Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
7 Май 2018, 17:06

Тыл батырлары

1941 елның 22 июне һәм 1945 елның 9 нчы мае. Шушы ике дата арасында Ватаныбыз тарихының аерым бер сәхифәсе ята.

1941 елның 22 июне һәм 1945 елның 9 нчы мае. Шушы ике дата арасында Ватаныбыз тарихының аерым бер сәхифәсе ята.
Ул — совет халкының Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясенә һәм аның союздашларына каршы 1418 көн һәм төн буена фидакарь көрәше сәхифәсе.
1941 елның 22 июне… Кояшлы ял көне була ул. Кинәт аяз көнне яшен суккандай, коточкыч аянычлы хәбәр килеп төшә: сугыш! Бу көнне кешеләрнең барлык уй-хыялларын чәлперәмә китергән сугыш башлана.
Сугыш... Нишләдең соң син? Син бит миллионнарча хатын-кызларны ирсез, аналарны баласыз, балаларны әтисез калдырдың. Әтиләре сугышка киткәндә йә туып, йә туарга да өлгермәгән күпме балалар калды. Әтиләре аларның барлыгын хат аша гына белгән, кайсылары белмичә дә һәлак булганнар. Әтиле балаларга кызыгып, үзләренең әтисез булуларына кимсенеп, әти кешене бер күрүгә, аның көчле кулын тоярга хыялланып үткән балачак...
Менә шушы дәһшәтле елларның шаһиты булган Мулла авылы кызы Әминә Афзал кызы белән Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү алдыннан без дә очрашып сөйләштек. Ул елларда эшләгән апаларны, балаларны хаклы рәвештә тыл батырлары дип әйтергә кирәк. Илебезгә фашист гаскәрләре аяк басканда Әминә апага да нибары 14 яшь була. Авылда төп эшче куллар булып шул балалар кала. Иң элек аларга 1нче мәктәп төзелешендә эшләргә туры килә. Ул вакытта Мулла авылы «Марат» колхозын берләштерә, зур-зур яшелчә теплицалары, 20 гектар бакчасы булган зур хуҗалык булып исәпләнә ул. 1942 елны Әминә Афзал кызын Түбәнкүлгә 2 атналык яшелчә үстерүчеләр курсына җибәрәләр. «Җәяү барып, җәяү кайтып йөрдек, — дип искә ала тыл ветераны. — Бер уфтанмадык, нинди генә эшкә кушсалар да, риза булып эшләдек тә, эшләдек. Чөнки аңлый идек, илебез азатлыгы хакына, тынычлык хакына без тырышырга тиеш. Башкача мөмкин түгел!»
Кышын әрдәнә кисүдә, җәен яшелчә үстерүдә мәшгуль була яшь бригадир. Бар эшне дә кул көче белән башкаралар, җирне көрәк белән казу, кул белән чәчү, тырмалау дисеңме...
1943 елны авылга тездән өстә бер аягын өздереп, Фатыйх Шәит улы кайта. Эшкә батыр, йөзгә матур яшь кызга бу хәбәр тиз килеп ирешә. Кемдер төрттереп әйтеп тә куя: «Шәит абыйның бер матур малае сугыштан кайткан әнә!» Әминә апа бирешә торганнардан түгел: «Кирәк булса, язган булса, эләктерәбез аны!» — дип шаярып әйтеп куя. Ният иткән, морадына ирешкән, дигәндәй, нәкъ шулай килеп чыга да. Көннәрдән бер көнне очраша бу икәү, һәм бераз очрашып аралашканнан соң гаилә коралар. Алар икесе дә бер үк көнне — 2 апрельдә туган. Шул бер аяклы сугыш ветераны белән озак еллар бергә тату гомер итеп, 4 бала тәрбияләп үстерә Әхмәдишиннар. Фатыйх абый 30 ел урам комитеты рәисе булып тора Мулла авылында, авыл советының салым агенты була. «Бик төпле, акыллы кеше иде, — ди тормыш иптәше турында Әминә апа. — Бакыйлыкка күчүенә дә быел 28 ел».
Бүген Әминә апа 8 оныгының һәм 13 оныкчыгының сөекле әбиләре. Балаларының игътибарын, назын тоеп, тыныч-имин тормышка куанып яши.
Һәр елны майның ямьле көнендә без Ватаныбыз намусы һәм азатлыгы өчен рәхимсез сугышларда һәлак булган, тылда, станок артында Җиңү хакына армый-талмый корал ясаган, колхоз кырларында көне-төне эшләп батыр совет сугышчыларына, иксез-чиксез илебез халкына күз яше һәм ачы тир белән сугарылган икмәк үстергән кешеләрне олы ихтирам белән телгә алабыз.

Читайте нас: