Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
21 декабрь 2025, 09:00

Җылы һәм рәхәт нигез

Төрекмән бистәсендә яшәүче Айгөл Кныш тормыш иптәше Диёр Хәмидов белән ун бала тәрбияли

Җылы һәм рәхәт нигез
Җылы һәм рәхәт нигез

Бүген, 21 декабрь – Русиядә күп балалы гаилә көне. Бу 2024 елда ил Президенты Владимир Путин Указы белән гамәлгә куелган дәүләт бәйрәме.
Гаилә - учак, ул никадәр ныграк булса, җылысы да шулкадәр күбрәк була. Айгөл белән Диёр өчен бу гади китап сүзләре түгел. Чыннан да ир белән хатын гаилә тормышының никадәр зур хезмәт булуын аңлап, тоеп, балаларга тулы кыйммәтле яшәү шартлары тудыру өчен кулдан килгәннең барын да эшләргә тырыша.
Гаилә башлыгы төзелеш тармагында мәшгуль. Гадәттә, иртән чыгып китеп кич кайта. Олы гаиләнең, шәхси ихатаның бөтен эш-мәшәкате Айгөл иңнәрендә дисәң дә ялган түгел.
– Әлбәттә, тормыш булгач, савыт-саба шалтырамыйча тормый. Балалар белән бәйле борчу-мәшәкатьләр дә туып кына тора. Иң мөһиме, тормыш ваклыкларын эреләндермичә, аларны вакытында чишү. Ә моның өчен кыенлыклар алдында югалып калмаска кирәк. Караңгы төннән соң һәрвакыт якты көн туа, – дип сүзен башлады күп бала анасы.
Айгөл гаиләдә бер бала булып үсә. Ул һәрвакыт үз йортында ире һәм күп бала анасы булып яшәү турында хыяллана.
Без сөйләшеп утырган ярты сәгать эчендә генә дә ул кечкенә кызчыгын имезергә, ике тапкыр юеш ыштанын алмаштырырга, өлкәнрәкләренә шөгыль табарга өлгерде.
– Әлбәттә, арыта. Әмма мин балаларымны үзем өчен таптым. Аларның һәр ягымлы сүзе, рәхмәте, уңышлары арыганлыгымны юк итә, иңнәремә канат куя. Ә канатларың нык булмаса, бүгенге тормышта каерылып калырга да мөмкин, – дип аралашуыбызны дәвам итәбез гәзитебез кунагы белән.
Айгөлнең өлкән кызы Настяга 21 яшь. Ул бүген мөстәкыйль. Үз көнен үзе күрә. Артем һәм Эльер – студентлар. Фәрхәт, Азиз, Айша, Сәлим – мәктәп укучылары. Айлин һәм Әлим – мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар. Иң кечкенәсе Мехринисо, нарасыйга гыйнвар аенда бер яшь тулачак.
– Ике инкубаторыбыз бар. Ел дәвамында биш тапкыр чебешләр чыгарабыз. Тере килеш, иткә үстереп, сатабыз. Казлар һәм үрдәкләр дә үрчетәбез. Гомумән, кош-кортның 13 төрле токымын үстереп сатабыз. Моннан тыш, ике бакча тотабыз. Төрле яшелчә һәм җиләк-җимешне мулдан үстерәбез. Рассаданы да үзебез утыртабыз. Помидор гына да 400 төптән ким булмый. Февраль аена кергәч безнең йортта бакчачылык башлана, Аллаһы боерса. Авылда яшәгән әби-бабам безне ничек тәрбияләде, шулай яшибез,- дип елмая Айгөл Кныш.
Гаиләдә балаларның туган көннәре билгеләп үтү – үзе бер матур бәйрәм. Алай гына да түгел, ишле бала үстерүгә карамастан, Айгөл Кныш «Гаилә» үзәгендә исәптә торучы нарасыйларга да Яңа ел бүләкләре әзерләргә мөмкинлек таба.
- Кешегә кылган яхшылык меңе белән әйләнеп кайта, - диде Айгөл ханым. 
Күп бала анасы киләчәккә зур планнар кора. Әлбәттә, иң мөһиме – нарасыйларын исән-сау үстереп, олы тормыш юлына озату, аларның җәмгыятьтә үз урыннарын табып яшәүләренә ирешү.

Ильмира ГАЛИЕВА.

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас