Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
10 Май 2018, 17:17

«Җиңү — безнең йөрәкләрдә»

73нче Җиңү язына да аяк бастык. Дәћшәтле сугыш ачысы илебезнең ћәр гаиләсенә кагылды. Шәћәрдәшләрне дә кайгы-хәсрәт җилләре читләтеп узмады. 570 якташ яу кырларында мәңгелеккә башын салды...

73нче Җиңү язына да аяк бастык. Дәћшәтле сугыш ачысы илебезнең ћәр гаиләсенә кагылды. Шәћәрдәшләрне дә кайгы-хәсрәт җилләре читләтеп узмады. 570 якташ яу кырларында мәңгелеккә башын салды...
Шатлыклы да, моңсу да бу бәйрәм көннәре якынлашкан мизгелләрдә кадерле ветераннарыбыз, яу кырларында башын салган батырлар ћәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә күп чаралар оештырылды.
8 майда ћәр төбәктәге ћәйкәл-обелисклар каршында тантаналы митинглар үтте. 4нче башкорт гимназиясендә белем алучылар тарафыннан әзерләнгән матур концертны караганнан соң, яугир туганнарының фотосурәтләрен тоткан 3а ћәм 3б сыйныф укучылары белән әңгәмәләшеп алдык (алар белән видеоязманы Инстаграмда tuganyak1990 карарга мөмкин).


Алина Мозафарова:
— Карт бабакаем Рәхим Фазлый улы Мозафаров 1918 елда туган. Ул укытучы булган. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка алынган. Берлинга кадәр барып җиткән. Бәхеткә, карт бабакаем исән-сау туган якка әйләнеп кайткан. Аның турында әбекәй сөйләгән хатирәләрдән беләм. Кадерле ветераннарга безгә — киләчәк буын вәкилләренә тормыш бүләк итүләре өчен рәхмәт әйтәсем килә!

Владимир Калинин:
— Картәниемнең әтисе Дмитрий Михайлович Боженко — Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул 1941-1945нче елларда фронтта хезмәт иткән. Мин аның белән бик горурланам.

Диләрә Хәйдәрова:
— Минем карт бабаем — Миргасыйм Нәҗип улы Нәҗипов 1913 елда туган. Әбекәй аның турында күп хатирәләр сөйләде. Ветераннарга рәхмәт әйтәсем килә, без аларның батырлыгын онытмаска тиеш.

Алсу Мөнәвир кызы Әхмитова, башлангыч сыйныфлар укытучысы:
— Картәтием Гыйндулла Гыйздулла улы Габдуллин — 1943 елдан Манчьжуриядә хезмәт иткән. Туган ягы, Бакалы районына, 1946 елда гына әйләнеп кайткан. Озак еллар водитель булып эшләгән, Октябрьский шәћәрен төзүдә катнашкан. 1996 елда картәтием бакыйлыкка күчте, аның якты истәлеге ћәрвакыт күңелләребездә сакланачак. Яшь буын халкыбызның тиңдәшсез батырлыгы хакында онытмасын өчен сугыш каћарманнары, тылда хезмәт куйган ватандашлар турындагы хатирәләрне балаларга ћәм укучыларга да җиткерәм.

Айгөл Шәйдуллина:
— Бу сурәттә — Әбелкәрам Хәлфетдин улы Шәйдуллин. Ул сугыш чорында Берлинда хезмәт иткән. Җиңүче-яугирләргә тыныч күк йөзе, бәхетле тормыш биргәннәре өчен рәхмәтлемен. Мин бабакаемнан ћәм барлык ветераннардан үрнәк алам, алар кебек Ватанга тугры, кыю ћәм максатчан буласым килә. Моның өчен иң тәү чиратта тырышып укыячакмын.
...9 майда Ленин исемендәге мәйданда тантаналы парад узды. Ћәр елдагыча, Җинү бәйрәмендә бик күп халык катнашты. «Үлемсез полк» сафларына басучылар быел тагы да күбрәк иде сыман.
Олысы-кечесеннән ясалган «тере коридор» аша үткәндә күңелдә туган соклану, горурлык хисен сөйләп бетерерлек түгел. Димәк, Ватан азатлыгы өчен көрәшкән илебезнең батыр ул-кызлары онытылмый, киресенчә аларның якты истәлеге, каћарманлыгы халкыбызны тагы да бердәм итә, милләтләр арасындагы дуслыкны ныгыта...
Тантаналы, моңсу шатлыкка уралган көнне шәћәрдәшләр нинди уй-тойгылар кичерә икән? Закирә Сөнәгатовага быел 90 яшь тулган. Ул митингка кызы Зәлифә Гыйниятова белән сугышта катнашкан абзыкае — Мәкәрим Сөнәгатовны ћәм тормыш иптәшенең әтисе — Шәмсетдин Ямгутдиновны искә алырга килгән.
— Дүрт бала үстердем, бүген инде 5 оныгыма куанып яшим, — ди Закирә Абдулла кызы. — Балалар, оныклар барысы да читтә: Уфада, Себер якларында. Бәйрәмне дә шунда каршылыйлар.
Закирә апа 13 яшьтән колхозда эшли башлаган. Сугыш чыккач, үсмер кыз өлкәннәр белән беррәттән иң авыр хезмәтне башкарган. Фронттагыларга азык-төлек, кием-салым әзерләшкән, төзелештә әсирләр белән дә эшләгән.
— Авыр чаклар күп булды. Әмма без түздек, бөтен ил белән күтәргән кайгы иде бит ул. Абзыкаемны фронтка озаткач, аның өчен бик хафаландык. Ул Ватанга намуслы хезмәт итеп, подполковник дәрәҗәсенә кадәр иреште. Ирем Мөнәвирнең әтисе — сугышта хәбәрсез югалганнар исемлегендә...

— Җиңү хәбәрен ишеткәч нинди хисләр кичердегез?
— Басуда сыер җигеп, җир тырмалаган вакыт. Бермәлне атка атланган җайдаклар күренде. Алардан: «Сугыш бетте!» дигән сүзне ишеткәч, малкайларны ычкындырып җибәрдек тә, китте шатлыктан елашу-кочаклашу...

— Шәћәрдәшләргә нинди теләкләр җиткерәсегез килә?
— Ветераннарны хөрмәтләсеннәр, сугышта ћәлак булганнар хакында онытмасыннар. Имин яшик, киләчәк тормышыбыз да бүгенге кебек матур, якты булсын.
Чираттагы әңгәмәдәшчем — Фәдия Латыйпова парадка кызы Клара ћәм кияве Рөстәм Ситдыйковлар, оныклары Тимур ћәм Алик белән чыккан.
— Тормыш иптәшем — Әгъзаметдин Латыйпов Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылыннан фронтка чакыру ала. Сугышны башыннан ахырынача үтә. Аның әтисе — Шәйхулла Сәмигуллин Иске Чүти авылыннан сугышка китә. Аңардан соңгы хәбәр 1942 елда, Дон елгасының уң ярындагы хәрби вакыйгалар башланыр алдыннан килә, — ди күз яшьләре аша Фәдия апа. — Мин 1941 елда туганмын. Сугыш башланганда Петрозаводскийдан поездның соңгы вагонына утырып, юлга чыкканбыз. Шул вакытта күктән ядрәләр ява башлаган. Ниндидер могҗиза булып, безнең вагонны афәт урап узган...
Фәдия Закир кызы 30 ел аяк киеме тегү фабрикасында эшләгән, ике балага тормыш бүләк иткән, ике оныгы бар. Зурысы — Тимур Уфада педагогия университетында, кечесе Алик Октябрьский нефть колледжында белем ала. Бүгенге көндә Фәдия апа балалары ћәм оныкларының игътибарын, игелеген тоеп, тыныч гомер кичерә. Хезмәт ветеранының күңелендә бер генә теләк яши: «Сугышлар башка кабатланмасын, илебезгә, якыннарыбызга кайгы-хәсрәт җиле кагылмасын»... Амин.

Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: