Туган як
+27 °С
Ясно
МАКС

Гөлшат апаның күңеле шат!

Туксан биш яшьлек Гөлшат апа Шәрипова, җиңү көнен якынайту өчен, кулыннан килгәннең барын да эшләргә тырыша. Хәзерге вакытта Донбасс өчен бара торган кораллы низаг якташыбыз гасырына туры килгән беренче генә сугыш түгел

Гөлшат апаның күңеле шат!Гөлшат апаның күңеле шат!
Гөлшат апаның күңеле шат!

«Бүген яу кырында, һәр көнне үлем белән янәшә йөрүче ир-егетләребез өчен бик нык борчылам. Аларның һәрберсе үз улым кебек якын һәм кадерле. Аларны дошман утыннан саклар өчен, җир йөзендә тынычлык урнашып, тагын бер җиңү таңы атсын өчен, һәркем үз өлешен кертергә тиеш», – диде чал чәчле ветеран.

Бөек Ватан сугышы елларында да Гөлшат Фазрахман кызы җиң сызганып эшкә бирелә. Буыннары да ныгымаган 10 яшьлек кыз бала кыр да, фермада да бил бөгә.

- Җәен зур мәйданнарда бәрәңге үстердек. Кышын аны киптереп, капчыкларга тутырып, фронтка озата идек. Кичләрен кулдан бәйләм энәләре төшмәде. Әни мамыкны яза торды, мин бәйли тордым. Баш киемнәре, снайперлар өчен бер бармаклы перчаткалар... – барысын да сугышчыларга озаттык, – дип хәтер йомгагын сүтә сугыш чоры баласы.  

Әлеге авыр көннәрдән соң сиксән елдан артык вакыт узган. Йөзенче дистәсен ваклаучы Гөлшат апа янәдән тылның бер әгъзасына әверелеп, фронт өчен маскировка челтәрләре үрә.

–  2023 елның 9 маенда Октябрьский волонтерларының ниләр белән шөгыльләнүен күрсәтеп, халыкны үз сафларыбызга җәлеп итү өчен бәйрәм узган мәйданда күргәзмә оештырдык. Шәһәрдә «Оберег» төркеме оешуы турында ишетеп алган Гөлшат апа икенче көнне үк безне эзләп тапты. Үз яшен әйткәч, без хәтта ышанмадык. Дүртенче катта урнашкан штабка ул бер тында, яшь кызлар кебек йөгереп менә. Ә кайчысы кулында биеп тора. Маскировка челтәрләре үрер өчен тасмалар кисү тәртибен аңа озаклап өйрәтергә туры килмәде. Ышаныгыз, әлеге эш шактый катлаулы, аның үз таләпләре бар, шуңа күрә аны башкару һәркемнең дә кулыннан килми. Ә Гөлшат апаның хәрәкәтләренә күзләр иярми. Ул олы ярдәмчебез булып өлгерде. Җаны тыныч булмаган вакытларында да сер бирмәскә тырышты, әмма тирә-юньдәгеләргә шатлык өләште. Алай гына да түгел, акыллы фикерләре, зирәк киңәшләре белән килеп туган сорауларны чишәргә бер тапкыр гына ярдәм итмәгән ветераныбыз безгә рухи яктан да зур терәк булды, –дип сөйләде өлкән яшьтәге волонтер турында «Оберег» төркемен оештыручыларның берсе Люзия Хәйретдинова.

Гөлшат Фазрахман кызы тумышы белән Әлшәй районының зур Ыслак авылыннан. Заманында аның биләмәсендә ике колхоз урнашкан. Авылның үз хастаханәсе, хәтта балалар йорты да булган.

–  Гаиләбез дә ишле иде. Әниемнең ире үлгән. Әтиемнең дә беренче хатыны озак яшәмәгән. Өч кызы белән тол калган ир минем әнигә өйләнгән. Әнием мине кырык җиде яшендә тапкан. Бу вакытта әтигә 59 яшь булган. Җиде сыйныф тәмамлагач, спирт заводына эшли башладым. Аны безнең авылга сугыш чорында күчереп урнаштырдылар. Шунысы кызганыч, мәчет бинасына. Безнең авыл гыйбадәтханәсе дә күпне кичерде. Сугышка кадәр, манарасын кисеп, мәктәп ясадылар. Аннан соң ул спирт заводы итеп үзгәртеп кордылар, –  дип хатирәләрен барлады Гөлшат апа.

1952 елның августында ул Октябрьскийга күченеп килә. Бу вакыттан аоң да җитмеш дүрт елга якын вакыт узган. Лаеклы ялга чыкканчы, 15 ел гомерен Гөлшат Фазрахман кызы тулай торакта мөдир булып эшли.

– Яшьләр белән эшләве җиңел булмаса да, алар белән тормыш күпкә кызык. Миңа күпләр яшь күренәсез ди. Әлбәттә. Менә шул кызлар һәм егетләр мине үзләренең яшьлеге белән сугарды да инде, – дип тормыш сере белән уртаклашты юбиляр. – Яратам мин балаларны. Аларга яшәү асылын аңлатырга, әни булырга тырыштым. Үз улымны гына югалттым. 2023 елда җирләдем...

Менә шушы авыр хәсрәттән җанын кая куярга белмәгән көннәрдә шәһәрдәшебез волонтерлар янына килеп эләгә дә. Яшьли кул эшләре белән шөгыльләнгән Гөлшат апа бүген дә аш бүлмәсендә хаҗәт булган тоткычлар тегә, сәйлән белән төрле сувенирлар ясый, тасмалар белән чигә... «Вак эш. Күзләрегез мөмкинлек бирәме?» - дип сорамыйча түзә алмадым гәзитебез кунагыннан. «Алар бик казнаныкы. Зарланмыйм», – дип елмайды ул.

Кул эшләренә оста булган якташыбызга маскировка челтәрләре үрүче хатын-кызларны дөрес итеп киселгән тасмалар белән тәэмин итүе бернинди дә кыенлыклар тудырмый, киресенчә, әлеге шөгыль җан рәхәте алып килә. Җәмгыять өчен файдалы эш башкаруыннан канәгать булган Гөлшат апа Шәрипова махсус хәрби операциядәге сугышчылар сәламәтлеген, ә кайвакыт гомерен дә саклап калу өчен үзеннән саллы өлеш кертә. Менә шунысы аның өчен барыннан да кыйммәт һәм кадерле.

Безнең материалыбыз гәзит битләрендә басылып чыккан арада чал чәчле ветераныбыз Уфага күченеп китте. Олыгаеп баручы әнисен кызы үз янына алды. Әмма тынгысыз җан иясе башкалада да ике кулына бер шөгыль табарга – волонтерлар отрядына кушылырга теләвен белдерде.

Гөлшат Фазрахман кызын «оберег»лылар зурлап озатты. Аңа башкарган хезмәте өчен җылы теләкләр әйтелгән рәхмәт хаты тапшырылды. Бер гаиләдәй яшәгән, бер-берсен сагынып һәм юксынып көтеп алган хатын-кызлар 95 яшьлек волонтерның иңнәренә үз куллары белән бәйләгән шәлне яптылар, купшы чәчәк бәйләме бүләк иттеләр. Гөлшат апаның бу мизгелләрдә күңеле шат иде, аның күзләрендә нурлар балкыды. Һәм ул кешелек дөньясын бары тик сөенечле күренешләр һәм бәхетле вакыйгалар гына бизәп торуын теләде.

Гөлшат апаның күңеле шат!
Гөлшат апаның күңеле шат!
Гөлшат апаның күңеле шат!
Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас