Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
14 Май 2019, 13:33

Батырлык онытылмый...

Русиянең барлык төбәкләрендә Җиңү көне якынлашкан мизгелләрдә тантаналы митинглар оештырылды.

Русиянең барлык төбәкләрендә Җиңү көне якынлашкан мизгелләрдә тантаналы митинглар оештырылды.
Октябрьскийлылар да ел саен якташ яугирләрне хөрмәтләп искә ала, хәтер чараларында катнаша. Быел да Геройлар аллеясендә, «Солдат уйлары», «Тыл эшчәннәре һәм сугыш балалары» һәйкәлләре янында митинглар; Московка, Төрекмән, Зает, Нарыш, Мулла авылы биләмәләрендәге якташ-геройлар — М. Хәйретдинов, Ш. Гатиатуллин, Т. Нуркаев һәйкәлләренә чәчәкләр салу; мәктәпләрдә ветераннар белән очрашулар узды.
... 11нче татар гимназиясе биләмәсендә дә хәтер митингы оештырылды. Анда мәктәп директоры Р. Нәфыйков, шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Б. Алчинов, сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе М. Галләмов, ветераннар һәм укучылар катнашты. Бу көнне сугыш һәм тыл батырлары исеменә күп сандагы рәхмәт сүзләре, изге теләкләр җиткерелде, һәлак булган якташлар бер минтулык тынлык белән искә алынды. Тантана барышында полковник Мәсгуть Галләмов Рамазан Гарифулла улы Сәмигуллинга «Даманск утравындагы вакыйгаларның 50 еллыгы уңаеннан» күкрәк билгесен тапшырды.
Митингта катнашучы укучылар белән сөйләшеп алдык. Ильмир Кашапов һәм Арсен Садриев 11нче гимназиянең 4нче сыйныфында укый. Тантанага алар карт бабайларының фотосурәтләрен алып чыккан. «Картәтием Иманзөфәр Сәлах улы Кашапов сугышта самолет йөртүче булган, — ди Ильмир. — Мин үскәч аның кебек үк кыю, тәвәккәл булырга телим. Бабам белән бик горурланам, ул минем һәм дусларым өчен зур үрнәк».
«Миндә карт бабайлар икәү, — дип сыйныфташы сүзенә кушыла Арсен. — Миңнегалим Зарип улы Латыйпов һәм аның туганы Хәйдәр Бәшәр улы Насыйров Бөек Ватан сугышы яугирләре булган. Мин алар турындагы хатирәләрне һәрвакыт күңелемдә кадәрләп саклаячакмын».
Мулла авылыннан сугышка 262 ир-егет алынган. Кызганычка каршы, аларның 138-е яу кырында мәңгелеккә башын салган. Төбәк халкы батыр якташларның якты истәлеген изге ядкарь итеп саклый, аны яшь буынга тапшыра.

Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин


Читайте нас: