Паркның Бакча боҗрасы урамы ягы тәртипкә китерелә. Бүгенге көндә подрядчы территорияне планлаштырган, яктырту өчен кабель линияләре салган.
Тротуар өчен нигез түшәлгән. Стадион яныннан гына велосипедта йөрү өчен юл булачак. Рулонлы газон астына җәяргә кара туфрак өлешчә китерелгән. Бордюр ташы урнаштырыла, төп сукмакларга брусчатка салына.
Проектланган территориядә җәяүлеләр өчен йөрү зонасы, чүп савытлары урнаштырылачак. Уртада калдырылган барлык территорияне газон рулоны белән яшелләндерү, алга таба аны үстерү, чыршы, декоратив агачлар һәм куаклар утырту каралган. Бөтен территория караңгы вакытта яктыртылачак, шулай ук видеокүзәтү камераларын урнаштыру планлаштырылган.
Эш гөрләп бара, хезмәткәрләр матурлап брусчатка түшәү белән мәшгуль иде. Территорияне агымдагы елның октябрь ахырында кулланышка тапшыру күзаллана.
Барлык этаплар тәмамланганнан соң, яшеллеккә күмелгән ял итү өчен уңайлы урын барлыкка киләчәк. Шәһәрнең бу өлешендә яшәүчеләргә яңартылган паркта ял итүе куңелле булыр. Төзеләндерү эшләре алып барган урынга балалар мәйданчыгы һәм футбол кыры да бик якын. Димәк, парк яшь әниләрнең, спорт сөючеләрнең яраткан ял урынына әверелер.
Саннар һәм фактлар
Исегезгә төшерәбез, шәһәребезнең җәмәгать урыннары «Нефтьче» паркы, шулай ук Клинов урамы скверы һәм «Җиңү» паркы «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы ярдәмендә төзекләндерелә. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округында беренче урында һәм Русия Федерациясе субъектлары арасында дүртенче урында тора.