Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңү
17 ноябрь 2017, 13:16

Туган ягы кирәк кешегә

Без тамырларыбыз белән кече туган ягыбызга шулкадәр нык береккәнбез, ул безне тарихы, табигате, кешеләре белән бергә гомеребез буена озата килә.

Без тамырларыбыз белән кече туган ягыбызга шулкадәр нык береккәнбез, ул безне тарихы, табигате, кешеләре белән бергә гомеребез буена озата килә.
Акчарлак авылыннан Әдибә апа Галләмова белән танышкач, мин моңа тагын бер кат инандым. Ул туган төбәге белән чиксез горурлана, аның турындагы матур истәлекләр күңелендә мәңгегә сакланган.
Акчарлак авылы Бишкурайдан 6 чакрым ераклыкта, урман эчендә урнашкан була. Төньягында Шаран, көнчыгышта Бүздәк белән чиктәш. Авылны күллекләр уратып алган. Араларында Акчарлак күле дә бар. Авылның исеме шуннан килә. Һәр яздан көзгә кадәр акчарлаклар белән бергә башка кошлар шау-гөр килеп, тирә-якка ямь биргән. Урамнарда үскән куе бәбкә үләнен таптарга кызганып, читләтеп кенә, ат белән йөргәннәр. Ә ишек алларында үлән бигрәк тә куе, калын келәм түшәлгән кебек була. 1926 елда хасил булган бу авыл 70нче елларда, илебездәге башка бик күп кечкенә авыллар кебек үк, таркалуга дучар ителде. Кешеләре күрше Бишкурай, Булат, Теләүле һәм башка авылларга күчеп китәргә мәҗбүр булган. Бу авылның тарихын бүгенге көндә Богадыда гомер кичергән Ришат Хөҗҗәтов төзегән. Китап битләрендә колхозлашу, сугыш чорына кадәр булган вакыйгалар, шушы яктан чыккан кешеләр, аларның балалары, оныклары турындагы мәгълүматлар бар. Минем өчен иң кызык ачыш: кечкенәдән аралашып йөргән авылдашларымның кайберсе акчарлакныкылар булып чыкты.
Әдибә апа да шул авылда 1937 елда дөньяга килгән. Сугыш башланганда аңа 4 яшь була. Әтисе беренче көннәрдә үк фронтка китә. Ә инде 1943 елда аның хәбәрсез югалган дигән хәбәре килә. Гаилә башлыгының Волгоград ягында 1942 елда ук вафат булган дип фаразлана. Интернет аша аның кайда күмелгәнен билгелиләр. Волгоградка якын Хуторга дигән авылда кабере бар. Исем-шәрәфләре, туган-үлгән еллары — бар да туры килә. Әдибә апаның шунда барып, әтисе каберенә туфрак салып кайтырга теләге бик көчле. Бәлки, насыйп булса...
1921 елгы Мирсалих абыйсы да сугыштан әйләнеп кайтмый. Гаиләдә биш бала була. Әнисенең тормыш иптәшен, үзе үлгәнче көтүен искә ала. Бигрәк тә авыр эш, ризыкка туймаган вакытларда... Җәйләрен урактан кайтып керә алмый Нәгыймә апа. Ашарга ризык: черегән бәрәңге, алабута, кузгалак, балтырган ашлары. «Урман туйдыра иде безне. Әни чикләвекне агач башына менеп җыя иде, селкетеп-коеп түгел, — дип сөйли Әдибә апа. — Бервакыт әни безне сеңлем Нурия белән агач янына утыртып куйды да, үзе чикләвек җыярга китте. Без йоклап киткәнбез. Шунда сеңлемнең эченә бака кергән. Бишкурайга төшеп, фельдшер Сара апаның, ниндидер порошок биреп, эчтәге баканы чыгаруы, бик куркуыбыз әле дә хәтердә», — дип сөйли Әдибә апа. Сугыш чоры, аннан соңгы еллар балаларының һәрберсе кебек үк, күңелләрендә уелып калган хатирә әнә шул ачлык, ялангачлык белән бәйле. Әтиләре сугышта, хезмәт армиясендә йөргән, әниләре ал-ял белми фронт өчен эшләгән бала-чага яшьтән үк көчле булырга өйрәнә. Акчарлак авылы кешеләре бик тырыш була: мал асрый, бакчасында яшелчә үстерә. Йорттан-йортка кереп, хәер сорашып йөрүчеләр була, ләкин ачтан үлүчеләр булмый. Галләмовларга килгәндә, Халидә апалары кияүгә чыгып, җизнәсе белән ярдәм итә башлагач кына, тамаклары бераз туя башлый.
Башлангыч классларда Акчарлак мәктәбендә, аннан Бишкурай авылына җәен-кышын җәяү йөреп укыйлар. «Иртән аргы очтан «Әйдәгез!» дип бер-беребезне чакыра-чакыра, юлга чыга идек. Юлда чабата артлары төшеп кала. Ашарга 3-4 бәрәңге биреп җибәрәләр. Малайлар дүрт имән буенда өй сыман ике катлы куыш ясадылар. Шунда җылынып чыга идек. Кайберәүләр укырга бармый, шунда кала иде».
Тәвәккәл кыз, 7 классны тәмамлагач, Миргасыйм абыйсы, җиңгәсе эшләгән Мәскәү ягына ялгызы чыгып китә. Өстенә кияргә таныш-белештән кием хәстәрлиләр. Мең бәлаләр белән барып җиткәч, туганнары янына урнаша. Подольск шәһәрендәге механика заводына эшкә керә. Русча юньләп сөйләшә дә белми әле ул вакытта. Ләкин әниләре чирли башлагач, бу якка кайталар. Бераз вакыт Кандрада абыйсы, җиңгәсе белән яши. Озакламый абыйларына ияреп, Казанга китә. Анда кондуктор булып эшли. Тәртипле, акыллы Газимҗан Вәлитов исемле егеткә кияүгә чыга. Тормышка чыгуының тарихы мондыйрак. Эшләгән җирендә үзеннән өлкән бер хатын белән таныша.
— Минем улыма барасыңмы? — дип сорый ул туп-туры.
— Алса, барам, — ди Әдибә.
— Эш рәтен беләсеңме?
— Беләм...
Шул сөйләшүдән соң озакламый никах укыталар. Кадрия исемле кызлары, Рифат исемле уллары туа. Газимҗанның армиядә бергә хезмәт иткән дусты Рифат «Монда яшәве җиңел» дип үз янына, Үзбәкстанга чакыра. Әдибә апа консерва заводына эшкә керә. Салынып бетмәгән йорт сатып алып, бетереп керәләр. Ләкин ире 32 яшендә фаҗигагә очрап, вафат була. Ул вакытта дәваханәдә санитар булып эшләгән Әдибә апага ярдәм күрсәтәләр. Хатын яңа өй сатып алырга ниятли, тегесендә газ кермәгән була. Үзенә охшаганча аны үзгәртә. Яши-яши күңеле туган якларын тансыклый, күрәсең: 1988 елда Кандрадан йорт сатып ала. Башта балаларын кайтара, лаеклы ялга чыгу белән үзе дә туган җирдә төпләнә. Улы белән бер ишегалдында, үзләре план төзеп, яңа йорт бетерәләр. Шулай итеп, үз гомере эчендә дүрт йорт салып керә!
Сентябрь аенда Әдибә апа Галләмовага 80 яшь тулды. Бүгенге көндә улы Рифат, килене Әлфирә, оныклары Марат, Лилия белән бер ишегалдында урнашкан ике йортның берсендә бәхетле гомер кичерә ул. Балалар эштә вакытта йорт-җиргә күз-колак булып тора. Бергә-бергә тату, тыныч яшиләр. Кызы Кадрия, кияве Анатолий, оныклары Алексей да әниләрен бик ихтирам итә.
Туганнарыңнан тыш, якын дусларың булырга тиеш дип саный ул. Инде гүр иясе булган ахирәте Зәйнәп апаны сагына. Зифа Галиуллина, Елизавета Пушкарева белән аралашырга ярата. Өлкәннәр белән дуслык тормыш тәҗрибәсен баетырга, зирәк булырга ярдәм итә дип саный ул. Ләкин аларның үзеннән алда бакыйлыкка күчүен бик авыр кичерә.
... Ә туган ягы — Акчарлак авылы урнашкан җиргә ул яңарак кайтып килгән. Балачагын, якыннарын сагынып, исенә төшереп, туган төягендә йөргән. Зыяратны тәртипкә китергән Р. Хәҗҗәтовка, аңа матди һәм физик яктан ярдәм кулы сузган авылдашларына олы рәхмәтләрен укыган.
Акчарлак авылыннан чыккан кешеләрнең туган якларын онытмавына күңел сөенә. Аның күлләрен ямьләп, әле һаман да акчарлаклар килә торганнардыр. Безгә якын гына урнашкан, шулай ук таралган Карагай авылы кешеләре дә һәрчак бер-берләрен барлап, туган төякләрендә очрашулар уздырып яшәгәнен беләм. Шулай итеп, һәр төбәкнең тирән бер мәгънәсе үзенчә сакланадыр.

Читайте нас: