

Ленин проспекты, 84нче йорттан биш торак бүлмә ятим һәм ата‑ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны яшәү урыны белән тәэмин итү буенча җирле үзидарә органнарына тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру кысаларында, хакимиятнең торак комиссиясе беркетмәсенә ярашлы бүленеп бирелде.
Яңа йортка күчүче егет‑кызларга тәбрикләүләрен хакимият башлыгы Алексей Пальчинский җиткерде:
— Агымдагы ел Зур һәм тату гаилә елы дип игълан ителде. Ә гаилә өчен иң мөһиме үз өең булу. Сезнең фатирларда бәхет, татулык һәм мәхәббәт яшәсен.
Тантана сәбәпчеләрен шулай ук «Стронег» җәмгыяте генераль директоры Айрат Моратшин һәм «Этажи» идарәче компания җитәкчесе Рәйфә Зарипова котлады.
Яңа фатирлардан ачкычлар белән бергә яшьләргә төзүче оешма тарафыннан кыймәтле бүләкләр дә тапшырылды.
Ары таба фатир хуҗалары беренче тапкыр үз торагының ишекләрен ачып керде. Бүлмәләрдә ремонт югары сыйфатлы һәм зәвыклы итеп эшләнгән. Матур ишекләр, якты түшәм, идәндә линолеум, стенада обойлар. Кыскасы, бүгеннән күченергә барлык шартлар да тудырылган.
Фатирларын карап йөргән егет‑кызларның йөзләрендә шатлык балкыды. Шулай булмыйча, алар өчен өр‑яңа тормыш башлана бит!
Виталий Кудрявцев өчен бу вакыйга аеруча әһәмиятле. Тиздән аның туй көне. Яңа фатир — яшь гаиләгә зур бүләк!
«Үз почмагың булу зур шатлык инде ул. Фатир якты, җылы, ремонт ясалган. Барысы да ошый. Алда җиһазлар алу, яңа торакка күченү кебек күңелле мәшәкатьләр көтә,» — дип уртаклашты Ләйсән Галиева.
Яңа микрорайонда урнашкан йортның биләмәсе дә төзекләндерелгән, уңайлы балалар һәм спорт мәйданчыклары бар. Фатир хуҗалары күченеп беткәч, йорт һәм аның тирә‑ягы тагы да җанланыр, күңелле авазлардан яңгырап торыр.