Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
14 Май 2019, 12:48

Батырлык истәлеге җырларда яңгырый

Ватанпәрвәрлек рухтагы тантаналы чара шәһәрдә 15нче тапкыр оештырылды.

Ватанпәрвәрлек рухтагы тантаналы чара шәһәрдә 15нче тапкыр оештырылды.
Быел смотрда гимназия һәм мәктәп укучылары, күпьюнәлешле һөнәри, коммуналь-төзелеш, нефть колледжлары студентлары, шулай ук «Яшь армия» хәрәкәте һәм «Гвардия» хәрби-патриотик клубы тәрбияләнүчеләре катнашты. Барлыгы 20 команда сафка тезелеп йөрү, җыр башкару осталыкларын күрсәтте.
Смотрда хәрби киемнәрдәге укучы-студентлар РФ Кораллы Көчләренең күп төрләрен тәкъдим итте: хәрби-диңгез флоты, артиллерия, гвардия, һава-десант гаскәрләре һ. б. Яшьләр Үзәк мәйданнан тантаналы марш белән жюри һәм тамашачылар яныннан узды. Җитди төс-кыяфәттә, тигез сафларда атлаган егет-кызларга сокланмыйча мөмкин түгел иде. Әлбәттә, монда укучыларны смотр-бәйгегә әзерләгән укытучыларның, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең өлешен билгеләргә кирәк.
Смотрны шәһәр хакимияте башлыгы А. Шмелев, аның урынбасары О. Латыйпов, хәрби комиссар Р. Таҗетдинов, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе И. Рамазанов, урындагы «ДОСААФ» авиация-техник клубы җитәкчесе А. Хәмитов кабул итте. Сәламләү сүзе белән А. Шмелев чыгыш ясады.
— Яңгырлы һава торышына карамастан, күркәм гореф-гадәткә әверелгән чараны дәвам итүегез өчен рәхмәт, — диде Алексей Николаевич катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. — Ата-бабаларыбыз Бөек Ватан сугышында моннан да авыр шартларда дошманга каршы көрәшкән. Яшь буын яугирләребезнең каһарманлыгын белергә бурычлы.
Шәһәребезнең иҗат коллективлары, яшь артистлар чыгышыннан соң чараның иң дулкынландыргыч мизгелләре — нәтиҗәләрне билгеләү вакыты җитте. Жюри әгъзаларына иң-иңнәрне сайларга да җиңел булмагандыр. Командаларның күбесе яхшы әзерлекләрен күрсәтте. Әмма бәйге булгач, җиңүчеләр дә булырга тиеш.
«Сафларга тезелеп җырлау смотры»ның төп җиңүчеләре итеп нефть колледжы һәм 8нче мәктәп танылды. 3нче гимназия, 22нче мәктәп, күпьюнәлешле һөнәри колледж — икенче, 18 һәм 12нче мәктәпләр, «Юнармия» өченче урын яулады. Командаларга диплом һәм бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, алар Җиңү парадында катнашу хокукы алды.

Алсу ЛОКМАНОВА, автор фотосы.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин


Читайте нас: