Әлеге микрорайон җирләре шәхси торак төзелеше өчен бүлеп бирелгән. Калкып чыккан йортлар да шактый. Коммуникацияләргә килгәндә, алар электр һәм газ челтәрләренә тоташкан. Төп проблема – халык юлсызлыктан һәм сусызлыктан газап чигә.
Әлеге ике сорауны чишүдә хакимият башлыгы Алексей Пальчинский бары тик республика ярдәменә генә ышана алабыз, дип белдерде. Чөнки шәһәрнең мондый зур эшләргә алынырга мөмкинлеге юк. Республика безнең шәһәргә йөз белән борылсын өчен, җирле хакимият структуралары кулдан килгәннең барын да эшли, дип ышандырды ул.
- Ышаныгыз, Радужныйда яшәүчеләрнең тормыш шартлары өчен мин бик борчылам. Андагы кыенлыклар берничек тә битараф калдыра алмый. Һәрбер муниципалитет җитәкчесе үз җирлегендә гаиләләрнең матур яшәвен, йортларда балалар авазы яңгыравын тели, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Очрашу барышында башка төрле сораулар да тикшерелде. Әйтик, каты көнкүреш калдыклары өчен тагын бер мәйданчык урнаштыру мөһимлеге. Булганнары тиз тула. Әлбәттә, каты көнкүреш калдыклары белән генә түгел. Аларда төзелеш материаллары да, яшелчә сабаклары да урын ала...
Яшәүчеләр балалар өчен уен мәйданчыгы, азык-төлек кибете төзү, маршрут автобусы оештыру кебек мәсьәләләр белән дә мөрәҗәгать иткән булган. Әмма юлсызлык һәм сусызлык кебек җитди сораулар көн кадагында торганда, болар икенче планга күчте.
Илмира ГАЛИЕВА