Әниләр көне – йөрәккә иң якын һәм кадерле кешеләргә багышланган гаҗәеп бәйрәм. Әниләр мәхәббәте безгә таяныч булып тора, игелекле эшләргә илһамландыра һәм теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.
Безнең Төрекмән бистәсендә Әниләр көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Гадәттәгечә, без махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, хатыннары, әбиләре һәм маскировкалау челтәрләрен үреп, шул рәвешле уртак җиңүне якынайтуга үз өлешләрен керткән аналар белән кафеда җыелдык.
Кадерле әниләрне бәйрәм белән шәһәр Советы рәисе Андрей Купавых котлады. Андрей Борисович Әниләр көне бәйрәменең тарихы турында сөйләде һәм балаларда, оныкларда игелек, намуслылык, кешеләргә, Ватанга хөрмәт тәрбияләгән әниләргә, әбиләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Җыелучыларга депутат Максим Дементьев та мөрәҗәгать итте. Максим Геннадиевич үз әнисен хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алып, аның тәрбия алымнары белән бүлеште. Аналарны бәйрәм белән тәбрикләп сәламәтлек, сабырлык теләде.
«Ана булу — олы бәхет һәм шул ук вакытта зур җаваплылык һәм армас-талмас хезмәт, үз балаларың турында фидакарь кайгырту да ул, – дип бәйрәм котлавын дәвам итте бистәнең ветеранар советы рәисе Фәнур Бәшәров.
Әниләр чәй табыны артында үзара сөйләшеп, балалары турында хатирәләр белән уртаклашты. Һәрберсенең күз алдына үз каһарманының образы килде. Очрашу шулкадәр җылы һәм рәхәт мохиттә узды, хәтта таралышасы да килми иде. Әмма бу көнне әниләрне шулай ук «Нур» клубында да көтәләр иде. Клуб артистлары, шәһәрнең иҗади коллективлары һәм солистлары бик матур, эчтәлекле бәйрәм программасы белән сөендерделәр.
Наилә ЗИННӘТОВА, төбәк иҗтимагый үзидарә советы рәисе.