Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
7 Май 2018, 17:20

«Намусыбыз таза Ватан-ил каршында»

Туган көне 9 май аның. Бөек Җиңү көненә тап килә. Икеләтә бәйрәм, дигән сүз. Быел исә — өчләтә. 90 яшьлек юбилее Наҗия Хөсәен кызының! Кем уйлаган шушы яшькәчә җитәрмен, диеп. Алар буыны адәми зат күтәрмәслек сынауларга дучар булды ләбаса...

Туган көне 9 май аның. Бөек Җиңү көненә тап килә. Икеләтә бәйрәм, дигән сүз. Быел исә — өчләтә. 90 яшьлек юбилее Наҗия Хөсәен кызының! Кем уйлаган шушы яшькәчә җитәрмен, диеп. Алар буыны адәми зат күтәрмәслек сынауларга дучар булды ләбаса...


«Сезнең кебекләр сирәк»
Туймазы районы Япрык авылында туган ул. «Нужа казанында җитәрлек кайнаган кешемен», ди үзе хакында. Дөресе шул. Язмыш иркәләми аны. Кечкенәдән сеңелесе Сәхия (кызганыч, ул инде вафат...) белән әнисез калалар. Үги ана тәрбиясендә көн күрергә туры килә. Аннан ары — сугыш афәте. Гаилә башлыгына фронттан әйләнеп кайту, газизләрен күкрәгенә кысу бәхете насыйп булмый. Бер генә хаты килеп ирешә яугирнең: «Алышка кердек, исән-имин чыктык». Тәүгесе һәм соңгысы...
Ул чор михнәтен-йөген үсмерләр өлкәннәр белән беррәттән күтәрә. Көне-төне дигәндәй колхоз эшендә. Шул рәвешле белем алу да тәтеми күпләргә. Наҗия дә мәктәптә дүрт ел гына укып кала. Иртә олыгая ул чакларда малай-кызлар...
Сугыштан соң инде үз юлыңны сайлау мәле җитә. Кыю, тәвәккәл кыз «паспортым юк, метрика гына», дип икеләнеп тормый, Урыссу төзелеш оешмасына штукатур-буячы өйрәнчеге булып эшкә урнаша. Арытаба язмыш җилләре Октябрьский шәһәренә алып килә аны. Мәхәсим атлы Төрекмән авылы егетенә кияүгә чыга. Эш шунда ки, Наҗиянең мәрхүмә әнкәсе тумышы белән шушы авылныкы була. Туганнары янына кунакка килеп йөргән чибәр кызга бар күңеле белән тартыла егеткәй. Һәм, әйтергә кирәк, ялгышмый. Гомер бакый тәкъдиренә рәхмәт укый ул. Җае чыккан саен: «Синең кебек хатын бөтен Рәсәйдә дә юк», дип кабатларга ярата Мәхәсим Шакир улы.
Шөкер, тату гына яшәп китә яшь гаилә. «Тормыш ачысын шактый татыган, уңны-суңны ярыйсы аерган килеш төштем килен булып, — дип моңсу елмая Наҗия апа. — Шуңа Мәхәсимнәр йортындагы кыенлык-юклык та өркетмәде... Аллага шөкер, үз иттеләр, какмадылар ир туганнары. Бианай-биатай әйбәт карашта булды, кызлары сыман якын күрде». Зарланып бармый әңгәмәдәшем. Ә бит каты авырып урын өстендә яткан каенанасын хәстәрләү-тәрбияләү, хуҗалык мәшәкатьләрен тарту ансат булмагандыр. Үтә сабыр, тыйнак шул безнең апалар, һәммәсен ничек бар, шулай кабул итәргә күнеккәннәр.
... Ә гомер дигәнең чабыш атыдай һаман алга уктала. Ситдыйковлар гаиләсендә бер-бер артлы малайлары Миргасыйм, Зөфәр, кызлары Фәния аваз сала. Инде үз йортлары белән яшиләр. Наҗия ханым байтак еллар 4нче төзелеш идарәсендә хезмәт куя. Хаклы ялга исә «Туймазанефть» идарәсеннән чыга. Хәләленең һөнәре — нефтьче-операторчы. «Бик әйбәт, акыллы, ипле-тыныч иде Мәхәсим, — дип сагынып искә ала апабыз. — Улларыбызны эшкә өйрәтте. Гел аның кырында булышты малайлар. Балаларны намуслыкка, гаделлеккә өндәде. «Кеше әйберенә тиясе булмагыз, карагыз аны!», дип әледән-әле кисәтә иде мәрхүмем...» Гаилә башлыгы 1993 елда дөнья куя. Илебез өчен шактый катлаулы, хәтта ки «болганчык» заманалар... Шул ук елны ерак Үзбәкстаннан гаиләсе белән Зөфәр кайтып төшә. Килене Гөлнур белән ана-кыздай тату гомер кичерүенә дә 25 ел узып киткән ләбаса Наҗия апаның. Һай бу вакыт дигәнең... «Әнкәйгә рәхмәтлемен, — ди дулкынланган халәттә Гөлнур ханым. — Балалар үскәндә күз-колак булды, хуҗалыкны бөртекләп карады. Әле дә эшләргә тырышып яткан көне...» Каенанасы мактауга каршы елмая гына: «Кулларым тик тормасын, димен, кызым».
... Әлеге юлларны теркәдем дә, кисәк уйга калдым. Нинди сыйфатлары белән аеруча сокландыра, гаҗәпләндерә соң апа-әбиләребез? Җорлыгы, үткер-тапкыр сүзлелеге, шаянлыгы-шуклыгы таң калдыра түгелме тәү чиратта. Әнә бит, уйламаган-нитмәгән җирдән, Наҗия апа ягымлы тавыш белән җыр сузып та җибәрде:

«Москвалар бар чагында,

Уфа нигә кирәк ул.

Сезнең кебекләр күп түгел,

Булса да, бик сирәк ул».
Йөрәк януларын, күңел ярсуларын җыр-моң белән басарга гадәтләнгән шул халкым. Гомер бакый халыкчан җырларга мөкиббән яңа танышым да. «Хәния Фәрхине яратып тыңлый идем, әрәм булды яшь көе...», ди. Шул ук вакытта дин, әхлак-әдәп төшенчәләренә җитди-төпле мөнәсәбәттә. «Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен, — ди. — Нәселебездә дини юлдагылар җитәрлек булган. Инде менә оныкларым сөендерә. Илгиз, Исламия ныклап дини гыйлем эстәүдә. Тәрбияле, инсафлы адәм баласы яхшы уй-нияттә була, игелек кылырга тырыша бит ул». Наҗия Хөсәен кызы — гомумән ифрат бәхетле дәү әни. Җиде оныгы, дүрт оныкасы тормышын ямьли-бизи аның. «Әбекәй!», дип өзелеп торалар. Балдан татлыларына дәү әни тиң ярлар, гаилә иминлеге тели. «Бер-береңне аңлап яшәү мөһим, — дип ассызыклый ул. — Ир-хатынга акыллы, түземле булырга кирәк. Калганы килер акрынлап... Тормышлар бигрәк әйбәт бит хәзер. Әлеге кебек туклык-муллык элек төшкә дә кереп чыкмый иде, балалар...» Авыл җәмәгатьчелеге, ветераннар советы җитәкчелегенә аерым рәхмәт сүзләрен юллый әбиебез. 9 май бәйрәмендә күчтәнәчләр күтәреп киләләр, котлыйлар, хәл белешеп торалар. Яраткан «Туган як» гәзитенә бушлай яздыралар. Куанмаслык мени?! Ә туган көнгә килгәндә... Коръән ашы уздырып үткәрә аны күпсанлы туган-тумача. Быел исә «Чулпан» кафесында уздырырга ниятләре. Күркәм юбилей уңаеннан тәбрикләргә килгән кунакларның һәммәсе сыярлык булсын!

С. ГАРИФУЛЛИНА, автор фотолары.
Читайте нас: