Безнең шәһәрдә
3 Декабря 2025, 06:19

Чын дуслар

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Октябрьский прокуроры вазыйфаларын башкаручы Аскар Мусин һәм прокурорның өлкән ярдәмчесе Татьяна Филатова шәһәрдәшебез Алена Лаур һәм аның тормыш иптәше белән очрашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чын дусларЧын дуслар
Чын дуслар

Гомумән, кеше мәнфәгатьләре сагында торучы ведомствода Халыкара өлкәннәр көне яисә Балаларны яклау көне кебек социаль әһәмияттәге даталар кысасында аеруча ярдәмгә мохтаҗ якташлар янында булу, аларга булышу яхшы гадәткә әверелде.
Алена, коляска ярдәмендә генә хәрәкәтләнүгә карамастан, шәһәр инвалидлар җәмгыятенең актив әгъзасы. Физик мөмкинлекләре чикле булуны ул язмыш карары итеп кабул итми - тулы кыйммәтле тормыш белән яшәргә тырыша, төрле бәйрәмнәрдә һәм спорт чараларында катнаша.
- Тормышыбызда берникадәр кыен вәзгыять килеп тугач, без шәһәр прокуратурасына мәрәҗәгать итәргә булдык. Алар тиз арада элемтәгә чыкты һәм ярдәм кулы сузды. Бактың исә, безнең прокуратура халыкны борчыган сорауларны гына чишеп калмый, алар бәйрәмнәрдә бүләкләр белән дә килеп, шаккатыра белә икән. Бу адымга чын дуслар гына бара ала, - диде елмаеп Алена Лаур.

Илмира ГАЛИЕВА.

Автор: