Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
10 Май 2018, 17:14

«Саф күгебез өчен рәхмәт сезгә, каћарманнар!»

Кояшлы-яңгырлы көн. Нәкъ Мостай Кәрим әйткәнчә:«Бер күзеңнән шатлык нуры сибелә,Бер күзеңнән әче яшь тама...»

Кояшлы-яңгырлы көн.
Нәкъ Мостай Кәрим әйткәнчә:
«Бер күзеңнән шатлык нуры сибелә,
Бер күзеңнән әче яшь тама...»
Бөек Җиңү хакында теркәлгән юллар ул. Төрле хисләр шаукымына урый торган кабатланмас бәйрәмебез...
Туган ил иңенә нинди сынау төшкән — барысын да күтәргән дәвер вәкилләрен хөрмәтләп искә ала торган көн. Шуңа күрә «Нефтьче» мәдәният ћәм ял паркына килүчеләрнең байтагы Бөек Ватан сугышында үз-үзен аямый көрәшкән ата-бабалары, туганнары фотосурәтләрен алып килгән иде бүген... Шундый якташларның берсе — Тәнзилә Сәхәбетдинова. «Үлемсез полк» хәрәкәтендә икенче ел катнашабыз, — ди мөлаем ханым. — Фотосурәттә — әтием Ислам Заћир улы Фәткуллин. 1926 елда туган. Яшьли фронтка озатылган. 933нче укчылар полкында хезмәт иткән. Яраланган. Безнең бәхеткә, туган якларга кайту насыйп булган кадерлебезгә. Кызганычка каршы, әтиебез 1993 елда гүр иясе булды... Аның хакындагы якты истәлек гаиләбездә ядкарьдәй саклана. 9 май безнең өчен, ћичшиксез, иң зур бәйрәм ул. Азатлык, Тынычлык, Иминлек бәйрәме! Инде менә ике онык үсеп килә. Булачак солдатлар. Киләчәктә Ватан сагында торучылар. Бар ышаныч-өмет аларда!»
Тәнзилә Ислам кызы бәйрәмгә оныгы Артем белән килгән икән. Артемга алты яшь, «Әкият» балалар бакчасына йөри. Бик матур, килешле хәрби киемдә үзе. «Җиңү көненә махсус булдырдык», ди дәү әнисе. Малай яугир карт бабасы турында олылар бәянләгәннән, өйдә сакланган фотолардан белә. Аның сыман батыр-кыю булырга омтыла. Балалар бакчасында Җиңү көненә карата бәйрәм иртәсе үткәрелгән. «Сугыш турында бик күп шигырьләр укыдык. Мин дә сөйләдем», ди тыйнак кына Артем. Егет кеше шулай аз сүзле була инде ул...
Чираттагы әңгәмәдәшләрем белән таныштырып узыйм. Гаилә башлыгы Ринат Гәрәев «Автосервис»та эшли. Хәләле Ирина 14нче балалар бакчасында шәфкать туташы. Кечкенә уллары Ярикка — биш яшь. Ринат дәү әтисе Миргазиян Әфләтун улы Гәрәевка кагылышлы шактый кызыклы, фәћемле мәгълүмат белән уртаклашты. «Бабам Белоруссиядә барган каты алышларда катнашкан. Брест крепостен саклаучылар сафында булган. Пленга эләккән. Аннан качып котылгач, партизаннар отрядына килеп юлыккан. Сугыш ахырынача шунда батырларча фашистларга каршы көрәшкән. Хәрби бүләкләре шул хакта сөйли... 1945 елда туган төбәккә кайту бәхете тигән бабакаема. Аннан инде тыныч хезмәткә тотынган. Нарышта тракторчы булып эшләгән. 1996 елда вафат булды дәү әтием... Аның белән горурланам, чиксез рәхмәтле мин. Әгәр дә бабаларыбыз ирек яуламаса, без дә булмас идек бит! Улыма да бәләкидән шул хакыйкатьне төшендерергә тырышам». Сүз уңаеннан. Ринат саф татарча, иркен аралаша. Ана теленә, мәдәниятенә ихтирамы күренеп-сизелеп тора. Яшь гаилә өчен аеруча күркәм, әћәмиятле күренеш. Сабыйларыбыз халыкчан мохиттә тәрбияләнә, дигән өмет бар шулай да!
... Рәт-рәт тезелеп киткән бихисап сәүдә нокталары буйлап ары атлыйм. Азык-төлек сатучы ханымнарның берсе белән гәп корабыз. Шәхси эшкуар Илмира Әхмәдиева икән. Янәшәсендә — улы Арсений. Әнисенә ярдәм итә. Арсенийга унике яшь, 20нче мәктәптә белем ала. «Туган як» гәзитеме? Беләм. Минем белән бер класста укыган малай турында язып чыктылар анда», дип ихлас елмая яңа танышым. Инде Арсенийның үзенә дә гәзиткә «эләгү» насыйп булды, җәмәгать... «Сезнең гаиләдә Бөек Ватан сугышы каћарманнары бармы?», дип сорыйм. «Әлбәттә, — дип җаваплый Илмира ханым. — Дәү әтием. Мәхмүтҗан Хәсән улы Хәсәнов. Фронтовик яугир. 2005 елда ташлап китте фани дөньяларны...» Әйе. Уйлый-саный башласаң, сугышка бәйле сагышлы хатирәләр сакланмаган бер генә гаилә дә юктыр, мөгаен. Чыннан да, Җиңү көненең «кояш балкый бер битендә. Бер битендә моңсу ай сыман!» Хаклы, мең кат хаклы Мостаебыз. Шәхсән үзе яугир фронтовик булу сәбәпле, шул хәтле дә төгәл, тетрәндергеч юллар тыелгысыз ташкындай ургылгандыр очкын каләменнән. Сугыш михнәтен фәкать үз башыннан үткәргәнгәдер...
... Паркта исә кояшлы-яңгырлы бәйрәм дәвам итә. Хәер, тора-бара яңгыр дигәннәре тәмам хушлашып «кул болгады», юмарт кояшкайга «тулы хокук» бирде, ахрысы. Көн тәмам аязды. Халык агымы да ишәя төште. Олысы-кечесе кызыклы чаралардан мәхрүм калмаска, бөтенесен күреп калырга ашыга, билгеле. Әкәмәт аттракционнар, кул эшләре осталары «шәћәрчекләре», сый-нигъмәт тулы өстәлләр; бихисап уеннар, конкурс-бәйгеләр... «Рухи азык» телисеңме? Сәнгать коллективлары чыгышлары белән хозурлан, җыр-моңга кушыл. Әнә, күңелләрне җилкендереп, тынлы оркестр башкаруында мәңге яшь вальс яңгырый. Чал чәчле апа-абыйлар биюгә төшә. Дөньяларын онытып, яшьлек чорындагы салмак көйгә талгын гына «бөтерелергә» керешә. Өлкән биючеләргә чәчәктәй нәфис-сылу кызлар, самими-эчкерсез сабыйлар кушыла. Гүя үзенчәлекле буыннар «чылбыры» хасил була. Сихри-тылсымлы «Май вальсы» тәэсире. Җиңү таңын яңарткан, изге мирас булып буыннан-буынга күчә барган илаћи моң...


С. ГАРИФУЛЛИНА, автор фотолары.
Читайте нас: