Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
28 гыйнвар 2019, 18:53

Ленинград камалышы мәңге йөрәкләрдә

Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүгә быел 75 ел тулды. Бу тарихи датаны билгеләп үтү шәһәребездә дә матур бер йолага әверелде.

Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүгә быел 75 ел тулды. Бу тарихи датаны билгеләп үтү шәһәребездә дә матур бер йолага әверелде.
27 гыйнвар көнне Ленинград камалышындагы ватандашларыбызның батырлыгын искә алу максатыннан Җиңү волонтерлары, «Яшь гвардия» активистлары, юнармиячеләр «Солдат уйлары» һәйкәле янында җыелды.
Волонтерларыбыз «Ленинград җиңүе тасмасы» Бөтенрусия чарасына да актив кушылды. Алар шәһәрдәшләргә ике меңнән артык зәйтүн-яшел тасма, блокада турында сөйләгән язмалар таратты. Тасманың зәйтүн төсе — Җиңү, яшеле тормышны гәүдәләндерә.
Митингта катнашучылар кулларында Бөек Ватан сугышының иң аянычлы вакыйгаларының символын — 125 граммлы ипи кисәген тотты. Нәкъ шушы ипи нормасы язылган кәртечкәләр блокада вакытында алтыннан да кадерлерәк булгандыр.
Яшь буын алдында чыгыш ясаган хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов ленинградлыларны хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алды. Чара һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
900 көнгә якын барган Ленинград камалышында 630 мең кешенең гомере өзелде. Халкыбызның каһарманлыгын онытырга хакыбыз юк!

Читайте нас: