Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
17 ноябрь 2017, 12:50

«Ветераннар, сөйләгез дөресен халыкка!»

Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгы уңаеннан 2нче сәнгать мәктәбендә үзенчәлекле чара уздырылды.

Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгы уңаеннан 2нче сәнгать мәктәбендә үзенчәлекле чара уздырылды.
Төрле буын вәкилләре очрашты анда. Чал чәчле олпат ветераннар да, көч-дәрманы ташып торган яшь-кыркын да, шук-шаян бала-чага да. Һәркайсының әйтер сүзе, белдерер фикере бар иде.
Кичәгә шәһәрдәшләр, хакимият, урындагы телевидение, матбугат басмалары вәкилләре чакырылды. Һәммәсе дулкынланган халәттә. Ниһаять, тантаналы мизгел якынлаша. Гимн яңгырый. Зал әйтерсең лә бербөтенгә әверелә. Бу минутларда һәркем үзен бөек илнең тулы хокуклы бер әгъзасы итеп тойгандыр мөгаен...
Арытаба яңгыраган чыгышлар әлеге хисне көчәйтә генә төшкәндер, дип уйлыйм. Чөнки күпчелегебез Совет чорында, пионер-комсомол оешмаларында, ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнгән ич. Халык хәтереннән эзсез югала торган хатирәләр түгел... «Октябрь революциясе нәтиҗәсендә илебез мәшһүр дәүләткә әверелде. Халыклар бердәмлеге, татулыгы, мәдәни-икътисади үсеш — социализм казанышларының кайберләре генә. Бөек революциянең 100 еллыгы — социализм идеяләрен алга сөрү өчен бер этәргеч ул. Октябрь бәйрәме һичшиксез тергезеләчәк!», дип ассызыклый РФ Коммунистлар партиясенең шәһәр комитеты әгъзасы Павел Семин.
«Русский лад» Бөтенрусия хәрәкәтенең БР буенча идарә рәисе Юрий Беляков актив шәһәрдәшләргә РФ Компартиясе Үзәк комитетының Бөек Октябрь социалистик революциясенә 100 ел тулу уңаеннан истәлекле медальләр тапшыра. РФКП шәһәр комитеты секретаре Анатолий Салай исә партиянең Дан орденына лаек була.
«Дулкынланам, шул ук вакытта ихлас куанам да, — ди медаль белән бүләкләнгән якташларның берсе, шәһәр совет офицерлары берләшмәсе әгъзасы Риканс Гыйлемҗанов. — Коммунистлар партиясе минем өчен иң көчле, гайрәтле, халык мәнфәгатендә хезмәт куючы оешма булып кала. Тынгысыз, намуслы коммунист үрнәге — газиз әтием. Илне сугыш афәтеннән коткарып калган, Ватаныбызны аякка бастырган коммунист якташларым белән сокланам. Рәхмәтнең иң зуры — аларга! Кулымнан килгәнчә арытаба да партиягә ярдәм итәргә тырышырмын дип өметләнәм. Бүгенге бүләк — алдагы омтылышлар өчен этәргеч, әлбәттә».
... Сәхнә иҗади коллективлар карамагына бирелә. «Здравица» халык ветераннар хоры башкаруындагы әсәр ирексездән уйланырга мәҗбүр итә:
«Дөньялар һич тыныч булалмас,
Бергәләп иминлек сагына басмасак».
Әйе, күмәклектә көч. Чал тарих сәхифәләренә күз салу да җитә. Эреле-ваклы кенәзекләргә бүленгән илләрнең киләчәге ни дәрәҗәдә аяныч икәнлеген вакыт үзе исбатлый түгелме? Ник аңламый соң һаман да адәм балалары шушы үтә дә гади тоелган хакыйкатьне. «Тарих безне һичнәрсәгә өйрәтми», дигән кайчандыр бөек галим В. Ключевский. Сабак алыр чак җиткәндер шулай да!
... Концерт дәвам итә. Л. Халаимова, Р. Брикова, Л. Золотухина, С. Букаткина башкаруындагы җырлар туган якка мәхәббәт хисе белән сугарылган. 2нче сәнгать мәктәбенең гармунчылар ансамбле чыгышы исә тыңлаучыларны ирексездән сагынычлы хатирәләргә чорнады. «Бу хәл Пеньковта булды» нәфис фильмыннан көйләр, шаян такмаклар залдагыларны яшьлек елларына алып кайтты сыман. Апа-абыйлар дәррәү җырга кушылды. Көндәлек ыгы-зыгы, авыртыну-сырхаулар әйтерсең лә артта калды...
«Туган як моңнары» коллективы, «Таусень» балалар фольклор ансамбле бүләк иткән дәртле көйләр кемне генә битараф калдырыр икән?! «Талларым» татар, «Энҗеләр» башкорт халык ансамбльләре яңгыраткан милли моң-аһәң дә тәэсирләндерде тамашачыны. 2нче сәнгать мәктәбенең скрипкачылар ансамбле ишеттергән әсәрләр янә лирик дулкыннарга көйләде, иң нечкә-нәфис күңел кылларына кагылды. Әмма аеруча әсәрләндерерлек минутлар алда көткән булып чыкты. Наталья Грузденко залдагыларга Совет антологиясеннән җырлар тезмәсен тәкъдим итте. Ил язмышы чагылыш тапкан үлемсез әсәрләр.
«Тиңсез киң ул минем туган илем,
Кырлары киң, урман, сулары.
Тиң булырлык илләр белмим аңа,
Дөнья белми андый ил барын!»
Әйе, белми һәм белмәячәк тә. Күп өлкәләрдә без беренче. Шул исәптән тәүге социалистик җәмгыять төзү өлкәсендә дә. Тарих моны үзе исбатлый. Ни генә димәсеннәр, байтак дәүләтләргә туры юл күрсәткән, якты маяк булган Ватаныбыз. Яшь буынга җиткезә алсак иде әлеге хакыйкатьне. Соңламыйк.

Читайте нас: