Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
18 апрель 2018, 12:42

Хәтер югалмаска тиеш!

Җиңү бәйрәменә дә санаулы көннәр калып бара. Димәк, чираттагы «Үлемсез полк» хәрәкәтенә әзерлек башланды, дигән сүз.

Җиңү бәйрәменә дә санаулы көннәр калып бара. Димәк, чираттагы «Үлемсез полк» хәрәкәтенә әзерлек башланды, дигән сүз.
Октябрьский шәһәрендәге «Үлемсез полк» хәрәкәте координаторы булып рәсми ышаныч язуы алды. Хәрәкәтнең бар асылы, мәгънәсе — буыннарның шәхси хәтер тарихында. Полк колоннасына газиз туганнары — Бөек Ватан сугышында катнашкан буын вәкилләре исемнәре теркәлгән фотосурәтләрне күтәргән кешеләр кушыла. «Үлемсез полк»ның төп максаты — һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышы буыны турында шәхси хәтерне күз карасыдай саклау. Полк сафына, нинди диндә, милләттә, сәяси һәм башка карашта булуына карамастан, теләсә кайсы гражданин баса ала. «Үлемсез полк»та катнашу шуны күз уңында тота — үз туганын хәтерләгән һәм хөрмәт иткән һәркем 9 Май көнендә аның фотосы-исеме белән шәһәр урамнарына чыга.
Исегезгә төшерәбез, moypolk.ru хәрәкәт сайтында да эш дәвам итә. Әлеге вакытта анда кулланучылар тарафыннан туганнары хакында белешмәләр кертелә. Шул да мәгълүм булсын, шәһәребездәге «Үлемсез полк» яңа проектка башлангыч сала. Аның исеме: «Сугышны Мәхәббәт белән җиңеп...» Проектның максаты — Бөек Ватан сугышы чорын кичергән аналарны, дәү әниләрне, барлык хатын-кыз туганнарны искә алу. Гүзәл затлар коточкыч авыр шартларда тылда хезмәт итте, балалар үстерде, ирләрен көтте, үлем хәбәре алып хәсрәтләнде, яраланган ир-атларны тәрбияләде. Солдатлар белән беррәттән, гади хатын-кызлар батырлыгы да «Үлемсез полк» елъязмасында теркәлергә тиешле. Аналар, картәниләр турындагы хатирәләрне язма килеш тә, видеоролик рәвешендә дә бирергә мөмкин.
Үз әбием, Маһинур Фәйзуллина хакында сөйләмәкчемен. Ул ире Гыйниятны (фотода) сугыш башланып ун көн узуга ук фронтка озата. Кечкенә ике кызчыгы белән ялгыз кала. Август башында улы Нәҗметдин туа. Малайга әтисен күрү насыйп булмый. Ата кеше дә улын күрми... Дәү әтием Мәскәүдән ерак түгел данлы Иван Флеров частенда катюшаларда хезмәт итә. Тулы экипажның хәрби юлы Гомель төбәгендә, БМ-13 машинасында үзебезнең реактив ракета шартлавы нәтиҗәсендә өзелә (92нче Кызыл байраклы гвардияле Гомель миномет полкындагы югалтулар турында 1944 елның 18 мартында штаб җитәкчелеге хәбәр итә). Диверсия булганмы ул, заводта җибәрелгән бракмы — сәбәбе ачыкланмаган... Маһинур әбием яраткан ирен оныта алмый, башка кияүгә чыкмый. Коточкыч авыр шартларда өч баласын аякка бастыра, тәрбиягә алынган кыздан да баш тартмый. Әлеге кыз — Фәүзия иренең беренче хатыныннан туган бала була. Әни кеше, бер айлык сабыен ташлап, икенче иргә китә... Дәү әнием колхозда эшли, печән чаба, сыер, кәҗә асрый. Төннәрен сатуга шәл бәйли. Иренең ата-анасыннан калган бал кортлары да ярдәм итә...
Әбием бик чибәр була! Аңа өйләнергә теләгәннәр чит кызны интернатка бирергә, кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Ничек кенә кыен булмасын, дәү әнием баланы интернатка бирми. Ә бит фронтовикның тол хатынын теләсә кем кимсетә ала, җәзадан курыкмый. Теләгенә ирешә алмаган урман сакчысы гаиләгә утынлыкка агач кистертми, балаларның балтасын тартып ала, чанасын җимереп ташлый. Чана авыл тормышында алтынга бәрабәр бит ул чакта... Тагын бер бәндә иң начар җирдән генә печән чабарга рөхсәт итә. Әбиемнең авылда яклар туганнары булмый, ул башка төбәктән. Без, оныклар, инде мәктәпкә йөри идек. Төннәрдә картәнинең елаганын ишетеп күңел әрни. Аның белән мин дә үксим. Менә үсеп кенә җитим, чиста идәннәрдән пычрак итекләрдә атлаучы ул бәдбәхетләрдән үч алачакмын. Белмим, әллә мин акрын үстем, әллә алар иртә үлә идеме — үч алырга өлгәшмәдем...
Күптән түгел вафат булган Сәвия әнием гомере буе әтисен көтте. Стенада бабайның хәрби киемдәге бердәнбер сурәте эленеп тора иде. Әнием әтисен бик хәтерләми, сугышка ирләрен елап озатучы хатыннарны, солдатлар утырган чаналарны гына исли. Ул солдатларның күбесе туган якларына, гаиләләре янына кайта алмады, Ватан өчен сугыш яланнарында мәңгегә ятып калды.
«Үлемсез полк» — Бөек Ватан сугышында катнашкан буын турында шәхси, гаилә хатирәләре ул. Кызганычка каршы, кайберәүләр бу хәрәкәтне үз мәнфәгатьләрендә кулланырга, баерга ниятлиләр. Җиңү Көнен әллә нинди флешмобка әйләндерергә, югары күрсәткечләр өчен хисап материалы итеп файдаланырга тырышалар. Юл куймыйк моңа!
А. Хәмитов, «Үлемсез полк» хәрәкәтенең рәсми координаторы.

Читайте нас: