Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
15 Май 2018, 12:55

Ветеранда кунакта

Нарыш авылындагы бу йортка беренче генә килүебез түгел.

Нарыш авылындагы бу йортка беренче генә килүебез түгел.
2017 елда йорт хуҗасы, Бөек Ватан сугышы ветераны Нурислам Гыйльфан улын 95 яше белән котларга барган идек. Моннан тыш безнең «Туган як» гәзитенең күптәнге һәм тугры дуслары Вилдановлар гаиләсе. Хуҗабикә Саҗидә апа әйтүенчә, «әгәр мөмкин булса, көн дә алдырып укыр идем, кызганыч, атнасына ике генә чыга гәзитегез», ди. Менә быел да күрешергә насыйп булды. Бу юлы без Нарыш авылындагы 9 май бәйрәменә багышланган митингтан соң шәһәр советы депутаты Руслан Галимов озатуында бардык. Бик күңелле мизгелләр кичердек. Яшь депутат үз округындагы ветераннарны бәйрәм белән котлап, митингка килә алмаганнарны өйләренә барып котлады. Чәчәк гөлләмәсе белән тулы бер сумка күчтәнәч алып килгән депутат. Өлкәннәргә аеруча ихтирамлы һәм игътибарлы Руслан Рифкать улы. Бик җылы каршы алдылар үзен хуҗалар да (күрәсең, беренче генә очрашулары түгел) иркенләп аралаштылар, депутатка үзләренең көнкүреше, мәшәкатьләре турында бәян иттеләр. «Берәр сорау-үтенеч килеп чыкса, миңа шалтыратыгыз», дип Руслан Рифкать улы телефон номерын да язып бирде. Ә өлкәннәр зур канәгатьлек һәм горурлык хисе белән ул кәгазьне иң югары киштәгә алып куйды.
Нурислам абзый 1942 елда сугышка алынып, 1943 елда Белоруссия өчен барган каты алышларның берсендә сул кулын өздерә. Демобилизацияләнә. Элекке яугир бервакытта «мин инвалид» дип өйдә ятмый, 45 ел дәвамында «Башнефть» предприятиесендә бухгалтер булып хезмәт сала. Бер-берсен аңлап, тату гомер итүләренә дә 73 ел тулган. Аларга сокланмый мөмкин түгел, ярты сүздән кемгә ни кирәген аңлап торалар. Саҗидә апа тормыш иптәшенә назлап «Гөлкәем» дип дәшә. Нурислам абзый гел аның хәстәрен, ихтирамын, сөюен тоеп яши. «Рәхмәт инде, Саҗидәм аркасында гына шундый озын гомерлемен» — ди.
Без дә үз чиратыбызда бу искиткеч парга тигез озын гомер телибез, сәламәт булыгыз, без, яшьләргә, яхшы өлге һәм тәрбия чыганагы сез! Тагын шулай күңелле мизгелләр уңаеннан очрашырга насыйп булсын!


Ю. Дәүләтбаева, Л. Габитова фотосы.
Читайте нас: