Безнең шәһәрдә
8 Января , 17:27

Октябрьскийда балалар иҗаты фестивале узды

Милли мәдәниятләр үзәгендә ел саен үткәрелә торган «Кыш‑кышкай» балалар иҗаты фестивале Октябрьский, Туймазы һәм Баулы шәһәрләреннән 4тән 12 яшькә кадәрге 300дән артык яшь талантны берләштерде.  

Добавить в предпочтительные источники Google
Октябрьскийда балалар иҗаты фестивале уздыОктябрьскийда балалар иҗаты фестивале узды
Октябрьскийда балалар иҗаты фестивале узды

Залда алкышлар тынмады. Әти-әниләр, әби-бабайлар, остазлар һәм педагоглар чыгыш ясаучыларга кайнар теләктәшлек күрсәтте. Сәхнә нәни йолдызларның талантларын ачу, иҗади уй-фикерләрен тормышка ашыру һәм үз көчләренә ышаныч булдыру мәйданчыгына әверелде. Фестиваль осталыклары елдан-ел камилләшә барган сәләтле балаларның гаҗәеп буыны үсүен тагын бер тапкыр исбатлады.

Һәр катнашучыга истәлекле диплом тапшырылды. Һәм, әлбәттә, онытылмас тәэссоратлар һәм тамашачыларның теләктәшлеге  чараның төп бүләге булды

 

Фото: шәһәр хакимияте төркеменнән

Автор:Алсу Ибрагимова