-11 °С
Болытлы
Октябрьский Яшьләр сарае директоры, М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы җитәкчесе Рөстәм Габделкаюмов Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты оештырган #БашМолодежь волонтерлар отряды составында Анапада экологик һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнаша.
Социаль челтәрләрдәге үз битендә Рөстәм Сергеевич язганча, бу көннәрдә илнең төрле почмакларыннан меңгә якын коткаручылар һәм волонтерлар Керчен бугазында танкерлар һәлакәтеннән соң Кара диңгез яр буйларын нефть продуктларыннан чистарта.
— Бу фаҗигадән читтә кала алмадык. Башкорт яшьләре командасы белән Краснодар краеның Анапа шәһәрендә Кара диңгез яр буйларын чистартабыз, — дип белдерде октябрьскийлы.