Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
14 Май 2019, 13:18

Җиңү хатларында — рәхмәт хисләре

18нче «Сәламәтлек» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Җиңү хаты-2019» Бөтенрусия чарасына кушылды.

18нче «Сәламәтлек» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Җиңү хаты-2019» Бөтенрусия чарасына кушылды.
Фәһемле чара Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыгы хакындагы истәлекне яшь буынга тапшыру, геройларга хөрмәт тәрбияләү максатын күзаллый.
«Сәламәтлек»кә йөрүче нәниләрнең әлегә һәммәсе дә хат яза белми. Әмма алар югалып калмады, бүгенге тыныч күк йөзебез, имин тормышыбыз, Бөек Җиңүебез өчен яугирләргә белдерәсе килгән рәхмәт хисләрен, горурлык, шатлык тойгыларын чагу сурәтләр аша чагылдырды.
Аннан ары малайлар-кызлар кадерле ядкарьләрне өчпочмаклы солдат хатлары рәвешенә китерде. Моның асылында зур мәгънә ята: бер почмагы — Җиңү, икенчесе — иминлек һәм өченчесе якын кешеләр өчен. Шул рәвешле, һәрбер хат беркемнең һәм бернәрсәнең дә онытылмаячагы, мәңге хәтердә сакланачагы турында сөйли.
Балалар бакчасында бәйрәм алды атнасы тулысынча совет яугирләренең каһарманлыгына, дошманга каршы аяусыз көрәшүенә багышланды. Нәниләр рәсем бәйгесендә көч сынады, әти-әниләре белән бергәләп ата-бабаларына арналган «Хәтер альбомы» әзерләде.
Ә инде Җиңү хатларының һәрберсе мотлак рәвештә үз адресатларын табачак!


Т. СМОЛЬНИКОВА, педагог-психолог.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: