Җиңү Көне — безнең өчен иң зур, төп бәйрәм. Ул совет халкының фидакарьлеген, туган илгә сөю хисен чагылдыра. Авырлыкларны җиңеп чыккан ветераннар алдында баш иябез...
Рафаил Гатауллин — «сугыш балалары» дип аталган буыннан. Ул 1931 елда Борай районы Күрзә авылында дөньяга килә. Әтисе 1941 елда фронтка алына, 1943тә ћәлак була. Рафаил Лотфырахман улы, күпчелек яшьтәшләре кебек үк, әтисез үсә, сугыш ћәм сугыштан соңгы елларның бөтен авырлыгын кичерә. Сигезенче сыйныфтан соң колхозда эшли. 1952 елда Совет армиясе сафларына алына, полк мәктәбен тәмамлый. Армиядән соң 1955-58 елларда колхоз рәисе урынбасары, рәис булып эшли. Арытаба — ревизия комиссиясе рәисе, бригада җитәкчесе. 1965 елда хатыны белән Октябрьскийга күченә, тимер-бетон корылмалар заводына урнаша. Шул ук елда, шәћәр компартия комитеты юлламасы буенча, милиция органнарына җибәрелә, бүлек командиры вазыйфасында эш башлый. 1966 елда Алабуга милиция мәктәбен тәмамлый. 1972гә кадәр өлкән тышкы хезмәт инспекторы булып хезмәт куя. 1972 елда шәћәр советы депутаты була. Кыска вакыт эчендә үзен җаваплы хезмәткәр итеп таныта. Озакламый Рафаил Гатауллинны махсус комендатура начальнигы урынбасары итеп күчерәләр. 1987 елда милиция майоры дәрәҗәсендә хаклы ялга чыга.
Әмма пенсиядә дә тик утырмый ул. Шул ук елның августында «Промстройбанк» каршындагы инкассация начальнигы итеп тәгаенләнә. Арытаба берничә ел дәвамында БР инкассация хисап начальнигы вазыйфасында эшли.
Авырлыклар күп булса да, Рафаил Гатауллин хокук саклау органнарында эшләгән елларын сагынып искә ала. Зур тырышлык, фидакарьлек таләп иткән хезмәттә гаиләң, якыннарың хуплавы аеруча мөћим. Рафаил Лотфырахман улы бу яктан да бәхетле. Хәләле Мәхмүдә ханым иренең хезмәтенә ћәрчак аңлау белән карый. Гатауллиннар тормыш шатлыкларын, кыенлыкларын бергәләп үткәрә. Менә дигән ике кыз да үстергән ата-ана.
Эчке эшләр министрлыгы пенсионеры бүгенгәчә көр күңелле, көчле рухлы. Аның теләге — тормышыбыз хәвефсез, имин булсын. Йөрәкләр генә мүкләнмәсен...