләр дә, аларны киләчәккә өмет, Җиңүгә ышаныч яшәткән...
Рәшит Әмир улы Сәмигуллин 1931 елда Төрекмән бистәсендә дөньяга килә. Балачагы башка яшьтәшләренеке кебек үк үтә: кул арасына керә башлагач, әти-әниләренә хуҗалыкта ярдәмләшә, мәктәптә укый, ял вакытларында дуслары белән уйный.
Дәһшәтле 1941 ел җитә. Сугыш афәте 4 балалы тату гаиләне дә читләтеп үтми. Авылда ветеринар булып эшләгән әтиләре тәүдә армиягә, ә инде 1942 елда фронтка китә. Кызганычка каршы, аңа гаиләсе янына туган якка әйләнеп кайту насыйп булмый. 1943 елда Смоленск янында барган каты сугышта хәбәрсез югала...
Рәшит 12 яшьләр тирәсендә үк колхозда, аннары Сталин исемендәге артельдә эшли башлый. «Сугыш чорында 12-14 яшьлек малайлар арасыннан иң теремек, җитезләрен сайлап алып, эшкә кушалар иде. 1943 елда мине тимерче ярдәмчесе итеп куйдылар, апрель ае, укулар да тәмамланмаган вакыт иде ул, — дип искә ала Рәшит Әмир улы. — Бөтен вак-төяк эш ябык кына үсмер малайлар җилкәсенә төште: кәбестә утырту, аны шәһәргә илтү, бәрәңге алу дисеңме, җәйдән көзгәчә басу-кырларда җир тырмалау-сөрү дисеңме. Итекче дә булдым, ат җигеп тә күп йөрдем, тире-күн заводына, балалар бакчасына утын-мазарын, пионер лагеренә азык-төлеген ташыдым. Ул чордагы яшәеш, авыр тормыш турында күп язалар, кабатлыйсым килми, күңел әрни... Артель булдырылгач, карточка системасы кертелде. Ачлык-ялангачлык еллары бит, безгә эшләгән өчен талонга 200 грамм икмәк өстәп бирәләр. Шуңа да бик сөенә идек».
1948 ел. Сугышлар бетеп, авыл-шәһәрләр тергезелә башлаган, яңа төзелешләр гөрләгән чор. Рәшит Сәмигуллин МУ-1 җәмгыятенә электр белән эретеп ябыштыручы укучысы булып урнаша (автордан: биредә ул хаклы ялга чыкканчы эшли). Бераздан 3 егетне Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәренә эретеп ябыштыручы белгечлегенә укырга җибәрәләр. «Яңа ел бәйрәмнәре чоры иде ул, — дип хәтерли Рәшит ага. — Мәскәүгә гыйнварның 1енә каршы барып төштек. Аякта — киез итекләр, ә биредә җылыткан, аяк асты җепшек кар. Шул килеш Кызыл Мәйданда булып, чыршы карап йөрдек... 5 ай буена укыган чорда төрлесе: акчасызлыгы да, ачлык-ялангачлыгы да, башка авырлыклары да булды инде».
Укып кайткач, мәкаләм герое электр белән эретеп ябыштыручы буларак хезмәтен дәвам итә. «Тормыш юлымның күп өлеше командировкаларда үтте, — ди ул үзе. — Һәр эшкә дә тиз өйрәндем. Безнең турыда «сыйфатлы сварщиклар» дип әйтәләр иде. Беренче командировка Лениногорскка иде. Новокуйбышевскта күп тапкырлар булдым. Гомумән, Русиянең төрле төбәкләре буйлап «дөнья гизәргә» туры килде».
1954 елда Рәшит армиягә алына. 3 ел хезмәт итеп кайткач, яңа көч белән эшкә керешә. Озайлы командировкалар, иксез-чиксез юллар, яңа җирләр, яңа танышлыклар... Дөньяның кайсы гына почмакларына илтми аны хезмәт юлы. «Чит илләрне дә күрү форсаты тиде. 73нче елда Финляндиягә җибәрделәр, газүткәргечләр сузып, файдалануга куштык. 79-80нче елларда Нигериядә булдым. Биредә нефтьүткәргечләрне көйләү, эшкә кушуда катнаштым». Русиядән килгән белгечләр үз эшен югары дәрәҗәдә, Рәшит ага әйтмешли «отличнога» башкара. Гомум алганда, мәкаләм герое 50 елдан ашу хезмәт стажына ия. Күпләргә үрнәк булырдай эш сөючәнлеге, һөнәри осталыгы өчен ул 3нче дәрәҗә хезмәт даны ордены белән билгеләнгән. Моннан тыш 1941-45нче еллардагы сугыш чорында намуслы хезмәт өчен, Бөек Җиңүнең 50, 60, 65 еллыгы уңаеннан, күпьеллык фидакарь хезмәт өчен медальләр; Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Рәшит Әмир улы тормыш иптәше Рәзинә Газизҗан кызы (кызганычка каршы, бүген инде ул арабызда юк) белән 40 ел тату гомер кичергән, 3 балаларын тәрбияләп үстергән. Бүген алар үзаллы дөнья көтә. Ике кызлары — Сургутта, улы Илшат, килене Илвера Октябрьскийда яши. Рәшит аганың 4 оныгы, 5 оныкчыгы бар. «Аллага шөкер, балалар-оныклар гел килеп йөри, йорт-җирне карауда булыша, — ди мәкаләм герое. — Якын кешеләремнең җылы, игътибарлы мөгамәләсенә куанып гомер кичерәм. Яшьләргә әйтер теләгем шул: әти-әниләрегезне хөрмәтләгез, ярдәмнән ташламагыз. Хезмәтне яратыгыз, эш кешесе һәрчак ихтирамга лаек. Киләчәккә өмет белән яшәгез!»
Без үз чиратыбызда Рәшит Әмир улына һәм барлык ветераннарыбызга тыныч бәхетле картлык, ныклы сәламәтлек, балалары, оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп яшәүләрен телибез.

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин


Читайте нас: