Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
14 Май 2019, 13:37

«Без — җиңүчеләр балалары!»

Бөек Җиңүнең 74 нче язын каршыладык.

Арабызда сугыш чорының газап-борчуларын кичергән, яу кырыннан кайткан ветераннарыбызның сафы көннән-көн кими бара...
Әмма халык хәтере ул еллардагы каһарманлыкны, батырлыкны, авырлыкларны онытмый, алар тарих сәхифәсенә меңләгән гомер һәм кан белән язылган. 9 Май — ул иң ихлас һәм күмәк бәйрәмнәрнең берсе, аны бөтен халык бәйрәм итә. Аның алдыннан һәр төбәктә ветераннар хөрмәтенә митинглар үтә. Менә быел да Төрекмән авылының «Нур» клубына халык күмәкләп килде. Шунысы кызганыч, авылда инде сугышта катнашкан бер генә ветеран да калмаган. Берничә ветеранның тол хатыны, тыл эшчәннәре һәм сугыш балалары залда утырды. Әмма халык хәтере — ул мәңгелек, кулларына әби-бабаларының фотоларын тотып яшь буын килде. Күзләрендә күпме шатлык хисе, ихлас горурлык! Әйтерсең лә алар болай ди: «Без — җиңүчеләр балалары, оныклары!»
Төрекмәнлеләрне бәйрәм белән хакимият башлыгы урынбасары С. Литов, хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Р. Таҗетдинов, «Ойл-сервис» генераль директоры урынбасары Р. Фәррахов котлады. Авыл халкы исеменнән даими ярдәм һәм игътибар-хөрмәт өчен И. Мадьяров рәхмәт белдерде.
Бәйрәм тантанасына килгән апа-абыйлар яшь буынга мөрәҗәгать итеп, шундый изге теләкләрен әйтеп, «Ойл-сервис» әзерләгән күчтәнәчләр белән өйләренә таралышты: «Илләр, көннәр тыныч булсын, тынычлыкның кадерен белегез, Аллаһы Тәгалә сугыш афәтен күрсәтмәсен! Туганнарның кадерен белеп, булганына канәгать булып, Ходайга шөкер итеп яшәгез!»
Амин, тыныч булсын дөньялар!

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА, автор фотосы.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: