Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
14 Май 2019, 13:15

Дәһшәтле вакыйгалар хәтердә яңарды

Җиңү көне алдыннан беренче тапкыр «Бердәм Русия» партиясе, Русия тарих һәм хәрби-патриотик җәмгыятьләре тарафыннан Бөтенрусия тарихи диктант оештырылды.

Җиңү көне алдыннан беренче тапкыр «Бердәм Русия» партиясе, Русия тарих һәм хәрби-патриотик җәмгыятьләре тарафыннан Бөтенрусия тарихи диктант оештырылды.
«Җиңү диктанты» киң җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итүне, тарихи белемлелекне арттыруны, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүне күздә тотты. Безнең шәһәрдә диктант үткәрү мәйданчыгы итеп УДНТУның филиалы билгеләнгән иде.
Чарада катнашучыларны шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев сәламләде. Ул Җиңүнең нинди бәя хакына яуланганын искә төшереп, аны якынайтуда шәһәрдәшләребез дә үз өлешен кертүен билгеләде. «Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 74 ел вакыт үтеп китте. Инде берничә буын үсеп җитте. Ләкин безнең ата-бабаларыбыз батырлыкларын онытырга хакыбыз юк. Алар безнең өчен, киләчәгебез өчен үз гомерләрен биргән», — диде Алексей Николаевич.
Арытаба катнашучылар игътибарына сугыш турында кыска кинофильм тәкъдим ителде. Оештыручылар чарада катнашу һәм бланклар тутыру тәртибен аңлатып үтте. Катнашучылар арасында мәктәп укучылары һәм студентлар, шәһәр хакимияте вәкилләре һәм депутатлар бар иде. Аларның берничәсе белән таныштырып үтәбез.
Данил Гаврилов 13нче мәктәпнең 10 сыйныфында укый. Ул «Мин хәтерлим. Мин горурланам» Бөек Ватан сугышы турындагы республика олимпиадасы җиңүчесе. «Тарих укытучысыннан шәһәребездә Җиңү диктанты» үткәрелүе турында белгәч, анда катнашырга теләдем. Бөек Җиңүнең нинди корбаннар хакына яулап алынуы беркайчан да онытылырга тиеш түгел, дип уйлыйм. Сугышта минем дәү әтием катнашкан. Кызганычка каршы, кире әйләнеп кайтмый, хәбәрсез югала. Тарихи белешмәлекләрдәге мәгълүматлар буенча, ул Сталинград шәһәре өчен сугышларда һәлак була».
Василий Левин — 22нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы. «Бөек Ватан сугышындагы совет халкының батырлыгы мәңгелек. Безнең гаиләдән ул сугышта дәү әтием һәм карт бабам катнашканнар. Алар икесе дә Брянск өлкәсе ягында сугыша. Карт бабам һәлак була, ә дәү әтием Кенигсберг шәһәренә кадәр барып җитә».
Приют бистәсе егете Георгий Потапов музыка колледжының 1нче курсында белем ала. «Һәр кеше үз Ватанының тарихын белергә тиеш, дип уйлыйм. Иптәш кызым шушы чара турында сөйләгәч, Бөек Ватан сугышы турында белемнәремне тикшерү теләге туды. Сугыш турында дәү әти хатирәләре буенча да беләм. Ул зенитчы булган».
Катнашучылар 45 минут вакыт эчендә, нигездә, тест рәвешендәге сорауларга җавап бирде. Оештыручылар мәгълүматлары буенча, диктантта барлыгы 109 шәһәрдәш катнашты. Шәһәр Советының баш белгече Оксана Авинова үз тәэссоратлары белән уртаклашты: «Диктант биремнәре 20 сораудан торды. 13е тест рәвешендә булды, калганнарына кыска җавап язарга яки аларны дөрес тәртиптә урнаштырырга кирәк иде. Шуңа күрә ул БДИ үткәрү тәртибенә охшаш дисәк тә була. Шулай ук телефоннар һәм белешмәлекләр кулланырга ярамый иде, өстәлдә әзер бланклар һәм гелийлы ручка. Мондый шартлар укучыларга, студентларга яхшы таныш. Аларга биремнәрне үтәве җиңелрәк булгандыр, өстәвенә, белемнәр дә яңарак кына алынган. Диктантка әзерләнгәндә сугышның мөһим вакыйгаларына, геройларына, гаскәр башлыкларына игътибар итәргә тырыштым, тарихи белешмәлекләрне яңадан укып чыктым. Әмма диктант мондый сораулар белән генә чикләнмәде. Бөек Ватан сугышының сәнгатьтә, әдәбияттәге чагылышына кагылган биремнәр дә байтак иде. Үзенең иҗаты белән Җиңүгә әйдәгән язучылар, шагыйрьләр, рәссамнарның әсәрләрен белү таләп ителде. Мәсәлән, әсәрдән бирелгән өзек буенча кайсы вакыйга тасвирлануы турында белергә кирәк иде. Диктантта катнашу Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрне укырга, бу темага язучы әдәбиятчыларны өйрәнергә этәргеч бирде. Киләсе елны да диктантта катнашырга телим».
«Җиңү диктанты» нәтиҗәләре 12 июньдә, Русия көнендә, диктантпобеды.рф сайтында урнаштырылачак. Чара белемнәрне тикшерүдән тыш, һәр кешегә ул сугыш вакыйгаларын ил тарихының, гаиләсенең, үзенең аерылгысыз өлеше кебек кабул итәргә, вакыйгаларның рухын, фаҗигасен ныграк тоярга мөмкинлек бирде.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: