Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
13 март , 22:46

Су басса, нишләргә?

Иң мөһиме, паникага бирелмәскә һәм Русиядә ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләрен чакыруның бердәм номеры - 112 телефонына кичекмәстән шалтыратырга.  Бүген РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Октябрьский буенча хезмәтләре шәһәрнең Набережный урамына рейд белән чыкты.

Су басса, нишләргә?
Су басса, нишләргә?

Гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау идарәсе, шулай ук 38нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре су басу ихтималы булган шәхси секторда яшәүче кешеләргә, ихата саен йөреп, язгы ташу янаганда беренче чиратта күрелергә тиешле чараларны һәм киңәшләрне үз эченә алган белешмәлекләр таратты.
- Мин бу ихатада 55 ел яшим. Март башында ук хәстәрлек күрә башладык. Борчылабыз. Кар күп явуның уңай яклары булган кебек, аның тискәре яклары да бар. Төннәрен туңдырса, бәлкем, бәла-казасыз гына узып та китәр, - диде Набережный урамында гомер итүче хатын-кызларның берсе.
Бүгенге көндә, язгы ташкынны югалтуларсыз уздырып җибәрү максатында, шәһәрдә бөтен кирәкле чаралар күрелә. Иң беренче чиратта сулыкларда боз калынлыгын мониторинглау алып барыла. Әгәр су басу куркынычы янавы ачыкланса, әйтик, боз катламы карала икән, коткару хезмәтләре бозны кисү кебек кичекмәстән чаралар күрә башлаячак. Моннан тыш, шәһәр урамнарында агым суларны җыя торган системаларны чистартып тору мөһим.

Илмира ГАЛИЕВА

Автор: Ильмира Галиева
Читайте нас