«Игътибар, балалар!» кисәтү акциясе кысаларында 22нче мәктәп балалары өчен «Яңа ел каникуллары - кагыйдәләр буенча» чарасы оештырылды.
- Чара барышында юл билгеләрен һәм кагыйдәләрне өйрәнү өчен эстафета үткәрдек. Катнашучылар берничә тематик станция аша узды: алар юл билгеләрен танып әйтте, тизлектә, җитезлектә, команда белән эш итә белүдә ярышты, тюбингларда шуганда иминлек кагыйдәләрен күрсәтте, - дип хәбәр итте Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең ЮХХДИ инспекторы Алинә Нәширванова. – Без бу көнне балаларда уен рәвешендә төп кагыйдәләрне ныгытуны һәм тормышны саклый торган юл таләпләрен өлкәннәрнең күңелендә яңартуны максат итеп куйдык.
Без, олылар, ул-кызларыбызның махсус билгеләнгән урыннарда гына шууын тәэмин итәргә һәм аларны контрольдә тотарга тиеш. Балаларның транспорт хәрәкәт итә торган юл өлешенә шуып чыгуын аеруча кисәтү мөһим.
- Һәр ата-ана үз баласы белән юл хәрәкәте кагыйдәләре турына сөйләшсә, үз үрнәгендә дөрес гамәл алгоритмын күрсәтсә, болар барысы да үсеп килүче буынның юлдагы куркынычсызлыгын каникулларда гына түгел, аннан соңгы башка көннәрдә тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, - дип ассызыклады шәһәр автоинспекторлары.