Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 август 2025, 14:34

Бал — зур нигъмәт

Шәһәрдә бу елның беренче бал ярминкәсе оештырылды. Чарага Башкортстан, Татарстан, Ырымбур һәм Самара өлкәләреннән умартачылар татлы ризык алып килде.  

Бал — зур нигъмәт
Бал — зур нигъмәт

 Балны барыбыз да яратып куллансак та, көн уртасы бу­луга карамастан, ярминкәдә кеше аз иде. Әллә чара турын­да халык белмәгән, әллә бакча эшләре белән мәшгульләр...

‑ Имәнгул авылыннан килдек. Чәчкә, юкә, карабодай баллары алып килдек. Бал бик күп авы­рулардан дәвалый, ул иммуни­тетны ныгыта, витаминнарга, минералларга бай! -дип сөйләп китте 78 яшьлек Фәһимә апа Хәмәтҗанова. -Озак еллар умар­та тотабыз, улым Радик карый бал кортларын. Умарталарны күчереп йөртә, бал җыйсыннар өчен, аларны урманга‑болын­га чыгара.

Тирә‑якта умартачылык белән шөгыльләнүчеләр күп икән. Ярминкәдә 3 литрлы банкада­гы балны 2000 сумнан башлап тәкъдим итсәләр, кыйммәтсенгән кешегә ваграк савытларга салын­ганнарын сатып алырга, тәмләп карарга да мөмкинлек бар иде. Теләгән кеше балның кәрәзлесен, бал корты продукцияләрен са­тып алды.

Самара өлкәсенең Ки­нель шәһәреннән Игорь Антонов та ярминкә буласын ишетеп килгән.

Ул 1986 елдан бирле умар­та тота икән. «Бал юк, дип зарланырлык түгел. Безнең якларда яңгырлар азрак яуды. Аннан соң күчләребез дә көчле токымнан. Чәчәк балы күп алдым, бездә кандала үләне (донник) үстерәләр. Октябрьскийга алты еллап ярминкәләргә киләм», ‑ диде ул.

Иске Туймазыдан һәвәскәр умартачы Айрат Галиев сүзләренчә, мәшәкате күп булса да, тырышсаң, умар­тачылык ‑ табышлы эш. Читтән карап торганда гына җиңел күренә ул, иртә яз­дан көзгә кадәр көч салыр­га кирәк. Шулай булмый, сиксәннән артык баш умар­таны карап чыгарга гына да күпме вакыт сорала бит!

Октябрьский ярминкәсенә Чакмагыш районы Митрәй авылыннан ирле‑хатын­лы Каюмовлар да килгән. Мөнәвир абый белән Резе­да апа гомер буе мәктәптә эшләгән, лаеклы ялга чык­кач алар ныклап умарта тота башлаган.

‑ Мөнәвир иптәшем кечкенәдән әти‑әнисенә бу­лышып, бал кортларын карау серенә төшенгән. Тәҗрибәле умартачы ул, балга серкә һәм бал икмәге кушып, бик файдалы про­дукция ясый. Умарта кор­ты, гомумән, файдалы бит. Хәтта үлгән кортларны спиртка салып авырткан буыннарны уарга була, ‑ дип сөйләде Резеда ханым. -Бүген крабодай, чәчкә балы алып килдек. Балы­быз сыйфатлы, халык яра­тып ала. Без ярминкәләрдә еш катнашабыз: Уфага да барабыз, якын‑тирә район‑шәһәрләргә дә, күрше Татарстанга да чыгабыз.

Шәһәрдә ярминкәләр башланды. Чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе 13 сентябрьдә Совет мәйданында узачак

Бал — зур нигъмәт
Бал — зур нигъмәт
Бал — зур нигъмәт
Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас