Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 март , 10:42

Гомер буе яшә, гомер буе шатлан!

«Мин яратам сине, тормыш!» фестивале шәһәр Мәдәният йортына өлкән буын вәкилләрен җыйды.

Гомер буе яшә, гомер буе шатлан!
Гомер буе яшә, гомер буе шатлан!

Бәйрәмне жюри рәисе, шәһәр мәдәният бүлеге җитәкчесе Елена Шепелева ачты. Ул республикада өлкән буынның активлыгын арттыруга юнәлдерелгән «Башкорт озын гомерлелеге» программасы гамәлдә булуын искәртте. Аның юнәлешләре күп.
— Шуларның берсе — «Мин яратам сине, тормыш!» дип исемләнгән искиткеч фестиваль, — диде Елена Евгеньевна. — Ничә яшьтә булуларына карамастан, анда катнашучылар үз‑үзләрен ачалар. Алар яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйныйлар, үзләре артыннан баручыларга матур үрнәк күрсәтәләр.

Фестиваль «Нур» клубында эшләп килүче «Чулпан» татар халык театры сәхнәләштергән «Җиңү безнеке булачак» миниатюрадан башланды.
Конкурска барлыгы 138 катнашучыдан 50 гариза кергән. Ветераннар «Инструменталь башкару», «Вокаль башкару», «Нәфис сүз», «Бию», «Театраль миниатюра», «Декоратив‑гамәли сәнгать» номинацияләрендә ярыштылар.
Чыгыш ясаучылар арасында ансамбльләр дә, солистлар да бар иде. Конкурсантларның кайберләре хәтта берьюлы ике номинациядә үз сәләтен күрсәтте.
Шәһәр Мәдәният йорты фойесында «Октябрьский — осталар шәһәре» музей иҗат берләшмәсе вәкилләре эшләнмәләр күргәзмәсен җәелдерде.

Фирдәвес Кайзер Урал асылташларына бизәкле шкатулкаларны тәкъдим итте. Фестиваль аны яңа осталар белән танышу, фикердәшләре белән очрашу мөмкинлеге тудыруы белән җәлеп итә икән.
Алинә Имаева милли татар хатын‑кыз баш киеме — калфак, түшлек, үз куллары белән теккән милли татар костюмы, башкорт костюмындагы курчак күрсәтте. Алинә Фәнис кызы сүзләренә караганда, бу чара актив яшәү рәвешенә этәрә, кешеләрдә яңалыкка кызыксыну уята.
Гөлсинә Никитина оригиналь миниатюр эшлән­мәләрне — танылган останың иҗатындагы яңалыкны тәкъдим итте һәм болай диде: «Яшим һәм иҗат итәм. Мин моңа бик шат». Башка катнашучылар да үзләрен күрсәтүләренә шат иде.

Милли мәдәниятләр үзәгенең «Родные напевы» халык вокаль ансамбленнән Ольга Батяева: «Без монда беренче тапкыр гына түгел. Кәефебез бик яхшы. Гармун турында җыр белән чыгыш ясаячакбыз», — диде елмаеп. «Талларым» татар вокаль ансамбленнән Римма Анетова да конкурс рухландыра, яшисе һәм шатланасы килә, дип хәбәр итте:
— Шәһәребез талантларга бай. Бүгенге фестиваль шуның бер дәлиле.

 

Резеда НУРТДИНОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: