Сугыш чоры балаларының сәламәтлеге безнекеннән ныграк, дибез.
Бу, бәлки, чыннан да шулайдыр. Күпме сынаулар үткән бит алар: ачлык-ялангачлыкны, сугыш михнәтләрен... Шундый олуг яшькә җиткән якташларыбызның берсе — хезмәт ветераны Җәмил Гарәфетдин улы Хәсәнов Туймазы шәһәрендә гомер кичерә. 14 февральдә ул 90 яшен билгеләде.
Чыгышы белән Җәмил Хәсәнов Шаран районы Бурсык авылыннан. Алты яшеннән үк гармун тартырга икетуган абыйсы Миргазиян өйрәтсә, Кәрим исемле туганы гармун төзәтү серләренә төшендерә. Менә шушы бер-берсеннән күпкә аерылмаган ике кәсепне Җәмил абый гомере буе ташламаган. Илебезнең иң катлаулы, иң авыр чорларында да! Ә тормыш кыенлыкларын ул балачактан ук үзе дә җитәрлек татыган. Бабасы Хәсән, ике ел буена җәяү хаҗга барып кайта. Ун балалы Фәһриҗиһан белән Гарәфетдинне (Җәмил абыйның әти-әнисе) йорт-җирләрен, 2 ат, 4 баш сыер, 20 баш сарыкны тартып алып, сөргенгә озаталар. Кара урман эчендә яши алар. Ачлыктан бер сеңлесе җан бирә. Мондагы халыкны юньләп ашатмыйлар. Үләргә дип җибәрелгән адәм балалары кемгә кирәк? Вафат булганнарны күмеп тору булмый, чыгарып кына ташлыйлар. Әтиләре, Гарәфетдин абзый, башка ирләр белән бергә урман кисә. Мондагы хәлләргә чыдый алмый, башта әти-әниләре кача. Аннан — Мөнирә белән Җәмилне абыйлары, алып китә. Алай да туганнарын табалар. Әти-әнисе урманда качып яши, бала-чага урамда хәер сорашып, тамак ялгый. Аларны ул вакытта бик нык эзлиләр, ләкин эзәрлекләү озакламый туктатыла, һәм алар районнар аша, анда көн күрә-күрә, Бурсык авылына кайтып төпләнәләр. Колхозга керәләр. Инде азрак тынычланып яши башлаганда гына, Бөек Ватан сугышы башлана. Туймазы вокзалына авылдашларын ничә генә тапкыр озата бармый Җәмил Хәсәнов! Гармунын тартып! Күз яше җыела барса, вокзалны су басар иде! Халык өелешеп елый. Гармунчы уйный: солдат китсә дә, яраланып кайтса, я кара хәбәр килсә... Әтисе бу вакытта трудармиядә. Ә сугышка киткән өч абыйсының берсе дә исән әйләнеп кайтмый, яу кырында ятып кала. 1928 елгы Җәмил Хәсәнов, яшьтәшләре белән бергә фронтка китәргә әзер була инде. Әгәр 1945 елның язы җиңү алып килмәгән булса, ул да ут эченә китми калмас иде, мөгаен.
— Ил өстенә ачы кайгы өерелеп килсә дә, сугыш башыннан ук халык «җиңелмибез» дип ышанып яшәде. Шушы ышаныч яшәткәндер дә инде. Илнең җиңелгәне тарихта булмавы ышанычны тагы да арттырды. Ләкин фронтта да, тылда да халык күп кырылды. Яу кырында пуля, бомбадан үлсә, тылда — ачлыктан. Соңгысыннан да куркыныч нәрсә юк! Камчы белән ярганнан да көчлерәк җәзадыр ул. Бар ашаган нәрсә: бәрәңге. Эшләгән кешегә колхоз көненә бер умачлы аш пешереп ашата иде. Ипекәй күргән юк. Туймазыга барсак, пекарня төбендә юри басып тора идек. Икмәк исен иснәсәң, туюын туймыйсың, беразга күңел була. Ач кешенең җилгә каршы барырлык та хәле юк иде. Без, үсмерләр, иртәнге өчләргә кадәр сабан сөрәбез, кибән коябыз. Эшкә чыкмый калырга ярамый. Хәрби чорның законнары каты иде, — дип сөйли Җәмил абый.
Үзе минем белән әңгәмәләшә, үзе җәһәт кенә сикереп торып, гармунында берәр матур көй уйнап җибәрә! Ә андагы гармуннар: бараксин, татар тальяны, саратовныкы, хромка дисеңме! Бизәкләрен үзе куйган, ватык гармуннарга җан өргән ул. «Гармун матур да, моңлы да булырга тиеш!» — дип кенә җибәрә үзе. Улы Тәлгать тә ярдәмләшә икән. Гармун сатып алырга кайдан гына килмиләр: Туймазыдан гына түгел, Башкортстанның, Татарстанның төрле төбәкләреннән!
... Әнә шул гармун тавышы, җыр-моң да көч биргәндер Җәмил абыйның үзенә дә, замандашларына да. Җиңү көнне гармунын бөтенләй кулыннан төшермәгән. Сугыш башланганда моңсу-кайгылы көйләр яңгыратса, сугыш беткән көнне шатлыктан дәртле-күңеллеләрен сузгандыр ул, мөгаен да. Хәер, анда да күз яшьсез булмагандыр. «Сугыштан кайтканнар арасында кулсызлар, аяксызлар, я күзсезләр күбрәк иде. Бер авылдаш абзыйның кул сөяге бөтенләй юк, икенчесе тома сукыр көйгә әллә ничәмә еллар яшәде әле», — дип ачынып сөйли әңмәдәшем. Сугыштан соң да илне тергезү җиңел булмаган әле, ачлык-ялангачлык дәвам иткән.
Сугыш тәмамлангач, Җәмил Хәсәнов шоферлар курсын тәмамлый һәм бу һөнәренә дә гомере буе тугры кала: Туймазы автоколоннасында водитель булып эшли, аннан «Ашыгыч ярдәм» машинасын, Башнефтьтә автобус йөртә. Санап бетмәслек Мактау кәгазьләре белән бергә иң мөһим награда: «Отличник-водитель». Машинада оста йөрү Җәмил абый тормышының бер мөһим ягы булса, икенчесе — виртуоз гармунчы булу. Параллель барган икенче һөнәренең югары күрсәткече — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Бу исем дә җиңел бирелмәгән. 1978 елдан алып, район Мәдәният йортлары өчен тирә-яктан яхшы гармуннар алып кайту, Туймазы, Башкортстан, Татарстан гармунчылар бәйгеләрендә бүләкле урыннар яулау, сабантуйларда (Ленинградта үткән Русия сабантуйларында да!) катнашу кебек зур хезмәтләре өчен бирелгән ул дәрәҗә.
Саубуллашканда гәзит аша яшьләргә җиткерәсе сүзен әйтеп калырга ашыкты аксакал: «Үзебезнең татар-башкорт йолаларын онытмасыннар иде, өйрәнсеннәр. Җыр-моң тәнгә сәламәтлек, җанга яшәү дәрте өсти. Тәмәке, аракы белән мавыкмасыннар, алар гомерне кыскарта гына».
Чынлап та, туксан яшен тутырса да, җилдереп машинасында йөри, җитез атлап, хәрәкәт итә әле Җәмил абый Хәсәнов. Алда аны яңа конкурслар, очрашулар көтә. Быел да Җиңү бәйрәмендә аягүрә басып гармун тартырга исәбе икән. Әфарин!