Шулай дип тели фронтовик ветеран яшь буын вәкилләренә. «Сәламәт булыгыз. Озак елларга җитәрлек тазалык, күңел көрлеге телим. Ә иң мөһиме – һичнинди сугышка урын калмасын».
Николай Миронович Судничников. Агымдагы елның август аенда 93 яшен тутырачак ветеран яугир ул. Чыгышы белән Шаран төбәгеннән. Ишле гаиләдә туып үскән. Мәктәп елларыннан ук, башка яшьтәшләре сыман, колхозда ныкышмалы хезмәт куйган. 1943 елда Совет армиясе сафларына алынган, Ырымбур өлкәсендәге хәрби училищега җибәрелгән. «Әллә ни укып булмады, – ди Николай Миронович. – 1944 елның 13 июлендә фронтка озаттылар. Беренче Украина фронты составында, 441нче полкның автоматчылар взводында хезмәт иттем. Сугыш ахырынача пехотада булдым». Бихисап томанлы-тузанлы сугыш юлларыннан атларга туры килә яшь солдатка. Львов-Сандомир, Висла-Одер операцияләре. Дошман уты астында әллә ниткән чит-ят атамалы елгаларны кичеп чыгу. Югары Силезия, Берлин юнәлешендә һөҗүмгә күчкән гаскәриләр арасында безнең якташыбыз да була. Германиягәчә барып җитә. Бөек Җиңү көнен Дрезденнан ерак түгел шәһәрчектә каршылый ул. «Шатлык эчкә сыймый. Хисләр ташып ургыла, – дип хәтерли ветеран. – Автоматлардан атарга керештек. Җиңү! Никадәр югалтулар, кан-яшь аша яуланды бит ул. Фронтташ дусларның күпмесе һәлак булды. Якташ егетләр яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Барысы да истә...»
Сугыш тәмам. Әмма Н. Судничников өчен хәрби хезмәт дәвам итә әле. Ташкентка офицерлар хәзерләүче курсларга юллама ала каһарман егет. Хәрби авиацияне хезмәтләндерү өлкәсендә Ватан алдындагы изге бурычын үти. Гомерлек тормыш юлдашын да шул якларда очратырга насыйп булган икән үзенә. Сылу шәфкать туташы Люба белән язмышларын бәйли алар. «1948 елның 23 апрелендә өйләнештек. Любаның туган көнендә, – дип елмая Николай Миронович. – 70 ел бергәбез!» 70 ел. Кулга-кул тотынышып, куанычын-хәсрәтен бүлешеп, һәрдаим бергә атлый гүзәл пар...
Октябрьскийга 1950 елда килеп төпләнә Судничниковлар. Гаилә башлыгы байтак еллар газ-нефть тармагында намуслы хезмәт куя. Бер үк вакытта нефть техникумында, институтында белем ала. Барына да өлгерә. Җәмәгатьчелек тормышының эчендә «кайный». «Югары оештыру сәләте, кешеләрне җәлеп итү, сугыш чорында алган чыныгу Николай Мироновичның тормышында ачык чагылыш таба, – дип ассызыклый шәһәр компартия комитетының беренче секретаре Анатолий Салай. – Шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, ул бүген дә яшь буын вәкилләренә хәрби-патриотик, әхлакый, хезмәт тәрбиясе бирү эшен дәвам итә. Шәһәребездә иң тәҗрибәле, абруйлы лекторларның берсе ул. Аның ялкынлы чыгышларын яшьләр көтеп ала». Н. Судничниковның шәһәр ветераннар берләшмәсе эшендә актив катнашуын дә өстик. Еллар киртә түгел, һәрчак алдынгы сафта тынгысыз якташыбыз!
Ветеранның фидакарь хезмәте бәһасыз калмый, билгеле. Николай Миронович – Октябрьский шәһәренең мактаулы кешесе. Аның күкрәген күпсанлы хөкүмәт бүләкләре бизи. Бөек Ватан сугышында күрсәткән каһарманлыгы, тыныч хезмәттә, җәмәгатьчелек тормышында яуланган уңышлары хакында анык бәянли алар. Өч орден, 30 медаль. Янә дә бихисап Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары...
Ә инде хәләле Любовь Васильевна белән әңгәмәләшү барышында фронтовик яугирнең күркәм кешелек сыйфатлары тагы да ачыла төште. «Гадел, тырыш булды. Холык-фигыленә сокланам. Ипле-тыныч, үтә җавапчыл, игътибарлы. Эчү-тәмәке тарту ише белән гомумән мавыкмады. Бөтен кешегә ярдәмчел. Шуңадыр, дус-иптәшләре күп булды. Хәзер байтагы юк инде якты дөньяларда... Укучы яшьләр алдында һаман чыгыш ясый. Тып-тын калып тыңлыйлар үзен... Мактанып әйтүем түгел, 70 ел бик тә бәхетле гомер кичердем сөекле ирем белән! Чын терәк, сердәшче-киңәшче ул миңа». Хуҗабикә үзе дә гаҗәеп җылы тәэсир калдыра. Килеш-килбәте, мөлаем йөз сызатлары әле дә чибәрлеген, нәфислеген җуймаган. «Бөтен матурлык, яхшылык аңарда тупланган, – ди күз карашыннан нурлар сирпелгән Николай Миронович. – Гаиләбез башлыгы – ул. Өлешемә тигән көмешем. Язмышымда төп ярдәмчем, ныклы ышанычым».
Сүз уңаеннан. Любовь (исеме дә нинди ич әле – Мәхәббәт!) ханым гомер бакый яшьли сайлаган һөнәренә тугры калган. 40 ел дәвамында шәһәр медсанчастендә шәфкать туташы вазыйфаларын башкарган. Миһербанлылык билгесенә әверелгән хезмәт иясе! Гаҗәп. Бер-берен искиткеч тулыландыра ирле-хатынлы Судничниковлар. Хисләре дә сүнми-сүрелми. Тәкъдир тикмәгә генә очраштырмагандыр, ахры, үзләрен... «Озын гомерле Гаилә бәхетенең сере нидә соң?», дип сорамый булмастыр шулай да соклангыч пардан. «Бәлки ышанмассыз да. Ныклап ачулашканыбыз, сүзгә килгәнебез юк. Ызгышлар гаиләне бик какшата, дигән фикердәбез. Шундый да күркәм яшәешне нилектән ямьсезләргә, бозарга әле?! Без менә хәтта аз гына әрепләшсәк тә, икәүләп авырый башлыйбыз, – ди шаярту катыш әңгәмәдәшләрем. – Гомумән, бер-береңә юл куярга өйрәнергә, үзара аңлашырга омтылырга кирәк». Урынлы, иң әһәмиятлесе – байтак еллар дәверендә сыналган киңәш.
Шунысына да игътибар ителде, хуҗалар һичнигә зарланып бармый. Кызыксыну даирәләре шактый киң булу да сәбәпчедер моңа. Яңалыклар белән даими танышып баралар, укырга һәвәсләр. Яшьләргә уңай мөнәсәббәттәләр. «Сугыш хатирәләрен мөкиббән китеп тыңлыйлар, бихисап сораулар бирәләр, – Николай ага канәгать елмая. – Ошый миңа укучы балалар, егет-кызлар белән очрашулар. Битараф түгел ил тарихына алмашчыларыбыз!» «Безгә элек-электән яшьләр еш килә, – ди хуҗабикә. – Әйбәтләр, ихтирамлылар. Озаклап сөйләшеп утырабыз, ихлас аралашабыз. Күңелле алар белән». Янә таң калдырганы – Николай Мироновичның әлегәчә «дүрт тәгәрмәчле дусты»ннан аерылмавы. «Москвич»ым һаман йөри. Ифрат яратам руль артында гизәргә. Шулай берзаман «гаишник» туктатты. Карый-тикшерә – бар документ тәртиптә. «Һаман йөрисең, бабай, ә?», дигән була. «Йөзгәчә йөрергә әле исәп», минәйтәм... Соңгы вакытта әллә ни «җилдереп» булмый анысы, яшь үзенекен итә. Әмма ләкин машинам тулы әзерлектә!» Ирексездән дәртле-дәрманлы җыр юллары искә төшә:
«Тыныч кешеләр без.
Әмма безнең бронепоезд
Запас юлда тора һәрчакта!»
«...Фронтта бертуганым Петр һәлак булды. Өлкән абыем Григорий сугыш башыннан ахырынача дәһшәтле сугыш юлларыннан атлады. Каты яралары яшәргә ирек бирмәде үзенә, вафат булды... Кыз туганым Нина да фронтовичка. Булачак ире белән дә сугышта таныштылар», дип хәтер йомгагын сүтә ветеран. Әйе. Һәр гаиләдә диярлек ядкарьдәй кадерләп саклана андый сәхифәләр. Иң мөһиме – һәммәбезгә азатлык китергән, ирекле көннәр бүләк иткән батырларыбыз даны югалмасын. «Йөзләр, меңнәр, миллионнар булып, утка кергән Ватан солдаты»ның якты истәлегенә тап төшермик!