... Бүгенгедәй хәтерендә Әхәт Сәйфетдин улының. 1941 елның 22 июне. Олысы-кечесе — колхозның мал фермасында. Атка атланган берәү җан-фарманга фермага таба чабып килә. Үзе дә, малкае да тәмам хәлдән тайган, шыбыр тиргә баткан. Ни булды икән?...
«Иртәрәк олыгайдык без»
«Сугыш чыккан!» Коточкыч яңалыктан кем кайда, нинди халәттә булган, шул рәвешле тораташтай катып кала. Бераздан китә елаш, ачыргаланып аваз салулар... Бөтен дөнья кисәк караңгылыкка чумгандай тоела 11 яшьлек Әхәткә. Икенче көнне көтүчеләр янә фермага җыела. Чыбыркыларын урынына элеп куялар. «Озакламабыз, кайтырбыз!»
Әхәтнең абыйсы Минша да фронтка алына. Шул елның кыш ахырында ук гаилә башлыгы, тегүче Сәйфетдин ага дөнья куя. Әнкәсе белән икәүдән-икәү торып кала үсмер. Гамьсез балачак мәлләре «Каф тау артында» югала. Сугыш чоры үсмерләре иртә олыгая. Кечкенә Ак таш авылы (Туймазы районы) ир-егетләре фронтка озатыла. Төп эшче көч — хатын-кыз һәм дә буыннары ныгып та өлгермәгән кыз-малайлар...
Элек тә көтүче ярдәмчесе булып йөргән Әхәткә исә ферма мөдире Зәйтүнә шундый тәкъдим ясый: «Мәктәптә укулар башланганчы, дуңгызларны көтәргә алын инде», ди. Нәтиҗәдә ул тулы хокуклы эшче булып китә. Гомумән, колхозда нинди эш бар, бөтенесенә дә җигелә үсмерләр. Мал-туар карау, печән-салам хәстәрләү, урман кисү... Иртәдән кара төнгәчә хезмәт салган халык «трудодень»нән башканы белми.
Сугышның тәүге елларында хәлләр чагыштырмача түзәрлек булса, арытаба бөтенләй мөшкелләнә. Ярый әле, эштәгеләргә әбәт вакытына арыштан кечкенә икмәк кыерчыгы өләшәләр. Әхәт шуның яртысын әнкәсенә кайтарып бирә. Әни кеше ул кисәкне тагын икегә бүлә. Заманалар... Яз көне ашлык-мазарның тәмам төбенә төшәләр. Көздән калган башакны җыярга чыга ач халык. Күпләр агуланып, авыз-борыныннан кан китеп, урын өстенә кала. Бәхеткә, игелекле җан иясе табыла. Фронттан инвалид булып кайткан Сюндуков дигән табиб ярдәмгә килә. Кычытканны җыеп, пешереп, өй борынча йөреп, хасталарга мәҗбүриләп ашата. Шул рәвешле күпләр исән кала... Шөкер, черегән бәрәңге кәлҗемәсе ул хәтле зәһәр булмый. Аңардан әвәләнгән «кәтлит» ярыйсы гына туендыра. Хәер, язын авылдагылар да иркенрәк тын ала. Әлбәттә, авыл җирендә иң мөһим, төп туендыручы буларак сыер малы санала. Әниле-уллы Батталовларны да шул мәхлүк җан коткара. Маен саталар. Катык, аертылган сөт үзләренә кала. Күршедәге малайларга да өлеш чыгара әле ана кеше. Сөт-йомырка ишегә — салым. Моннан тыш авыл халкы заем түли. Чыда гына! Үгез, ат, сыер җигеп эшкәртелгән җирдә ашлык уңмый. Барлы-юклы җитешкәнен урак белән урып, көлтә бәйләшле, эскертне кышын сугышлы. Көзен арышны уруга, колхоз тегермәнендә тарталар. Ярым чи ипидән ачы әрем тәме килә... Хезмәт көненә кашыклап онын да бирәләр. Җан асрарга ярап тора, кыскасы. Халык сабыр итә. Барысы да фронт өчен, җиңү өчен! Бәрәңге киптереп озату, бияләй, оекбаш бәйләү ише шөгыль белән дә мәшгуль хатын-кызлар. Күчтәнәчләргә җавап йөзеннән, фронттан хат-хәбәр дә килеп ирешә кайчак. «Алдык, рәхмәт», дип яза солдатлар. Уйласаң, искитмәле. Дәһшәтле яу барган чорда шундый да тәртип сакланган ич почта хезмәтендә...
Ни генә димә, халык сынмый-сыгылмый. Алай гына да түгел, җыр-моң, күңел ачуга да вакыт-әмәлен таба. Авылдан ерак та түгел урман хуҗалыгы була. Картлар, хатыннар, яшь кызлар шунда агач кисә. Авыр хезмәттән бушануга, «балавыз сыгып» та алалар. Бераз күңелләрен бушатуга, җырлы-моңлы дулкыннарга «көйләнәләр». Әхәтне гармун уйнарга үгетлиләр. Үсмер ялындырмый, ишеткән-белгәннәрен суза гына. Яңарак җырларны да өйрәнергә тырыша. Эшкә барганда-кайтканда, сабантуйларда да яңгырый гармун моңнары. Әхәтләр укыган Тукай авылындагы мәктәптә чыршы бәйрәмнәренә хәтле уздырыла! Укулар да онытылмый, билгеле. Ачлы-туклы сабакташлар тырышып белем үрләрен яулый. Әхәт аеруча арифметиканы үз итә. Әдәбиятны дә ярата. Тик менә яттан шигырь сөйләү генә... Нилектәндер шактый авыр бирелә ул гамәл. Аның каравы, имтихан чорында нәкъ үзе яттан белгән бердәнбер шигыре туры килә малайга.
... Гомер уза. Ниһаять, зарыгып көткән мәл. 1945 елның 9 мае. Тукайдагы радиодан ишеттеләр куанычлы хәбәрне. Гадәттәгечә, фермада иделәр. Сугыш башланган көндәге сыман ук, сыбайлы оран салды: «Сугыш бетте-е-е!» Менә шунда башланды инде тамаша. Кемдер үксеп елый, бәгъзесе сөенеченнән нишләргә белми. Истән чыгарлык мени... Әйе, фронтта гына яуланмады уртак Җиңү. Һәм, әйтергә кирәк, өлкәннәр көче белән генә түгел. Тиңдәшсез батырлык, кыюлык, җаваплылык тойгысы балаларга да хас булды ул елларда. Бүгенге көндә сугыш чоры кыз-малайларын Бөек Ватан сугышы ветераннарына тиңләштерү тикмәгә генә түгел...
Җиңү кояшы Батталовлар гаиләсенә икеләтә шатлык китерә. 45нең көзендә авылга хәбәрсез югалган Минша кайтып төшә. Чолганышта калып, әсирлеккә эләгүчеләр арасында була ул. Анда интеккәннәрен сөйли китсәңме... Фашист лагерендагылар дошманга баш ими. Яшерен оешма эшли. Әсирләр ничек тә бер-берсен курчаларга, үлемнән коткарып калырга омтыла. Тоткыннарны француз танк разведкасы азат итә. Хәрбиләр фронтка эләгә. Каһарманнарча көрәшкән якташыбыз күңелендә-йөрәгендә тупланган бөтен нәфрәтен, ачу-зәһәрен фашистларны дөмектерүгә сарыф итә. Сугыш чорында тапшырылмый калган орден-медальләре батыр яугирне инде тыныч вакытта эзләп таба... Минша Сәйфетдин улы гаиләсендә дә, эшендә дә үрнәкле була. Тормыш иптәше белән өч бала үстерә. «Борчылмагыз, без барыбер әйләнеп кайтырбыз», дигәне рас килә ир асылының.