Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 март , 11:02

Авыз тулы коймак

Үзәк мәйданда җыелган халык күңел ачты, коймак белән сыйланды һәм башка төрле ризык­лардан авыз итте, учреждение һәм предприя­тие хезмәткәрләре ясаган курчакларга бәя бирде, баһадирлык осталыгын тикшерде һәм биеде.

Авыз тулы коймак
Авыз тулы коймак

Май чабуның төп күренешләренең берсе — «Барыня ханым» масленица курчаклары йөреше. Күркәм гадәт буенча йөрештә катнашучылар үзләренең иҗат нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр: шадра, рәсемле курчаклар. Һәрберсендә — зирәклек һәм фантазия.
Кулинария ярышында катнашучыларның өстәлләре коймактан сыгылып торды. Биредә нинди генә коймак композицияләре юк иде!

— Быел безнең оешмага 60 ел, бу еллар дәвамында без шәһәрне җылытабыз. Ә бүген без Октябрьский халкын кайнар чәй һәм тәмле коймак белән җылытабыз, — диде «Теплоэнерго» җәмгыяте юридик бүлегенең әйдәп баручы юрисконсульты Айгөл Минх. — Узган ел без мактаулы икенче урынны алдык. Коймакны барыбыз да: котельный операторлары да, начальниклар да пешерде. Безнең хезмәткәрләрнең балалары да бәйрәмдә катнаша, хәтта гитарада да уйныйлар. Безнең белән бергә ял итәләр.
«Росинка» 29нчы балалар бакчасы — бәйрәмнең даими катнашучысы. Бу юлы да учреждение коллективы ныклы әзерлек күргән — табында коймактан ясалган танк та, кызыл йолдыз да бар — алар аны Ватанны саклаучылар елы тематикасы кысаларында әзерләгәннәр.

— Илебез быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә, һәм без шундый гадәти булмаган өстәл булдырырга уйладык. Бу эшкә барлык педагоглар да җәлеп ителде. Мәсәлән, күпләрне сокланырга мәҗбүр иткән танкны тәрбияче Алия Изиятуллина ясады. Бүген без бар халыкны да сыйлыйбыз, — дип сөйләде өлкән тәрбияче Наталья Цицулина.
Завод курчагын — ОЗНА барынясын компания хезмәткәрләре тәкъдим итте. Алар бергәләп өстәл бизәгәннәр, йола курчаклары ясаганнар һәм, әлбәттә, бизәкле шәлләр ябынып, үзләренең тырышлыкларын күрсәттеләр.
— Без мәйданда шәһәр халкын сыйларга өлгергән булсак, өйдәге туганнарыбызны да коймак белән сыйларга җитештек, — диде компания вәкиле Виктория Яковлева.
Жюри бәйге җиңүчеләрен ачыклаган арада, шәһәрлеләр биеделәр, яраткан артистларына — Милли мәдәниятләр үзәге коллективларына кушылып җырладылар, «Октябрьский — осталар шәһәре» иҗат берләшмәсендә катнашучыларның кул эшләре белән таныштылар.

Аш‑су конкурсы йомгаклары буенча беренче урынны «Каршылыкларсыз» үзәге, «Семья» җәмгыяте, 4, 5, 29, 30 санлы балалар бакчалары алды.
«Барыня ханым» конкурсында җиңүче буып 30, 1, 20 санлы балалар бакчалары, Балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясе танылды.
Октябрьскийлылар карачкы яндырганнан соң кыш белән тәмам саубуллаштылар. Бу иртәдә, чыннан да, мәйдан өстендә балкыган җылы кояшка карап, язның бик якын булуын тоймыйча һич мөмкин түгел иде.

— Яхшы һәм якты бәйрәм, — дип тәэсирләре белән уртаклашты Игорь Коновалов. — Гаиләм белән ял иттек. Тәмле ризыклар, авыз тутырып коймак ашадык.
Май чабуны шәһәр халкы үзәк мәйданда гына билгеләп үтмәде. Ленин проспектындагы 7нче йортта яшәүчеләр дә күңел ачкан: мич ясаганнар, өстәл куйганнар, уеннар, конкурслар үткәргәннәр. Ишегалды бәйрәменең инициаторы — Яна Некрасова.
Төрекмән халкы да язны тәмле һәм күңелле итеп каршы алган. «Нур» клубы территориясендә чәй табыны корылган. Матур бәйрәм чараларына балалар гына түгел, өлкәннәр дә кушылган.

 

Анастасия НИГЪМӘТУЛЛИНА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: