Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
15 Май 2018, 13:00

«Снайперлар» булып уйныйбыз»

Җиңү көне алдыннан, 4нче «Ләйсән» балалар бакчасында илебез, бөтен кешелек язмышы хәл ителгән ерак көннәр искә алынды.

Җиңү көне алдыннан, 4нче «Ләйсән» балалар бакчасында илебез, бөтен кешелек язмышы хәл ителгән ерак көннәр искә алынды.
Бәйрәм концертына сугыш һәм хезмәт ветераннары Сәетгали Арслангали улы Сәлахов һәм Рәзинә Яхъя кызы Сабирова чакырылган иде. Балалар аеруча рәхмәт хисе белән шигырьләр укыды, җырлар башкарды. Бигрәк тә «Зәңгәрлектә күк» җыры астында башкарылган вальс тәэсирле булды. Уеннарсыз да булмады. «Снайперлар», «Зур эстафета», «Яралыга ярдәм» кебек уеннарда кызлар, малайлар үз осталыкларын, җитезлекләрен күрсәтте.
Бәйрәм ахырында балалар ветераннарны Җиңү көне белән котлады, чәчәкләр бирде. Җавап итеп, кунаклар куркыныч сугыш көннәре, авыр сугыш арты еллары турында сөйләде. Сугыш — бөтен кешелек дөньясы өчен хәвефле сынау ул.


А. ТИМЕРГАЛИНА, музыка җитәкчесе.
Читайте нас: