Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
9 декабрь 2025, 14:27

Октябрьский үз геройларын онытмый

Бүген, 9 декабрь - Ватан каһарманнары көнендә шәһәрнең Җиңү паркында митинг узды. Солдат уйлары мемориалы янына җыелган октябрьскийлылар шушы җирдә туган, шушы җирдә үскән геройларга үз хөрмәтен һәм рәхмәтен чагылдырды.

Октябрьский үз геройларын онытмый
Октябрьский үз геройларын онытмый

Хакимият башлыгы урынбасары Константин Герман, хәрби комиссар Валерий Шәрифуллин митингка җыелган кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары, сугыш хәрәкәтләре ветераннарын, Җиңү волонтерларын, яшьармиячеләрне, «Гвардия» хәрби-патриотик клубы әгъзаларын, яу кырында газиз кешеләрен югалткан шәһәр халкын сәламләде.

- Ватан каһарманнары көне – ул безнең курку белмәс, батыр һәм кыю якташларыбыз тарихы. Бу көнне совет чоры каһарманнарын гына искә алмыйбыз, без бүген янәшә булган батырларга да зур хөрмәт күрсәтәбез – әлеге фикер кызыл җеп булып сузылды.

Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлык өчен Марат Шәйхетдинов «Жуков» медале белән билгеләнде.

Донбасс өчен бара торган кораллы низагта батырлачарча һәлак булган, хәбәрсез югалган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына – әниләренә, хатыннарына, балаларына, якын туганнарына дәүләт бүләкләре – күкрәк билгеләре тапшырылды.

Барлык Ватан геройлары хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде. Һәйкәлгә тере чәчәкләр куелды.

                                                                                                                                      Ильмира ГАЛИЕВА.

Автор:
Читайте нас