Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
8 Май 2019, 13:11

«Сугышлар кабатланмасын...»

9 май — тарихи сәхифәләргә күз яшьләре аша теркәлгән шатлыклы көн

Быел илебез халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын билгели.
Бәйрәм көне якынлашкан мизгелләрдә шәһәребездә күп чаралар оештырылды.
Җиңү иреклеләре Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларны тәбрикләп, чагу чәчәкләр, элекке еллардагы очрашуларны чагылдырган фотосурәтләр тапшырды.
«Бәйрәм алдыннан ветераннарга тагын бер тапкыр илебез азатлыгы, бәхетле тормыш өчен ихлас хөрмәтебезне белдерәсе килә, — ди «Җиңү иреклеләре» Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәтенең Башкортстан буенча җитәкчесе Александр Юдин. — Киләчәктә дә бу юнәлештәге эшчәнлекне дәвам итәчәкбез. Мондый очрашуларны 9 май уңаеннан гына түгел, даими рәвештә үткәрү зарур».
«Чишмә» халык иҗаты йортында үткән чара да яшь буынга Бөек Җиңүнең нинди бәя белән яуланганын, тыныч тормышта яшәүнең зур бәхет булуын күрсәтү максатын күзаллады. Ватанпәрвәрлек рухтагы проектның төп каһарманнары — сугыш еллары афәтен үз йөрәкләре аша кичергән, аның бар михнәт-газапларын күргән кешеләр, сугыш чоры балалары.
... Ветераннар белән очрашу «Өч тонна» иҗади остаханәсендә шөгыльләнүче егетләр-кызлар әзерлегендәге «Онытмыйбыз, горурланабыз!» дип исемләнгән театральләштерелгән тамашадан (сценарий авторы — шагыйрь, журналист В. Әбдрәзаков) башланып китте. Сәхнәдә бер-бер артлы кино кадрларындагы сыман тормыштан өзекләр чагылып үтте.
Тамашачыларның күзендә яшь тамчылары ялтырый, кайберәүләр күңелендә яңарган яшьлек хатирәләреннән авыр сулап, сыктап куя. Шигъри-җырлы композиция аша артистлар кешеләрне тынычлыкка, дус-тату яшәүгә өнди. «Кабатланмасын сугыш афәте, Җир-Анага кайгы-хәсрәтләр башкача килмәсен».
Тамаша ахырында ветераннарга «Пакер» фирмасы әзерләгән бүләкләр таратылды. Соңыннан алар «Вертикаль» җәмгыяте булышлыгында оештырылган чәй табынына чакырылды.


Фикерләр:

Айнур Шакиров, «Өч тонна» иҗади остаханәсенең сәнгать җитәкчесе:
— Хөрмәтле ветераннарыбыз белән очрашу «Чишмә» халык иҗаты йорты директоры Рөстәм Усманов тәкъдиме белән оештырылды. Аның бу өлкәдә тәҗрибәсе дә бар: ул 2015 елда бертуганы белән берлектә Октябрьский машиналар төзү заводы биләмәсендә шундый чара үткәргән.
Яшь иҗатчыларыбыз алларына куелган йөкләмәне лаек башкарып чыкты. Очрашу дустанә, җылы мохиттә узды. Һәркем анда үзе өчен фәһемле мәгълүмат алгандыр дип ышанасы килә. Кунаклар исемлегендә шәһәр ветераннары советы рәисе Юрий Корольков та бар иде, бу чарага тагы да зуррак әһәмият өстәде. Киләчәктә дә мондый очрашулар үткәрүне планлаштырабыз.

Ефим Косткин, Бөек Ватан сугышы ветераны:
— Әтием — Андреян Федотович 1942 елда Тамбовта барган сугышларда һәлак булды. 70 елга якын аның каберенә барып кайту хыялы белән яшәдем. Узган елда, ниһаять, теләгем тормышка ашты. Меңнәрчә километр араны үтүдә кызым һәм киявем, оныкларым булышты.
Сугыш чоры хатирәләренә килгәндә, 1нче Украина фронтының 254нче укчылар дивизиясенең 933нчы полкы составында хезмәт иттем. 1945 елның 1 февралендә авыр җәрәхәтләндем. Бу вакытта Берлинга кадәр 120 км ара үтәсе калган иде...

Лиза Садыйкова, сугыш чоры баласы:
— Мин 1939 елгы, 25нче төбәкнең элеккеге җәмәгатьчелек советы рәисемен. Хезмәтчән юлым сугыш чорының башка балаларыныкы кебек үк бик иртә башланды. 5-6 яшемдә мин инде колхоз һәм хуҗалык эшләрендә олыларга булыша идем. Сугыш чоры балаларына барысын да кичерергә туры килде: ачлык-ялангачлыгын да, ил белән күтәргән кайгы-хәсрәтен дә. Бүгенге буын яшьләренең туган җиребезнең лаеклы ул-кызлары булып, хезмәт сөеп яшәүләрен телим.

Елена Шишкина, тыл һәм хезмәт ветераны:
— Сугыш елларында бөтенебез дә: картлар да, балалар да фронт өчен дип эшләдек, яшәдек. Кечкенәдән өлкәннәр белән беррәттән үгез җигеп, җир сөрдек, иген җыеп тапшырдык, фронтка кирәк-ярак озаттык. Кышын, колхоз эше тәмамлангач, мәктәптә укырга да өлгерә идек. Бүгенге чараны оештыручыларга безне онытмаганнары, кадер-хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәсе килә.

Лилия ГАБИТОВА.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: