Күркәм дата. Чал чәчле юбилей. Аны лаеклы итеп билгеләп үтү өчен, чыганаклар белән танышу, елъязмаларны барлау мөһим.
1937 елда Башкортстан Республикасының көнбатышында нефть ятмалары ачыла. «Туймазынефть» тресты төзелү сәбәпле Ык елгасының уң ярында нефтьчеләр өчен эшчеләр бистәсе төзү турында карар кабул ителә. Аны тергезү өчен мәйданчык итеп Мулла һәм Төрекмән авыллары арасында урнашкан Шайтан кыры сайлап алына. Беренче төзүчеләр бистәне Социалистик шәһәрчек дип атыйлар.
Нефть ятмаларына эшче көчләр бик күп килә: беренче елларда кешеләр землянкаларда яши. Йортларны һәм урамнарны нефтьчеләр генә түгел, Идел буеннан махсус күченүчеләр - немецлар һәм әрмәннәр дә төзи.
Нарыш-Тауның матур битендә урнашкан торак пункт 1946 елда шәһәр итеп үзгәртелә һәм аңа Октябрьский исеме бирелә.
Хөрмәтле дуслар! Туган шәһәребезнең 80 еллыгы уңаеннан гаилә архивларын актарып, фотоальбомнарга кунган тузаннарны кагып төшерик әле. Бәлкем аларның битләрендә кызыклы күренешләр - шәһәрнең беренче урамнары, бараклар, бер катлы йортлар, ашханәләр, клуб һәм почта... сакланадыр. Шимбә өмәләре. Бергәләп утыртылган агачлар... Эшче кешеләр. Алар һәр җирнең төп байлыгы һәм горурлыгы!
Сиксән еллык тарихны саклый торган сурәтләр, хатлар, документлар белән Октябрьскийның юбилеен тагын да баетыйк!
Тарихи фотосурәтләрне «Туган як»та гына бастырып калмыйча, сез гәзит битләре аша шәһәр язмышы - кызыклы вакыйгалар, гыйбрәтле язмышлар турында якташларыбызга, аеруча үсеп килүче яшь буынга сөйли аласыз.
Илмира ГАЛИЕВА.