Милли мәдәниятләр үзәгендә укыту‑методик җыеннар республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов, хакимият башлыгы Алексей Пальчинский, шәһәр хезмәтләре, предприятие, оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашында узды.
Милли мәдәниятләр үзәге каршындагы мәйданчыкта ашыгыч ярдәм хезмәтләре үз җиһазларын һәм техникасын күрсәтте. Фойега узган катнашучыларны «шәйморатлылар» — 12нче мәктәп кадетлары сәламләде. «Щит‑сервис», «Уфанет», «Каланча» һәм «Янгынга каршы махсуслаштырылган предприятие» компанияләре үз эшләре турында мәгълүмати стендлар күрсәтте.
Чарада катнашучылар 2024 елда Бердәм дәүләт гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү системасының Октябрьский звеносы эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм 2025 елга планнар билгеләделәр.
— Хәзерге дөньяда куркынычсызлык мәсьәләләре беренче планга чыкты. Тулаем республика буенча 2024 елда янгыннарда һәм су объектларында зыян күрүчеләр саны кимеде, коткарылучылар саны артты. Октябрьскийда куркынычсызлык мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, биредә вәзгыять тотрыклы, — дип билгеләп үтте Кирилл Первов. Ул мондый уңай нәтиҗәләргә массакүләм мәгълүмат чараларында актив мәгълүмат урнаштыру, мәгариф учреждениеләрендә ачык тематик дәресләр үткәрү, халык белән янгын куркынычсызлыгын кисәтү эше йогынты ясавын ассызыклады.
Республика җитәкчелеге шәһәр звеносының 2024 елда халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм су объектларында тулы күләмдә башкарылган эшен нәтиҗәле дип таныды. «Халыкның тормыш иминлеген тәэмин итү өлкәсендә муниципаль берәмлекнең иң яхшы җирле үзидарә органы» исеменә конкурс нәтиҗәләре буенча Октябрьский Башкортстанда икенче урынны яулады.
Кирилл Первов шулай ук Октябрьскийның СВОда катнашучыларга ярдәм күрсәтү, гуманитар йөкләр җыеп озату эшенә беренчеләрдән булып керешүен билгеләп үтте, шәһәр халкына һәм җитәкчелегенә актив эшчәнлекләре өчен рәхмәтен белдерде.
Башкала кунагы Гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау идарәсе начальнигы урынбасары Борис Алчиновны БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләде. «Теплоэнерго» һәм «Октябрьский электр челтәрләре» җәмгыятьләре инженерлары Ирек Зәкиев һәм Андрей Почеревин ведомствоның Рәхмәт хатлары белән билгеләнде.
Алексей Пальчинский шәһәр хезмәтләренә һәм предприятиеләренә дипломнар, октябрьскийлыларга иминлекне тәэмин итүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.
Дәүләт комитеты башлыгының эшлекле сәфәре гражданнарны шәхси кабул итү белән төгәлләнде, анда автоном янгын хәбәрчеләре белән тәэмин итүгә хокукы булган гражданнарны исемлеккә кертү һәм ташу вакытында су басу ихтималыннан саклану мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Саннар һәм фактлар
Октябрьскийда «Имин шәһәр» аппарат‑программа комплексына кертелгән 118 видеокүзәтү камерасы, 12 электр сиренасы, сөйләм хәбәр итү пункты, эвакуацияләнүче халыкны вакытлыча урнаштыру өчен алты пункт, озак вакытлы яшәү өчен өч пункт эшли.
2024 елда шәһәрнең Бердәм кизү тору диспетчер хезмәте (ЕДДС) гражданнар ярдәм сораган
22 646 мөрәҗәгатьне кабул иткән һәм эшкәрткән.
24 760 кеше гражданлык оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юк итү, янгын һәм су объектларында куркынычсызлык буенча өйрәнүләрдә һәм тренировкаларда катнашкан.
Халык арасында 9280 белешмәлек таратылган.
Елена КРЮКОВА