Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
14 Май 2019, 13:44

Халкыбыз батырлыгы — мәңгелек

Җиңү бәйрәме уңаеннан шәһәрдә, аңа караган авылларда яу кырларында ятып калган яугирләр истәлегенә, кадерле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә күп чаралар оештырылды.

Төп чаралар 9 майда шәһәрнең Үзәк мәйданында старт алды. Биредә узган тантаналы митингка, һәр елдагыча, бик күп шәһәрдәшләр һәм кунаклар җыелды. Мәйдан түрендә сугыш һәм тыл ветераннары урын алды. Митингны хакимият башлыгы Алексей Шмелев ачып җибәрде.
— Җиңү көне — безнең өчен иң зур, төп бәйрәм. Ул милли горурлык, хәрби дан һәм илебезнең көч-куәте билгесе. Хөрмәтле ветераннар! Сезнең каһарманлык каршында баш иябез, сугышчан һәм хезмәт батырлыгыгыз өчен рәхмәтлебез. Тагын әллә күпме еллар узар. Әмма Ватаныбызны явыз дошманнан саклап калган батырларның истәлеге буыннан-буынга тапшырылып, мәңге яшәр! — диде ул чыгышында.
Халыкка тәбрикләү сүзләрен шулай ук РФ Дәүләт җыелышы депутаты Рафаэль Мәрданшин, хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Ришат Таҗетдинов, Бөек Ватан сугышы ветераны Ефим Косткин, яшь буын вәкиле — нефть колледжы студенты, булачак солдат Тимур Алчинов җиткерде. Сугышта һәлак булган ватандашлар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде һәм залп яңгырады. Арытаба хәрби комиссар җитәкчелегендә парад башланды. Аны хәрби техника колоннасы ачты, һаваны Георгий тасмасы һәм Кызыл Армия флагы беркетелгән самолет байкады. Арытаба тантаналы маршка «Сафка тезелеп җырлау» смотр-бәйгесе җиңүчеләре, җирле сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары кушылды. Иң беренчеләрдән булып трибуналар алдыннан чик гаскәрләре ветераннары үтте. 78 ел элек Брест ныгытмасы сакчылары иң беренчеләр булып дошман һөҗүмен үзенә алды. Күркәм гадәт буенча бу көнне меңәрләгән шәһәрдәшләр «Үлемсез полк» сафына басты. Өлкәннәр, яшьләр, балалар кулларына Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда эшләгән әби-бабайларының, якыннарының фоторәсемнәрен күтәреп бердәм сафта атлады. Бәйрәм парадында шәһәрнең оешма-предприятиеләре актив катнашты. Транспарантлар, байраклар, чәчәкләр, шарлар, ата-бабаларының фотосурәтләрен тоткан учреждение, предприятие хезмәткәрләре дә тантаналы марш белән узды. Парадны күзәткән ветераннар узучыларның сәламнәрен, чәчәкләрен кабул итеп, тантана белән хозурланып утырды, дулкынланудан яшьләнгән күзләрен сөртте. Тантаналы колонна Җиңү паркына үтте, Геройлар аллеясендә, «Солдат уйлары» һәйкәленә чәчәкләр салынды. Митинг шәһәрдәшләребезне берләштереп, сугыш хатирәләре, яугирләр, тылдагылар батырлыгы халык хәтерендә, һичшиксез, мәңге яшәячәгенә дәлил булды.
Бәйрәм чараларының икенче өлеше «Нефтьче» паркында дәвам итте. Шәһәрдәшләр иҗат коллективлары тарафыннан әзерләнгән матур концерт карады. Паркта шулай ук аттракционнар, кул эшләре күргәзмәләре эшләде; чал чәчле әби-бабайларны биюгә чакырып, тынлы оркестр элеккеге вальсларны башкарды.
Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша бара. Әмма халкыбыз кичергән ул кайгы-хәсрәтләр, илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларыбыз һичкайчан онытылмас. Алар даны мәңгелек!

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотолары.
#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: