Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
7 Май 2018, 17:10

«Безнең өйнең яме»

Нигъмәт-сыйдан сыгылып торган ул бәйрәм табынының түрендә урын алган янә бер хөрмәтле апа — Зәбирә Нигъмәтҗан кызы Хисаметдинова.

Нигъмәт-сыйдан сыгылып торган ул бәйрәм табынының түрендә урын алган янә бер хөрмәтле апа — Зәбирә Нигъмәтҗан кызы Хисаметдинова.
Ул Наҗия Хөсәен кызының ике туганы. Кардәш кенә түгелләр, яшьтәш-ахирәтләр дә. Зәбирә апага быел 90 яшь тулган. Шактый гыйбрәтле, маҗаралы язмышлы ханым ул. Тулы бер әсәр язарлык. Үзеннән рөхсәт алып, хәтер йомгагын бергәләп сүтик, тетрәндергеч сәхифә битләренә аз-маз күз салыйк...
Зәбирә апа — Төрекмән кызы. Гади авыл гаиләсе, гадәти тормыш. Һәм дә... коточкыч сугыш! «Әтиемне фронтка озаттык. Ул киткәндә, әнием йөкле килеш калган иде. Газизебезнең яу кырыннан хаты килде: «Кем туса да, берүк какмагыз... Без ут эченә керәбез. Әллә кайтам, әллә юк». Күңеле сизенгәндер, энекәшебез (аңа Фәнис дип исем куштык) туган көнне әткәйнең үлем хәбәре килеп иреште. Елый-елый шешенеп беттек...» Зәбирә апа тыныч кына сөйли, еракка төбәлгән ямансу карашы исә һаман томанлы балачакта сыман... «Колхоздагы бөтен эшкә дә җигелдек инде, — дип дәвамлый бераздан. — 1945 елның 9 май көнендә дә урман кисүдә идек. Берзаман кемдер кычкыра: «Бросайте все, война кончилась!» Яшь кенә килеш тол калган бичара хатыннар елаша. Мин дә үксим, әтиемне уйлыйм. Озак көттек без әткәйне. Менә-менә кайтыр кебек иде...» Чыннан да, үлем хәбәре килеп тә, исән-имин туган төбәгенә кайту бәхетенә ирешкәннәр булган ич ул чакларда! Өмет яшәтә ахыргача адәм балаларын.
... Ә тормыш дигәнең үз көенә ага бирә. Яшьли Төрекмән артелендә итек басучы да булып эшли кыз. Вакыты җиткәч, Мөхәммәтҗан атлы Нарыш егете белән язмышын бәйли. Көйле генә яшәп китәләр. Әмма... Тәкъдир сынауларын өеп куйган икән әле. Нилектәндер гаепләнгән ир читкә озатыла. Гаиләсе дә аның белән, билгеле. Төрле тарафларда яши-эшли торгач, кырыс табигатьле Магаданга җибәрәләр үзләрен. Шактый гомерләре шул төбәктә уза Хисаметдиновларның. «Ирем приискларда эшләде. Шул сәбәпле еш күченеп йөрергә туры килде. Үзем пешекче идем. Сигез айлык улым каты авырып китте, гүр иясе булды...» Бала кайгысы. Аны фәкать үз башыннан кичергәннәр генә тирәнтен аңларга сәләтле, диләр. Хактыр. Әмма алда никадәр хәсрәтле, коточкыч мәлләр көткәнен сиздеме икән ул чакта Ана йөрәге...
Яшәеш исә һичнигә карамый, ыгы-зыгылы мәшәкатьләрен мулдан өләшә. Гаиләдә Зөһрә исемле кызчык, Сәгыйть атлы малай пәйда була. Бары да җайлана, эзгә төшә сыман. Мөхәммәтҗан ага сөекле хатынын ничек тә хөрмәтләргә, тормыш авырлыкларыннан курчаларга-якларга омтыла. Кызгана. «Кайгыны күп күрдең, инде җиткәндер», дип кабатлый еш кына. Ах, син әйткәнчә, фаразлаганча булса иде лә. Юк шул, юк... Тәүдә гаилә башлыгы каты авырудан бакыйлыкка күчә. Аннан ары... Башка сыймаслык фаҗигале вакыйгалар. Бер елдан соң Зөһрә суга батып үлә. Гәүдәсен икенче елны гына табып алалар. Янә дә бер елдан... Сәгыйть ике иптәше белән ауга юллана. Барысы да гадәтичә. Төнендә «дус»ларның берсе йокыга талган иптәшләрен атып үтерә. Байлык өченгәме, акылдан шашуымы, кем белә. Ни аяныч, «алтын бизгәге» дигәннәре кинода гына түгел, чынбарлыкта да сагалый адәми затларны... Якын дусларын юк иткән бәндә исерек килеш барысын да танышына сөйләп бирә шулай да. Җинаятьче җәзага тарттырыла. Тик аналарга газиз улларын кем кайтарыр? Ятим калган бер гаепсез сабыйларга әтиләрен кем алыштырыр? Сугыш чорында бер хәл. Тыныч вакытта вәхшилек кылучылар икеләтә-өчләтә куркыныч, чиркангыч!
«Ничек түздегез барына да?» Кыяр-кыймас сорау бирәм Зәбирә апага. Тыйнак-сабыр гына җаваплый: «Еладым да, еладым инде...» Юк кузгатмыйк, тоз салмыйк кан саркыган йөрәк җәрәхәтенә. Сөйләшүне башка юнәлешкә күчерик...
2006 елда туган якларга кайтып төпләнә әңгәмәдәшем. Туганнары чакыруы-үгетләве нәтиҗәсендә, билгеле. Кемгәдер кыенлык тудыра торган җаннардан түгел ул. Киресенчә, һәрчак үзе тәүгеләрдән булып ярдәм кулы сузарга әзер. Исеменең гарәпчәдән тәрҗемәсе дә күп нәрсә хакында сөйли ич аның: көчле, куәтле, ныклы... Йорт-җирен сатмый ханым, күршеләренә калдыра. Дөнья хәлен белеп булмый, кире кайтып әйләнергә туры килмәгәе. Газизләре җирләнгән каберлекләрдән туфрак та ала Зәбирә апа. Янәшәдә сыман тоелсын йөрәк парәләре, күз нурлары...
Төрекмәндәге төп йортта гаиләсе белән энесенең улы Фәнил яши. Шунда сыена да инде газизләрен мәңгелеккә югалткан ана. Сөенечкә каршы, бик җылы каршылыйлар үзен. «Ул чактагы Зәбирә апа һаман күз алдымда тора, — ди Фәнилнең хәләл җефете Нурия. — Соңгы мода буенча киенгән, ыспай-пөхтә, заманча прическалы чибәр апа иде ул. Озак еллар урыс мохитендә яшәү сәбәпле, татарча бик сөйләшми. Хәзер — бөтенләй башкача. Гел үзебезнең авыл, татар әбисе!» Чыннан да, Магадан якларында 48 ел гомер кичергән якташыбыз тәмам үз асылына кайткан. Татар телендә шундый саф-матур сөйли, искитмәле. «Яңадан татарга әйләндем», ди үзе шаяру катыш.
Дингә тартылуы да очраклы түгел милләттәшебезнең. Кем әйтмешли, Аллаһы Тәгалә үзе эшкәрткәндер ахрысы. «Зәбирә апа авылга кайтып төшкән көнне өйдә Коръән ашы уздыра идек. Шулай туры килде», ди бит әнә Нурия ханым да. Кабул иткән, димәк, изге ата-бабалар рухы алыстан кайтып төшкән баласын...
Шул да мәгълүм булсын, догаларны ихлас укый, барча якыннарына, туган-тумачага багышлый. Бүгенге көнкүрешенә куанып туялмый. «Мәхрүм иттем сабыйларыңнан, тагын бирдем сиңа балалар», дигәндер инде Ходаем. Бөтенесе үз нарасыйларым кебек кадерле бит миңа», ди яшь катыш. Мондый да ягымлы-мөлаем мөнәсәбәтне бүтәннәр тоймый диме. «Кояштай яктылык сибә Зәбирә апа. Өйнең яме, ачкычы ул, — дип җөпли Нурияның Туймазыда яшәүче туганы Зәйнә ханым да. — Кайчан килмә, балкып-елмаеп каршы ала, чәен әзерли. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз, үткәннәрне искә төшерәбез. Бөтен кешегә дә игътибарлы, яхшы мөгамәләдә апабыз».
Инде икенче-өченче буын туган-тумачага килгәндә, үз әбиләредәй ярата, хөрмәт итә оланнары Зәбирә Хөсәен кызын. Йорт хуҗаларының Алсу исемле сөйкемле кызчыклары уртак фикерне чагылдыра булса кирәк: «Мин аны бик яратам, әйбәт әби ул. Бүтән әбиләремне дә яратам...» Күңелгә хуш килгәне — Алсу байтак догаларны яттан белә, бар булмышын биреп укый. Эчкерсез кыз бала башкаруында аеруча фәһемле, үзенчәлекле яңгырый ул изге юллар. Ирексездән шундый фикергә киләсең. Бердәм, дус-тату гаилә мохите, тәрбиясе — әхлак-әдәп нигезе, чын мәгънәсендә бәхет чыганагы. Барысы да туган йорт тупсасыннан башлангыч ала...
Очрашуыбыз ахырына якынлаша. «Көннәрегез нинди шөгыльләр белән уза соң, Зәбирә апа?», димен. «Элегрәк бәйли идем. Хәзер инде күз аермый... Телевизор карыйм. «БСТ» каналы тапшырулары бигрәк тә ошый. Яңалыклар тыңлыйм, концертлар карыйм. Укырга электән һәвәс идем. Әле балаларым укыганны кинәнеп тыңлыйм. Зур рәхмәт әйтәсем килә туганкайларыма. Миңа күрсәткән игелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын, Ходаем. Илдә тынычлык-иминлек кенә булсын. Сугыш утлары кабына күрмәсен...»
Әйе. Сугыш кына булмасын! Катмарлы тормыш юлы үткән, язмыш кыерсытуларына карамастан, намус кушуы, гаделлек кануннары буенча яшәгән гаҗәеп буын вәкилләренең уртак теләге бу. Авыр еллар йөген үз иңендә күтәргән, Бөек Җиңү таңын аттырган ихтирамга лаек өлкәннәребез абруе, каһарманлыгы, фидакарьлеге җирдә ятып калмый, киләчәк буын йөрәгендә сүнмәс очкын булып кабына, якты хатирәләрдә яшәвен дәвам итә.

Читайте нас: