Шәһәр инвалидлар җәмгыяте әгъзалары — гаҗәеп, ныклы рухлы, инициативалы һәм якты күңелле кешеләр. Аларның рух көченә һәм батырлыгына сокланмыйча мөмкин түгел. Сәламәт мөмкинлекләре чикле булуына карамастан, алар төрле чараларның уртасында кайный. Инвалидлар җәмгыяте әгъзалары иҗади һәм спорт чараларында, экологик өмәләрдә актив катнашалар, йортсыз хайваннарга ярдәм итәләр һәм махсус хәрби операция биләмәсендә булган сугышчыларыбызга булышлык күрсәтәләр.
Чарага килгән шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский җыелучыларны Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлады. Алексей Евгеньевич шулай ук күңелле миссия үтәде — иң актив һәм иҗади октябрьскийлыларга дипломнар һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәмдә катнашучылар аниматорларга кушылып күңел ачты, Кыш бабай һәм Кар Кызы белән җырлап биеде, әйлән-бәйлән уйнады.
«Аксаков чыршысы» бәйрәм чарасы гына түгел, ә җылылык һәм игътибарның чын символына әверелде. Яңа ел могҗизасы ихласлык, бер-береңә бәхет һәм шатлык бүләк итү теләге булган җирдә тууына тагын бер кат инанды шәһәрдәшләр.
Фото: шәһәр хакимияте төркеменнән.